Шушы җирдә булмышыбыз, монда безнең тамырлар
9-02-2016, 10:51 | Район яңалыклары | Просмотров: 358 | Комм.: 0
Чакмагыш авыл Советы авыл биләмәсе үзешчәннәре концертына – район мәдәният йортына халык күп җыелды. Тамаша залына узганчы һәркем район үзәкләштерелгән китапханәсе куйган китап күргәзмәсенә игътибар итте. Анда үз әдипләребезнең, үз каләмкярләребезның китаплары куелган иде. Оста кулларның иҗат җимешләре күргәзмәсе дә барчасын сокландыргандыр, мөгаен.
Әдәбият елы һәм районыбызның 85 еллык юбилеена багышланган туган якны данлаган-зурлаган бәйгене чын мәгънәсендә бәйрәм итәргә омтылган үзешчәннәр. Сәхнә авыл иртәсен хәтерләтә, шигырь укылды, Габдулла Тукайның “Бәйрәм бүген” сүзләренә язылган җыр йөрәкләргә үтәрлек моң булып агылды, “Асылъяр” халык биюләре ансамбленең ут чәчеп торган егетләре, гүзәл кызларның өздереп биюләре күңелләрне тагын да күтәреп, дәртләндереп җибәрде. Яшьләр татар халык биюе “Асылъяр”ны ифрат оста башкарды. Сәхнә ветераннары – алып баручылар Динә Хәсәнова белән Хәтиф Хәбибрахманов:
“Шушы җирдә булмышыбыз,
Монда безнең тамырлар.
Безне шушы җиргә карап,
Җирне бездә танырлар.
Ата-бабабыз торган җир,
Безнең тормыш корган җир!
Халкыбыз чәчкән, урган җир!
Шушы безнең туган җир!”, – дип горурлык белән концертны дәвам итте, җырчыларны, биючеләрне чакырды. Җыр-моң сөярләрнең тамашачы күңелен яулаганнары, көтеп алынганнары чыгыш ясады. Яшь җырчыларның бүгенге чыгышын да тамашачы алкышлап кабул итте. Үзенә генә хас моңлы тавышлы Алмаз Гәрәев тә Касыйм ага оештырган бәйгедә катнашып, “Кайда син, гармун” җыры белән “Зыялы җырчы” номинациясендә җиңү яулаган иде. Смотр чыгышына да “Таңнар бергә атыр” дигән матур җырны сайлаган.
Залдагылар Илдар Низамовны көтеп алды. Ул башкарган “Кышкы романс”, “Зәңгәр томаннар артында” җырларын яратып кабул итте.
Җырчылар Алик Нәбиуллин, Лилия Муллаянова, Айгөл Йосыпова, Динар Фәйзуллин, Рима Гарданованың талантларын бәһалаган, җырларын яраткан үз тамашачылары бар. Бу юлы да алар залдагыларны матур җырлары белән сөендерде.
(Дәвамын гәзит битләрендә укый аласыз)
Әзерләде: Рәзифә Сәхапова
Похожие новости:
-
06.02.2016: Район яңалыклары
Тозлыкушлылар башлап җибәрде
-
19.01.2016: Төрлесеннән
Шатлыкларны ишеттерер өчен туган ягы кирәк кешегә
-
26.02.2015: Район яңалыклары
Туган якка мәхәббәтне сәнгать аша чагылдырып
-
21.02.2015: Район яңалыклары
Туган ягым – моң төягем, бишегем, газиз җирем…
-
05.02.2015: Район яңалыклары
Җыр-моң булып яши күңелдә