Шатлыкларны ишеттерер өчен туган ягы кирәк кешегә
19-01-2016, 10:49 | Төрлесеннән | Просмотров: 447 | Комм.: 0
Күренекле якташыбыз, икътисад фәннәре докторы, профессор, Русия табигый фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы (академигы), Русиянең, Башкортстанның, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Башкортстан дәүләт университетының шәрәфле профессоры, ил күләмендә танылган галим, Башкортстанда региональ икътисад мәктәбен барлыкка китерүчеләрнең һәм камилләштерүчеләрнең берсе, Баш-кортстан Республикасында икътисад өлкәсендәге иң саллы фәнни хезмәтләргә бирелә торган Мәхмүт Токымбәтов исемендәге премиясе иясе, күп томлы “Башкорт энциклопедиясе” нәшриятының фәнни-редакция советы һәм редколлегия әгъзасы, Башкортстан Республикасы Чакмагыш районының һәм республика “Чакмагыш”якташлар оешмасы идарәсенең Гыйлемдар Рамазанов исемендәге премиясе лауреаты Касыйм Мө-хәммәтназыйф улы Йосыпов әдәби өлкәдә дә киң билгеле. Гомере буена Тукайның “Әйдә халыкка хезмәткә, хезмәт эчендә йөзмәккә!” дигән чакыру булып яңгыраган үлемсез шигыренә тугры калды. Ул танылган публицист та, гәзит һәм журналлардагы язмаларын укучылар кызыксынып укый. “Имәннәр”, “Сыйрышбаш хикмәтләре”, “Тамырлар”, “Сыйрыш-баш исемнәрдә һәм саннарда”, “Моңаймас та иде һай, бу бала…” китаплары авторы. Аның иҗатына багышланган чаралар Казан, Уфа шәһәрләренең зур сәхнәләрендә матур тәэссоратлар калдырып, фәһемле узды.
Бу көнне исә райондашлар Чак-магыш мәдәният сараена җыелды. Тәүдә залдагыларга “Асыльяр” халык биюләре ансамбле чыгышы тәкъдим ителде. Аннан соң алып баручылар Луиза Ишморатова (ике республика күләмендә үткәрелгән зур чараларның сценариен төзүче дә ул), Хәтиф Хәбибрахманов, Илсөяр Шәймөхәммәтова сәламләде, язучының “Көеш эчендә сөеш”, “Малайлар кичергән су-гыш”, “Сагыш”, “Безнең атлар”, “Сикәлтәле гыйлем юллары”, “Сөягем төягемә кайтсын”, “Горурланыр күршеләрем” һәм башка әсәрләреннән өзекләр укыды.
Касыйм ага Йосыпов исә чыгышын үз чиратында үзенә күрсәтелгән хөрмәткә рәхмәт сүзеннән башлады.
–Чынлап та, гомерем тынгысыз хезмәттә үтте, куанычлы вакыйгалар да байтак булды. 400гә якын фәнни хезмәтләрем бар. Ике фән докторы, егермегә якын икътисад фәннәре кандидатлары әзерләдем. Боларны мин фәнни өлкәдәге, таррак даирәдәге гамәлләрем дим. Ә менә туган телемдәге иҗатымны, фикер-тәкъдимнәремне хуплап, күтәреп алырга мөмкин, дип уйлыйм.
Бер сүз белән әйткәндә, туган телем бишегендә тирбәләм. Шул ук вакытта туган телем дә мине үзенең арбасына җиккән. Татарның моңын, телен, гореф-гадәтләребезне, борынгыдан килгән барлыгыбызны саклау юлында бүгенге көннең солдаты булуыбыз белән без, сугыш елларының ятим малайлары-бабайлары, кызлары-әбиләре, чиксез горурланабыз, – диде ул, китапларының язылу тарихына тукталды. – Иллегә якын райондашым Казанга килеп, миңа зур терәк булдылар, Чакмагышның да, Казанның да данын күтәрделәр”, – дип район хакимиятенә, шәхсән Риф Сәгъдәтулла улы Йосыповка рәхмәтен җиткерде.
Касыйм Йосыповның иҗаты киң җәмәгатьчелек тарафыннан җылы кабул ителде. Якташыбыз, филология фәннәре кандидаты, Башкорт дәүләт университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы доценты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәүф Идрисов, Касыйм ага-ның иҗатына байкау ясап, түбәндәгеләрне белдерде:”Галим, язучы һәм җәмәгать хадиме Касыйм Йосыпов илнең киләчәген кайгырта, милләтне милләт иткән гореф-гадәт, тарихи хәтер, милли үзаң һәм горурлык төшенчәләрен барлый һәм шуларны ватандашларына тәкъдим итә. Кешеләргә әйтер сүзе булганга башкара ул бу олуг вазыйфа-миссияне. Язучы иҗатында ике төп юнәлеш күзәтелә – шәжәрә-тамырлар һәм татар җыры. Газиз авылдашларын, кадерле якташларын, сөекле халкын битарафлык йокысыннан уяту нияте белән кыла ул бу гамәлләрне.
(Бу мәкәләнең дәвамы белән безнең гәзит битләрендә таныша аласыз)
Әзерләде: Рәзифә Сәхапова
Похожие новости:
-
15.12.2015: Район яңалыклары
Районыбыз — бай, яшәүләребез дан булсын!
-
07.11.2015: Район яңалыклары
Юллар такырая, күңелләр якыная
-
31.03.2015: Район яңалыклары
Берләшмәгә кабул ителде
-
26.03.2015: Район яңалыклары
Әдәби марафонны каршылап
-
12.03.2015: Район яңалыклары
27 яшендә үк – техник фәннәр кандидаты!