Тозлыкушлылар башлап җибәрде
6-02-2016, 09:14 | Район яңалыклары | Просмотров: 444 | Комм.: 0
Жирәбә буенча быелгы халык иҗатының район фестивален башлап җибәрү тозлыкушлылар бәхетенә тиде.
Авыл мәдәният йортының фойесына килеп керүгә үк тамашачыны “Чакмагышым – туган ягым” күргәзмәсе каршы ала. Ул туган якның данлыклы иҗат кешеләренә багышланган стенд белән башланып китә. Аннары инде концертка килүчеләр кул эшләре осталарының иҗат җимешләренә тап була. Үз куллары белән бәйләгән, теккән, чиккән, фанерадан ясалган матур-матур әйберләр дә урын алган биредә. Ниләр генә юк монда! “Халкыбызның күңел бизәкләре” дип аталган бүлектә Фәридә Нәбиуллина, Риф һәм Фәрәһия Мусиннар, Света Локманова, Фәнисә Хисматуллина, Рәзифә Әхмәдуллинаның кул эшләре, “Серле йомгаклар – тылсымлы бизәкләр”дә Резеда Камалова, Лүзә Сөләйманова, Мөзәянә Галиева, Фәһия Латыйпова һәм башкаларның күз явын алырлык чигүләре, бәйләгән шәл-косынкалары, башлыклар урын алса, Рушан Ялаевның фанерадан ясалган гөл-чәчәк куйгычлары, Саҗидә Мөхәммәтдинова бәйләгән шәлләр, шарф, башлык, бияләйләр дә, Ләйсән Сәлихова, Гүзәлия Шәйбакованың бик оста, матур итеп чигелгән чигүләре дә ямь өстенә ямь өстәп тора.
Ул көнне авыл мәдәният йортына олысы-кечесе бердәй агылды. Тиз арада тамаша залы шыгрым тулы иде инде.
Игенчелек, терлекчелек, яки мәдәният өлкәсендә булсынмы, “Алга” хуҗалыгы ел саен районыбызның иң алдынгылары сафында килә. Тозлыкуш авыл Советына караган Каразирек, Тозлыкуш, Сыерышбаш, Таскаклы авылларыннан тупланган үзешчәннәр быел да бәйгедә сынатмады. Мәртәбәле жюри һәм тамашачы алдындагы сынауны алар уңышлы тотты.
Концерт хор башкаруында (җитәкчесе Башкортстанның атка-занган мәдәният хезмәткәре Илүс Низамов) “Туган авыл“ (Габдулла Тукай сүзләре) һәм татар халык җыры “Шома бас” белән башланып китте. Өздереп җырлаучыларга да, өзә басып биючеләргә дә бай шул бу яклар. Сандугачныкына тиң, матур, моңлы тавышы белән Әлфинә Гатауллина татар халык җыры “Кошлар кебек” һәм Хәния Фәрхи репертуарыннан “Сиреньнәр” җырларын бик уңышлы башкарды. Тамашачы аны яратып, бик җылы кабул итте, озак кул чабулар белән озатты. Каразирек авылыннан ирле-хатынлы укытучылар Рәфидә, Рәис Әхмәтовлар гаиләсе (бу юлы аларга ике кызы: Эльвира белән Эльвина да кушылган) “Җырлап, биеп яшик әле!”, Рәфидә Әхмәтованың З.Нагаева көе һәм сүзләренә “Якташлар”, А. Яхшымбетов көе “Әл дә син бар әле” җырлары, Розалия һәм Радик Гафаровларның дуэты башкарган “Бәхетемә” җыры (С.Хәкимова көе һәм сүзләре) тамашачы тарафыннан бик җылы кабул ителде. Шуны да әйтү урынлы булыр, бу ике гаилә әгъзалары чыгышын тамашачы һәрчак көтеп ала, яратып карый. Рузил Гафаровның “Җырлыйм мәхәббәтем турында”, Марсель Мохтаровның “Туган як моңнары”, “Салкын чишмә”, Әлфия Шафикованың татар халык җыры “Ак күл”, Э.Сөләйманова репертуарыннан “Күңел кошы”, Радик Минһаҗевның “Өянке” җыры, пенсионер Саҗидә Мөхәмәтдинованың “Истә, һаман да истә” татар халык җыры һәм “Аллага шөкер, бергәбез”, Эльвира Колшәрипова башкаруында “Адаштым” (Р. Хәсәнов көе) җырлары тамашачы күңеленә хуш килеп, һәрбер җырчының чыгышын тирән алкышларга күмде, җитәкчесе Илүс Низамов булган халык уен кораллары ансамбле татар халык көйләрен үз югарылыгында башкарды. Моңлы, матур җырлар өзә басып биюләр белән үрелеп барды. Җитәкчесе Гөлназ Габсалихова булган “Чакматаш” халык биюләре ансамбле әгъзалары башкаруында “Поднослар белән бию”, Гөлназ Хисмәтуллина, Эльвина Дәүләтова, Гөлназ Габсалихова, Энҗе Гәрәева башкарган “Калмык” биюе, шулай ук “Чакматаш” халык биюләре ансамбле әгъзалары башкарган яшьләр биюе “Буги-вуги”, Г. Габсалихова башкаруында “Озын чәч” башкорт биюе, Т. Зарипов, Г. Габсалихова башкаруында “Эх, алмасы” дуэтлы биюләре дә бик җылы кабул ителде. Азактан җыр-моңга бай булган, үз эченә төрле яшьтәге катнашучыларны туплаган “Сөлгем – күңел көзгем” фольклор композициясе куелды. Биредә катнашучыларның иң өлкәннәре, пенсионерлар Фәрәһия һәм Риф Мусиннарга (аларга 77-78 яшь) аерым тукталып үтәсе килә.
(Тулысынча безнең гәзит битләрендә укый аласыз)
Әзерләде: Зирена Бәдретдинова
Похожие новости:
-
16.05.2015: Район яңалыклары
Гимназиядә — гала концерт
-
30.04.2015: Район яңалыклары
“Библиотөн –2015” бездә ничек үтте?
-
21.03.2015: Район яңалыклары
Чәчкәйләрең толым-толым
-
26.02.2015: Район яңалыклары
Туган якка мәхәббәтне сәнгать аша чагылдырып
-
21.02.2015: Район яңалыклары
Туган ягым – моң төягем, бишегем, газиз җирем…