» » Авылымда минем җанга рәхәт татлы моң бар, Туган җирдә бөтен гомерем, бәхетем минем

Авылымда минем җанга рәхәт татлы моң бар, Туган җирдә бөтен гомерем, бәхетем минем

13-02-2016, 11:54 | Район яңалыклары | Просмотров: 393 | Комм.: 0
Авылымда минем җанга рәхәт татлы моң бар, Туган җирдә бөтен гомерем, бәхетем минем
Мәдәният йортында тормыш кайный икән – димәк, авыл да яши, дигән сүз. “Туган якның җире – җәннәт, суы – ширбәт” район үзешчәннәр фестивале эстафетасын 9 февральдә кабул итеп алган калмашбашлылар да бу фикерне ачык дәллиләде.
Без килеп җиткәндә концерт башланырга әле шактый вакыт калган булса да, 300 урынга исәпләнгән тамаша залы инде тулы иде. Яше-карты бердәм булып үз ялларын мәдәниятле итеп бизи дә, күңелле ял бүләк итүче үз артистларын – сәхнәсөяр авылдашларын дәррәү хуплап-алкышлап рәхмәтле тамашачы сөюен дә җиткерә белә бу төбәк халкы. Смотр концертларында гына түгел, авыл клубында нинди генә чара үткәрелсә дә күзәтелә бу күренеш. Моның сере нидә, дисезме? “Оештырып үткәргән һәр кичә-концертыбызга һәрвакыт нинди дә булса яңалыклар кертергә, аерым чыгыш ясаучыларның да, ансамбльләрнең дә репертуарын яңартырга, кечкенә генә булса да яңа иҗади алым-үзенчәлекләр белән баетырга омтылып эшлибез, – дип үз тәҗрибәсе белән теләп ураклаша Калмашбаш мәдәният йортының художество җитәкчесе, әз дә түгел, күп тә түгел, нәкъ менә 30 ел гомерен шушы тынгысыз хезмәткә багышлаган Гөлсем Хаҗипова. – Коллективыбыз бик бердәм, тату (дүрт кенә бөртек бит без!) аңлашып, һәр эшне бердәм башкарабыз. Мәсәлән, теге яки бу чараны әзерләгәндә нинди дә булса яңа фикер, яңа ачыш туа икән, мин шунда ук хезмәттәшләрем – мәдәният эшләрен оештыручы Мөнирә Сабитова, китапханәче Рита Хаҗипова белән уртаклашам, бергәләп уйлашып, тагын да камилләштерәбез. Сценарийларны да бергәләп әзерлибез. Җитәкчебез Рәвис Муллаян улы Сабитов та безнең һәр башлангычыбызны хуп-лап, тормышка ашырырга ярдәм итә. Оештыру эшләренең иң авыры аның иңендә дисәк тә, һич арттыру булмас. Клубта ел әйләнәсенә тормыш кайнап тора, аның бер генә көн дә тын торганы юк. Бездә 13 иҗади түгәрәк ел әйләнәсенә эшли. Уңайдан файдаланып, авылдашларымның барысына да ихлас рәхмәтләремне җиткерәсем килә. Балалар да, өлкәннәр дә түгәрәкләрдә бик теләп, актив шөгыльләнәләр. Шуңа да смотрларга әзерләнү-оештыру безнең өчен артык авырлыклар тудырмый. Үткәрелгән концерт-тамашаларны яратып карыйлар, бәйрәм кичәләрен көтеп алып, дәррәү киләләр. Алар тәмамлангач рәхмәт сүзләрен, тәкъдим-фикерләрен җиткерәләр. Бер генә чарада да тамаша залының буш яки яртылаш тулы булганы юк бездә. Былтыргы Әдәбият елында шушы темага байтак лирик-әдәби, шигъри кичәләр үткәрдек, кайбер әсәрләрне хәтта сәхнәләштереп, театраль тамаша итеп әзерләдек. Көз көне Әниләр көненә багышлап үткәрелгән зур чарабызны – бер өлеше концерт, икенче өлеше спектакль булган бәйрәм кичәсен аеруча яраттылар.
