Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршы алганда
8-05-2015, 10:46 | Район яңалыклары | Просмотров: 614 | Комм.: 0
Батырларыбыз истәлеген хөрмәтләп
7 май көнне Каразирек авылында истәлекле вакыйга – Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашлар истәлегенә обелиск ачу тантанасы булды. Чарада муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыпов, “Победа” авыл хуҗалыгы кооперативы рәисе Рәсүл Гата улы Фәйрузов, Тозлыкуш авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы Зөлфия Мөбәрәк кызы Камалова, Каразирек авылы ветераннар советы рәисе Рәзилә Рәшит кызы Нәбиева катнашты. Алар һәммәсе дә илебез азатлыгы өчен канкойгыч алышларда катнашкан ветераннарыбызга рәхмәт сүзләре җиткерде, аларга ныклы тазалык, тыныч күк йөзе, балалары, якыннары кадер-хөрмәтендә озын гомер итүләрен теләп, һәйкәлгә чәчәкләр гөлләмәсе куйды.
Шушы ук көнне Югары Аташ авыл урта мәктәбендә үткән чара да якынлашып килгән Җиңүнең 70 еллыгына багышланды. Биредә “Үлемсез полк” акциясендә катнашучылар Бөек Ватан сугышы михнәтләре аша үткән картәти-картәниләре, туганнары, авылдашлары фотосурәтләреннән фотоколлаж ясаган иде. Бу бәйрәмне оештыруда авыл старостасы Роберт Даутов күп көч салган.
Имәнлекул авылында урнашкан һәйкәлнең дә төзекләндерелеп, андагы исемнәр яңартылганын күрдек. Илебезгә тынычлык бүләк иткән ветераннарыбыз хөрмәтенә оештырылган чаралар һәркайда да югары дәрәҗәдә үтте. Чара ахырында оештырылган чәй табыны артында олы хөрмәткә лаек булган ветераннарыбыз хатирәләре белән уртаклашып, җиңел булмаган елларны тагын бер искә алды.
Лиана Ханмурзина.
Гөлнур Хәлиуллина фотосы.
Гөлнур Хәлиуллина фотосы.
Похожие новости:
-
18.04.2015: Район яңалыклары
Күк йөзенең чиста зәңгәрлеге өчен хөрмәт һәм дан сезгә, ветераннар!
-
02.04.2015: Муниципаль район хакимиятендә
Бәйрәмгә әзерлек ничек бара?
-
31.03.2015: Район яңалыклары
Тыл ветераннарына – юбилей медальләре
-
19.03.2015: Район яңалыклары
Бер кем дә онытылып калмасын иде
-
12.02.2015: Спорт
Геройлар истәлегенә