Туган якларны данлап…
11-02-2016, 10:20 | Район яңалыклары | Просмотров: 345 | Комм.: 0
Үзешчәннәрнең район смотры
Районыбызның бормаланып аккан данлы Базы елгасы буенда урнашкан авыллар — талантларга бай яклар. Шулай булмый мөмкин дә түгел: табигатьнең илаһи матурлыгын тоеп, зәңгәр тасмадай сузылып агучы Базы елгасында балык тотып, “Чалпы тау”ның “чал чәчләрен сыйпап”, урамнарында, болын-кырларындагы яшел чирәмендә аунап, уйнап, эшкә өйрәнеп үскән кешеләр бит алар. Моннан тыш, илебезгә күпме иҗат кешеләрен: шагыйрь һәм язучылар, Бөек Ватан сугышы һәм тыныч тормыштагы геройларны да биргән төбәк ул.
Бүген “Герой” хуҗалыгы район буенча әйдәүче хуҗалыкларның берсе икән — димәк, монда яшәүче, эшләүче хезмәт ияләренең намуслы, тырыш хезмәте, көче салынган, маңгай тире түгелгән, дигән сүз. Тайняш авыл биләмәсе Әхмәт, Каран, Тайняш, Иске Балак авылларын берләштерә. 5 нче февральдә чират буенча Тайняш авыл биләмәсе үзешчәннәренең узган Әдәбият елына һәм районыбызның 85 еллыгына багышланган смотр концерты булып үтте. Ул “Туган илнең җире — җәннәт, суы — ширбәт” тематикасы аша гәүдәләндерелеп, туган авыл, туган җирне данлауга багышланды.
Якташларының чыгышын карарга мәртәбәле жюри әгъзалары һәм тамашачылар: олысы-кечесе бердәй җыелып, мәдәният йортының тамаша залына ашыкты. Ул шыгрым тулы иде. Фойедан карап торучылар да шактый күп булды.
Концертка килүчеләрне, гадәтенчә, кул эшләре күргәзмәсе каршылады. Бәйләү, тегү-чигү осталарының бер-берсен уздырырга теләгәндәй баш-карылган күз явын алырлык чагу төсләр белән чигелгән чигүләр, төрле төсләрдән нәкышлап бәйләнгән ямьле җәй айларын хәтерләтүче чәчәкләр, чәчәк гөлләмәләре, өрфиядәй нәфис шәлләр, шарф, йомшак уенчыклар, курчаклар, бәйләнгән мендәрчекләр игътибарны ерактан үк үзенә җәлеп итә. Монда Тайняш авыл мәдәният йортының художество җитәкчесе Рида Якупова, колхозчы Рәйсә Рәхимова, Әхмәт авылы китапханәчесе Ләлә Шәймәрданова, пенсионер Зөбәрҗәт Латыйпова, Тайняш авылы китапханәчесе Гүзәл Ханова, урта мәктәпнең 5 сыйныф укучысы Гөлназ Сәмигуллинаның әнисе Айгөл Сәмигуллина (укытучы) белән бергәләп тасмадан эшләгән аллы-гөлле чәчәкләре, чәчәк гөлләмәләре күпләрне сокландыргандыр. Шулай ук Тайняш авыл биләмәсе буенча Бөек Ватан сугышыннан исән-имин әйләнеп кайтучылар хөрмәтенә “Алар Җиңү яулап кайтты”, “Безнең сәхнә ветераннары”, якташ язучы-шагыйрьләр истәлегенә багышланган “Алар даны мәңгелек”, “Илһам чишмәсе син, Чакмагыш”, “Театр яктылыкка, нурга илтә” кебек стендлар да куелган. “Матурлык һәм илһам чишмәсе син, Чакмагыш” дигән бүлектә районыбыз данын еракларга илтеп җиткергән данлы якташларга багышланган китап күргәзмәсе дә, “Үзебезнең тарих, үзебезнең язмыш” — “Герой” хуҗалыгы хакындагы мәгълүматлар тупланган папка да биредән урын алган.
(Мәкаләнең дәвамын безнең гәзит битләрендә укый аласыз)

Әзерләде: Зирена Бәдретдинова
Похожие новости:
-
09.02.2016: Район яңалыклары
Шушы җирдә булмышыбыз, монда безнең тамырлар
-
06.02.2016: Район яңалыклары
Тозлыкушлылар башлап җибәрде
-
19.12.2015: Район яңалыклары
Вазих Исхаков исеме мәңгеләштерелде
-
07.04.2015: Район яңалыклары
Якташыбыз күргәзмәсе
-
21.02.2015: Район яңалыклары
Туган ягым – моң төягем, бишегем, газиз җирем…