Әлбәттә, авыл хакимияте, урындагы хуҗалык һәм мәдәният бүлеге җитәкчелеге ярдәм итмәсә, эшләрне оештыру бик авыр булыр иде. Без бу җәһәттән дә уңдык – авыл биләмәсе башлыгы Рәвилә Хурамша кызы Хөсәенова мәдәният-сәнгатьне яратып, үзәгендә кайнап эшләүче җитәкче ул, актив үзешчәннәребезнең берсе дә. Тармактагы хәлләрне бөтен тулылыгы белән аңлап, һәрчак хәлләребезне белешеп, ярдәм кулын сузып тора. “Базы” хуҗалыгы рәисе Вадим Васильевич Соколовның даими ярдәмен тоеп эшлибез. Быелгы смотр концертына да балалар бию ансамбленә 6 пар сәхнә костюмнарын тегеп әзерләргә дә, оештыру мәшәкатьләре өчен дә һич авырсынмыйча акча бүлде ул. Без аңа ихлас рәхмәтлебез. Шулай ук район мәдәният бүлеге җитәкчесе Руслан Хәдис улы Фазлыевның хуплау-теләктәшлеген тою иҗади эшләргә, яңалык-табышларыбызны тормышка кыю ашырырга омтылдыра”.
Гөлсем Галиәхмәт кызы сөйләгән-нәрне дәлилләп, Калмашбаш авыл Советы җирлегенә караган авыллар үзешчәннәрнең быелгы смотр концерты да оешканлык белән, бер тында диярлек үтте. Тамашаны ачып җибәргән хор чыгышы баш-каруындагы “Тау чишмәсе” һәм “Безнең якка килегез” җырлары то-таш программага күтәренке рухлы старт-башлангыч бирде. Әйтүе генә ансат, утыздан артык кешене җәлеп итә алганнар хорга. Башкарылган җырларны ике тавышка салып, үзе үк дирижерлык итеп Эльзира Булатова әзерләгән. Алып баручы Мөнирә Булатова әйтүенчә, җырларына җырчы тургайлар үзләре моңнар кушкан, кайда гына яшәсәләр, укып-эшләсәләр дә, язмышларын туган җирләре белән уртак иткән чын халыкчан сәләт ияләре күп бу төбәктә. Кечкенәдән “сәхнәдә үсеп”, хәзер инде һөнәри артистларга алыштыргысыз яшьләр булуы, елның-елында концертларда катнашуы сокландыра. Әлеге вакытта Уфа заводларының берсендә электрик булып эшләп, югары уку йортында бу һөнәр буенча белем алучы Илнур Латыйповны аерым билгеләп үтәсе килә. Җырчы да, биюче дә, мәктәп елларыннан ук чараларны алып барып “канат ныгыткан”, сәхнәдә үзен бик тә ышанычлы тоткан бу егетне исемен игълан итү белән үк алкышлый башлады авылдашлары. Ул бүләк иткән “Кәркәле таулары” җырын да, авылның янә бер моңлы яшь җырчысы, тамашачы ихтирамын яулаган тыйнак-ипле Сәрия Юнысова белән дуэтта башкарган “Бәхет алмагачы” җырын да бик яратып кабул иттеләр. Бу төбәкнең чагу талантларының берсе – Динар Ямалов да тирә-як авылларда гына түгел, район тамашачысының да ихтирамын яулаган егет. Ерак Себер якларында эшләп, Әлмәт нефть институтында читтән торып югары белем үзләштерүче бу егет башкаруындагы дәртле, римтлы “Әйдә, әйдә, сандугач” җыры программаның йөзек кашы булырдай номерларның берсе иде. Әлеге вакытта Октябрьский шәһәрендәге мәдәният хезмәткәрләрен әзерли торган урта уку йортында сәләтен камилләштерүче Фидан Сәхибгәрәев та – кечкенәдән сәхнәгә, җыр-моң-га тартылып үскән егет. Аның баш-каруында яңгыраган татар халык “Ак кораб”, “Хуш, авылым” җырларын яратып кабул итте тамашачылар. Авыл мәктәбенең 9нчы сыйныфында укып йөрүче Илмир Нәбиуллин да алда исемләп үтелгән якташларыннан һич калышмас, алардай сәхнәнең үз кешесе булыр, дип өметләнергә ныклы нигез бар. Әлегә ул “Сәлам туган ягыма” җыры белән туган авылына булган сөю хисләрен җиткерде.
(Дәвамы безнең гәзит битләрендә)

Әзерләде: Рәзилә Арсланова.

Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: