Авыл икмәкле, моңлы да җырлы да булыр әле
18-02-2016, 10:40 | Район яңалыклары | Просмотров: 353 | Комм.: 0
“Туган якның җире – җәннәт, суы ширбәт” район үзешчәннәре фестивален карарга Рапат авылына юл тоттык. Машинада барганда телевизор-компьютер заманы, җылы өеннән уңайлы диваннан аерылып, кышкы кичтә кемнең клубка барасы килеп торыр икән, дип уйлаган идем дә, ялгышканмын. Үзешчәннәр иҗатына, гади, халыкчан башкаруга битараф булмаганнар күп икән – зал шыгрым тулы иде. Чакмагыш һәм тирә-як авыллардан да тамашачыларның булулары шатландырды.
Авыл халкы, кунаклар игътибарына мәдәният йорты фойесында “Рапат – сәләтләр, уңганнар төбәге” – дип аталган күргәзмә тәкъдим ителде. Аны китапханәче Ирина Кинҗәбаева оештырган.
Бу төбәкнең данлыклы шәхесләренә багышланган фото-күргәзмәне, илаһи моң иясе, мәшһүр җырчы — Русия Федерациясенең атказанган, Башкортстан Республикасының халык артисты Илфак Смаков истәлегенә багышланган “Безнең заман моңнары” дип аталган өр-яңа китапны күпләр кызыксынып карады.
Халкыбызның матурлап, күңел җылысын, күз нурын биреп чиккән сөлгеләре, ашъяулыклары аның рухи байлыгын, матурлыкны тою сәләтен чагылдыра, төсләрнең җетелеген, гүзәлләкнең бәһасын тирәнтен аңлый белүен күрсәтә. Флүзә Борханованың тасмалардан эшләнгән аллы-гөлле чәчәкләрендә, Зинира Хәмидуллина чиккән мендәр тышларында төсләр искиткеч осталык белән сайланган. Динә Борханова, Нәсимә Локманова, Фәрәзинә Кәримова, Мөнирә Хөсәенова, Миләүшә Дәүләтова, Люба Гәрәеваларның чигү-бәйләмнәре күз явын алырлык. Тагы да Зирина Хәмидуллина, Дилә Ханмурзина, Рүмәнә Фәттахова, Рима Мурасова рәссамнар көнләшерлек итеп картиналар чиккәннәр. Гөлфинә Ишморатованың кул эшләрен карап, иҗат җимеше булган “Югалту – табышларым, шулдыр ул язмышларым” исемле шигырьләр җыентыгы белән дә таныштык. Аның күңел бизәкләре чигү-бәйләмнәрендә чагылдырылса, кичерешләре шигьри юлларында тоемлана.
Күргәзмәне карап йөргәндә мөлаем йөзле, ачык күңелле Лена апа Латыйпова белән таныштык. Ул китапханәдә эшләп, хаклы ялга чыккан. Бу төбәкнең уңганнары, кул эшләре осталары турында горурланып сөйләде безгә Лена Галихан кызы. Мәсәлән, Нурмөхәммәтовлар нәселен дәвам итүче Римилнең агачтан ясалган җиһазлары, сеңлесе Регинаның чигү-бәйләмнәре сокландырды. Рапат урта мәктәбе укытучысы Резеда Ишморатова һәм аның укучылары чиккән кульяулыклар, төрле зурлыктагы борынгы ашъяулыклар күргәзмәдә зур урын биләгән. Алар әйтерсең лә гасыр белән гасырларны тоташтыра. Остаз укытучының бәрхет тукымага чигелгән хезмәте искиткеч иде. Күренекле якташыбыз Гыйлемдар Рамазановның туган ягыбыз – Чакмагышны данлаган шигъри юллары алтын төсләр белән тезелгән.
…Шат кояшлы Чакмагышым,
Балкый туган җиремдә…
(Дәвамы безнең гәзит битләрендә)
Әзерләде: Гөлүсә Хуҗина
Похожие новости:
-
13.02.2016: Район яңалыклары
Авылымда минем җанга рәхәт татлы моң бар, Туган җирдә бөтен гомерем, бәхетем минем
-
11.02.2016: Район яңалыклары
Туган якларны данлап…
-
06.02.2016: Район яңалыклары
Тозлыкушлылар башлап җибәрде
-
21.02.2015: Район яңалыклары
Туган ягым – моң төягем, бишегем, газиз җирем…
-
05.02.2015: Район яңалыклары
Җыр-моң булып яши күңелдә