» » Киңәшләшеп, бердәм эшлибез

Киңәшләшеп, бердәм эшлибез

12-11-2015, 10:03 | Район яңалыклары | Просмотров: 381 | Комм.: 0
Киңәшләшеп, бердәм эшлибез
Балаларның җәмгыятьге гомум тәртип кагыйдәләрен үзләштерергә өйрәтү, аларның сәламәтлеген саклау, өлкән мәктәпкәчә төркемнәрдә тәрбияләнүчеләрнең тәртипле, җитез булу, нәрсә дә булса эшләр алдыннан ныклап уйлау, тирә-яктагы кешеләрне хөрмәт итү, сакчыллык кебек сыйфатларны формалаштыру мәктәпкәчә яшьтәге сабыйларга белем һәм тәрбия бирү эшчәнлегендә төп юнәлешләр булып тора.
Безнең “Әкият” балалар бакчасы хезмәткәрләре дә шушы максатларны гамәлгә ашырырга омтыла, бу җәһәттән байтак чаралар үткәрелә.
Бакчабызга йөрүче сабыйларда кече яшьтән үк сәнгатькә сөю-ихтирам тәрбияләү, сәләтләрен ачарга ярдәм итүне күзаллап яңа уку елы башында “Мин талантлы” дип исемләнгән очрашу кичәсе үткәрдек. Чарага районыбызның танылган җырчысы Айсылу Такыянузованы чакырдык. Аның җырлы-моңлы күчтәнәчен барыбыз да бик яратып кабул иттек. Үз чиратында балаларыбыз да сәләтләрен күрсәттеләр: матур итеп шигырьләр сөйләделәр, җырладылар һәм биеделәр, уеннарда актив катнаштылар. Өлкәннәр көнен дә картәти-картәниләрне чакырып, зурлап үткәрдек, тәрбияләнүчеләребез якын кешеләрен бик тырышып, ихлас күңелдән хөрмәтләделәр, үз куллары белән эшләгән бүләкләрен тапшырдылар. Көз мизгеле бәйрәмнәргә аеруча бай. Өлкән төркемгә йөрүче — “Почемучки” төркеме балалары белән оештырып үткәргән, туган якка һәм табигатькә ихтирам һәм сакчыл караш тәрбияләр бәйрәмнәрнең берсе – “Алтын көз” кичәсе дә бик матур, истә калырлык булды. Балаларның күңелле бәйрәмнәрен үткәрүдә күп көч салган музыка белгече Эльза Дәүләтгәрәевага барыбыз да рәхмәтле.
Балаларның бакчада теләк белән, яратып йөрүләренә без, тәрбиячеләр, бик шатбыз. Ата-аналар да: “Тәрбиячеләр Лилия Фәрит кызы, Гүзәл Рабис кызы, кече тәрбияче Эльвира Рәшит кызы балаларыбызны якты йөз, йомшак сүз белән каршы ала”, - дип, рәхмәт сүзләрен һәм яхшы теләкләр җиткерәләр.
Тәрбия эшчәнлеген уңышлы алып баруда дүртенче санлы “Әкият” балалар бакчасы мөдире Р.Х.Йосыпова һәм өлкән тәрбияче Д.Д.Дунинаның ярдәмнәре аеруча зур булуын билгеләп үтәсе килә. Без алар белән киңәшләшеп, аңлашып эшлибез. Киләчәктә дә шушы нурлы, якты бакчабызда сабыйларның шат тавышлары тынмасын, гел шулай бердәм булып эшлик, дигән теләктәбез.

Лилия Шәфыйкова,
тәрбияче.



Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: