Җәйләүләрдән кайтыр чак җитә
3-09-2015, 12:40 | Авыл хуҗалыгы | Просмотров: 502 | Комм.: 0
Район терлекчеләре өчен елның һәр мизгеле үзенчә мәшәкатьле. Җәйге айларда күбрәк продукция җитештереп калу өчен аеруча тырыштылар. Ел башыннан барлыгы 323275 центнер сөт җитештерелгән, 296988 центнер сатылган. Узган ел белән чагыштырганда 19527 центнерга күбрәк. Әле һәр көнне район буенча 1206 центнердан артык сөт җитештерелә, 2014 елдагыдан 157 центнерга артык. Һәр сыердан сөт савып алу да югарырак, 15,9 килограмм тәшкил итә. Иң югары савым – 20,3 килограмм “Герой” кооперативында, 182 центнердан артык (былтыр 142 центнер булган) сөт җитештерәләр, 177 центнерга якынын (137 ц) саталар.
Алгалыларның адымы ырамлы. Алар һәр сыердан көндәлек савым алуны былтыргы дәрәҗәдә тоталар — 18,4 килограммга җиткерделәр. Кагыйдә буларак, көндәлек җитештерү һәм салу күләме арткан.
Иң югары тулай савым – 307,4 центнер (2014 елда – 17 центнерга күбрәк) “Базы” кооперативында. Биредә үрчемне дә күбрәк алалар. Район буенча барлыгы 645баш бозау алынса, шуның 208е базылылар өлеше. Күпчелек хуҗалыкларда мал үлеменә юл куелмый.
Иң җаваплы көзге мәл — терлекләрне җәйләүләрдән кайтарыр чак җитте. Хәстәрлекле хуҗалыкларда кышлату сезонына яздан, терлекләрне көтүлекләргә чыгару белән әзерләнә башлыйлар: ферма биналары чистартыла, ихата-кура төзекләндерелә, җиһаз-корылмалар ремонтлана. Азык базасы ныклы урыннарда сөт-ит күбрәк җитештерелә, үрчем күбрәк алына, сәламәт үсә. Мал азыгы хәзерләүчеләр өчен дә җәй көйсез килде, яңгырлар комачаулык тудыра. Шулай булса да механизаторлар фермаларның азык белән җитәрлек күләмдә тәэмин ителешенә шик тудырмый, аяз сәгатьләрне, мөмкинлекләрне кулдан ычкындырмаска тырыша.

Похожие новости:
-
21.07.2015: Авыл хуҗалыгы
Җаваплы чорда җаваплылык тоеп
-
16.07.2015: Авыл хуҗалыгы
Тырышлык бушка китми
-
18.06.2015: Район яңалыклары
Тармакның уңышы — азык базасы ныклыгында
-
24.03.2015: Район яңалыклары
Иске Үзмәш фермасында
-
26.02.2015: Район яңалыклары
Эшләгәннең кадерен беләләр