Сәламәт терлекләрдән яхшы үрчем алына
26-09-2015, 09:18 | Район яңалыклары | Просмотров: 447 | Комм.: 0
“Алга” авыл хуҗалыгы җитештерү кооператив-колхозында агымдагы елның 23 сентябрендә үтк ән терлекчелек буенча чираттагы район семинар-киңәшмәсендә сүз нигездә шул турыда барды.
Анда муниципаль район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлеге, район вете-ринария станциясе, токымчылык предприятиесе җитәкчеләре һәм белгечләре, район хуҗалыкларының зооветеринария белгечләре, ясалма орлыкландыру операторлары һәм шулай ук Екатеринбург шәһәреннән җаваплылыгы чикләнгән “Урал токымчылык үзәге” җәмгыяте, “Велес” предприятиесе вәкилләре катнашты.
Семинар-киңәшмәнең практик өлеше токымчылык заводы статусына ия Тозлыкуш товарлыклы-сөтчелек фермасының яшь үрчем асралган бинасында үтте. Аны ачып җибәреп, муниципаль район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлеге начальнигы Алмаз Венер улы Камалов җыелучыларны кыскача узган сигез айдагы эшчәнлек йомгаклары белән таныштырды, ирешелгәннәрне барлады, җитеш-сезлекләрне атап үтте һәм кыска вакыт эчендә – шушы атна ахырынача барлык хуҗалыклардагы терлекләрне җәйләүләрдән кайтарып бетереп, кышкы рацион белән тукландыруга күчәргә, әлеге чорда продуктлылыкны киметмәс, малларның сакланышын тәэмин итәр өчен тиешле чаралар күрергә чакырды.
“Алга” кооператив-колхозы рәисе, Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Рушан Рифгать улы Гайсин хуҗалыкның эшчәнлек күрсәткечләренә байкау ясады. 1 сентябрьгә мәгълүматлар буенча, кооператив-колхозда сыер малларының гомум саны 2832 баш тәшкил итә, шуларның 670 башы – савым сыерлары. Нигездә кара-чуар токымлы маллардан узган сигез айда барлыгы 32675 центнер яхшы сыйфатлы сөт савып алынган. Һәр сыердан әлеге көнгә 4877шәр килограмм сөт савылган, көндәлек савым уртача 16,7шәр килограмм тәшкил итә. Токымчылык заводы эшчәнлегенә килгәндә, биредәге белгечләр һәм хезмәткәрләрнең фидакарьлеге нәтиҗәсендә ел башыннан 663 баш яшь үрчем алынган, йөзләгән баш яхшы нәселле таналар үстереп сатудан да хуҗалык кассасына ярыйсы гына табыш кергән.
Яшь үрчемнең сакланышына аеруча җаваплы карыйлар биредә. Дөньяга килгән сәгатеннән үк бозаулар хәстәр-лекле кулларга эләгә. Малкайлар сәламәт һәм көр үссеннәр өчен тугач та махсус зонд ярдәмендә җылы угыз сөте эчерелә, һәрберсе кибенгәнче аерым кабиналарда тотыла, артабан берничәшәрләп кечкенә читлекләрдә асралалар. Мөгезләрен яндыру, төрле чирләргә каршы вакцинацияләр үткәрү һәм башка төр зооветтехник чаралар үзвакытында үткәрелә. Ху-җалыкның баш зоотехнигы Илдар Лотфыйрахман улы Төхвәтуллин зур горурлык белән әлеге фермада бу җәһәттән тырышлык салучы ветеринария белгечләре Марат Йосыпов, Наил Шабазов, Гөлнара Мохтароваларны атап үтте, терлекчеләрнең фидакарь-леген дәлилләде.
Район ветеринария станциясе җитәк-чесе Радмир Фәнил улы Ямалиев та зооветбелгечләргә киңәшләр җиткерде, мал-туарның күчеш чорында сәламәтлеге өчен аеруча хәстәрлек күрергә чакырды.
Бозаулар асралган бинада “Велес” предприятиесеннән ветеринар табиб Юрий Иванович Самойлов, яшь үрчемнең мөгезләрен яндыру мөһимлеге турындагы теманы дәвам итеп, әлеге ысулны куллануның берничә юлын практикада күрсәтте, бу җәһәттән эффектлы һәм хәвефсез җиһаз-ко-рылмалар, препаратлар белән та-ныштырды. Аңа “Алга” хуҗалыгының ветеринар табибы Марат Рәшит улы Йосыпов белән мал караучы Данис Тимерҗан улы Тимерханов ассистент ярдәме күрсәтте.
Чарада катнашучылар бозаулар тотылган каралты торышы белән дә танышып, биредәге хезмәткәрләрнең тырышлыгына лаеклы бәһа бирде.
Артабан Тозлыкуш авылы мәдәният йортында семинар-киңәшмәнең пле-нар өлеше дәвам итте. Фермада күрелгәннәргә анализ биреп, аерым киңәшләр җиткергәннән соң Алмаз Венер улы сүзне Екатеринбург кунакларына бирде. Җаваплылыгы чикләнгән “Урал токымчылык үзәге” җәмгыятенең көтү-не тулыландыру бүлеге начальнигы, ветеринар табибә, сыер малларын ясалма орлыкландыру операторы, I класслы терлекчелек мастеры, Бөтенрусия һәм өлкә ярышларында күп тапкырлар һөнәри осталык бәйгеләре җиңүчесе Маргарита Николаевна Машарова савым сыерлары көтүен тулыландыруда еш очрый торган проблемалар һәм аларны хәл итү юллары, шушы җәмгыятьнең селекцион-аналитик һәм маркетинг эшчәнлеге бүлегенең баш белгече, биология фәннәре кандидаты Марина Николаевна Гагарина яшь сыер малларын сәламәт үстерүне оештыру мәсьләләренә кагылышлы фәһемле чыгышлар ишеттерде, сорауларга җавап-лар бирде, хуҗалыклар белгечләренә методик белешмәләр таратты.
Терлекчелек тармагындагы белгеч-ләрнең һөнәри осталыгы – һәр хуҗалыкка рентабельле эшчәнлек җәелдерү мөмкинлеге нигезе ул. Әлеге саннарда алынган сабакларның районыбыз зооветеринария белгечләренең артабангы эшчәнлегендә дә тик файдага гына булачагы бәхәссез.
Әзерләде: Фәнис Әмирханов.
Похожие новости:
-
03.09.2015: Авыл хуҗалыгы
Җәйләүләрдән кайтыр чак җитә
-
15.08.2015: Район яңалыклары
Эш нәтиҗәләре барланды
-
06.08.2015: Район яңалыклары
Терлекчелекне үстерүгә юл ача
-
06.06.2015: Район яңалыклары
Җитештерү күләме сыйфатка бәйле
-
21.04.2015: Район яңалыклары
Ирешелгәннәр куандырырлык, шулай да эшлиселәр күп әле