Вазих Исхаков исеме мәңгеләштерелде
19-12-2015, 15:21 | Район яңалыклары | Просмотров: 484 | Комм.: 0
11 декабрь көне районыбыз тарихына тагын бер бит өстәде. Тайняш авылында зур вакыйга – Вазих Исхаков истәлеген мәңгеләштерү — мемориаль такта ачу тантанасы булды.
Биредә муниципаль район хакимияте башлыгының финанс мәсьәләләре буенча урынбасары Равил Хәмит улы Фәезов, район китапханәләр челтәре директоры Эльвира Әхәт кызы Газизова, мәгариф бү-леге начальнигы Мәнзүрә Җәүдәт кызы Нәбиева, “Герой” АХК кооперативы рәисе Фәргать Фәрит улы Ваһапов, Тайняш авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы Хәлил Рәис улы Исхаков, укучылар һәм укытучылар коллективы, авылдашлары, чакырылган кунаклар һәм башка мәктәп директорлары катнашты. Чарага мәртәбәле кунак – Вазих Исхаковның кызы, Канаданың Торонто шәһәрендә яшәүче Венера ханым да кайткан иде. Мәрмәр ташны ачу хокукы Венера ханым Исхаковага һәм “Герой” АХК рәисе Ф.Ф.Ваһаповка тапшырылды. Базы буйларында туып-үскән, китапларында туган ягының тарихи чынбарлыгын, туган халкының әче язмышын сурәтләгән язу-чыны искә алу тантанасы иде бу көн. Чарада катнашучы Р.Х.Фәезов та — шушы яклардан. Ул да үз чыгышында бәләкәй чактан ук якташ язучының китапларын укып, аның геройларына охшарга тырышып, алардан үрнәк алып үсүен сөйләде, яшьләрне, мәктәп укучыларын аның иҗатын өйрәнергә, әсәрләрен укырга чакырды. Килгән кунаклар да чыгыш ясап, башкорт әдәбиятын үстерүгә зур өлеш керткән мәшһүр язучы, күренекле шәхес Вазих Исхаков әсәрләрен укучы-ларның күбрәк булуын теләделәр. Күркәм чара мәктәп музеенда дәвам итте. Укучылар язучының балачак һәм яшьлек елларына әйләнеп кайтырга мәҗбүр итеп, тормыш юлын кат-кат искә төшерделәр, аның әсәрләреннән, истәлекләреннән өзекләр укып ишеттерделәр. Тумышы белән Тайняш авылыннан булган Илгизәр Гаскәровның “Вазих абый” шигыре дә фәһемле яңгырады бу көнне. Венера ханым Исхакова әтисенең якты истәлегенә багышлап бай эчтәлекле чара оештырган Тайняш урта мәктәбе укучылар һәм укытучылар коллективына рәхмәт сүзләрен җиткерде, әтисе белән бәйле балачактан истә калган кызыклы хәтирәләре белән бүлеште, тарих битләренә кат-кат әйләнеп кайтып, илебезгә имин киләчәк теләде. Ерак Канададан кайткан ватандашыбыз районыбызның 85 еллык юбилей кичәсендә, Тайняш урта мәктәбендәге һәм район үзәк китапханәсендәге очрашуларда бик теләп катнашты.
Әзерләде: Рәсимә Мөхәммәдиева.
Похожие новости:
-
08.05.2015: Район яңалыклары
Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршы алганда
-
30.04.2015: Район яңалыклары
Үзидарәлек органнары – халык мәнфәгатен яклаучы
-
03.03.2015: Район яңалыклары
Җиңүләр тырышлык белән яулана
-
12.02.2015: Спорт
Геройлар истәлегенә
-
23.12.2014: Район яңалыклары
Сыйрышбашта – модельле китапханә