Юллар такырая, күңелләр якыная
7-11-2015, 09:20 | Район яңалыклары | Просмотров: 384 | Комм.: 0
“Казан” милли мәдәният үзәгендә тәүге көнебез киеренке шартларда үтте. Татарстан Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге тарих институты һәм Энциклопедия институты галимнәре катнашлыгында “түгәрәк өстәл” артында сөйләшү фәһемле булды, анда яңгыраган киңәш-тәкъдимнәр максатларны тормышка ашырырга ярдәм итми калмас, дип өметләник.
Җыенда катнашучылар тамаша залыннан урын алды. Менә шундый күтәренке шартларда Касыйм ага Йосыповның туган ягына багышланган китапларын тәкъдим итү кичәсе башланып китте.
Игълансыз гына дәртле татар биюе белән сәхнә ачылды. Дәртле көй астында алып баручылар —Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Илсөяр Шәймөхәммәтова, Хәтиф Хәбибрахманов, Луиза Ишморатова залдагыларга башкортостанлыларның һәм чакмагышлыларның сәламен, изге теләкләрен җиткерде. Артытаба: “Асылташлар күрсәк, аларның сокландыргыч матурлыгына, салават күпере кебек балкып, төрле төсләр белән җемелдәвенә хәйран калабыз. Талант ияләре дә шундый. Аларның күптөрле сәләтләргә ия булуы – үзе бер балкыш ул. Бу уңайдан Касыйм аганы гына алыйк: икътисад фәннәре докторы, профессор, Русия Табигый фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы, Русиянең, Башкортстанның, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Чакмагыш районының шәрәфле кешесе, Чакмагыш районы хакимияте һәм “Чакмагыш” республика якташлар оешмасы идарәсенең лауреаты, Республика Фәннәр академиясенең икътисад өлкәсендәге иң саллы хезмәтләргә бирелә торган Мәхмүт Токымбәтов исемендәге премиясе иясе, алты китап авторы. Болардан тыш оста җырлавы, халкыбызның музыка сәләтен яхшы белүе үзе генә ни тора!
(Мәкаләнең дәвамы белән безнең гәзит битләрендә таныша аласыз)
Похожие новости:
-
21.07.2015: Авыл хуҗалыгы
Финанс мөмкинлекләре чикләнгәндә
-
31.03.2015: Район яңалыклары
Берләшмәгә кабул ителде
-
12.03.2015: Район яңалыклары
27 яшендә үк – техник фәннәр кандидаты!
-
26.02.2015: Район яңалыклары
Туган якка мәхәббәтне сәнгать аша чагылдырып
-
05.02.2015: Район яңалыклары
Җыр-моң булып яши күңелдә