Эшлекле ярдәм бик кирәкле булды
15-03-2016, 10:20 | Район яңалыклары | Просмотров: 346 | Комм.: 0
“Бердәм Русия” сәяси партиясенең Башкортстандагы төбәк бүлекчәсе инициативасы белән булдырылган “Реаль эшләр” проекты ярдәмендә күп урыннарда халык яшәгән пунктларда актуаль социаль, мәдәни һәм инфраструктураны үстерү проблемаларын хәл итүгә ирешелде. Безнең районда да әлеге яңалыкны хуплап кабул иттеләр һәм һәр авылдагы халык җыеннарында кичекмәстән хәл ителүен сорап 43 мөрәҗәгать керттеләр. Арадан өчесен тормышка ашыруны 2015 елга билгеләделәр.
Район үзәгендәге Җиңү паркына реконструкция таләп ителә иде. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы билгеләп үтелгән узган 2015 елда әлеге изге эшкә республика бюджетыннан 500 мең сум, район бюджетыннан 199,12 мең сум акча бүленеп, тиз арада биредә ремонт-төзекләндерү эшләре башкарылды. Халык яратып йөргән әлеге урында тагы да ямьлерәк булып китте.
Кәшәк авылындагы кышын чаңгы спор-тын сөючеләр, җәен велоспортчылар күнекмәләр үткәрә торган спорт базасын төзекләндерүгә республика казнасыннан 1 миллион сум, район бюжетыннан 500 мең сум акча бирелде. Биредә яктыру баганалары урнаштырылды, Хөсәен Мөхәммәтов урамы буйлап яхшылап төзекләндерелгән спортчылар базасына кадәр урамга асфальт салынды, спорт-чыларга күнекмәләрдән буш арада ял итеп алырга бөтен мөмкинлекләр тудырылды.
Юмаш авылының Яшьләр урамында балаларга сәламәт һәм имин булып үсү өчен шартлар тудыру максатында халык җыенында биредә балалар мәйданчыгы төзүне үтенгән иделәр. “Бердәм Русия” күзәтчелегенә алынган әлеге төзелешкә республика бюджеты 152,4 мең сум бүлде, бу максатта тагын 100 мең сум акча җәлеп ителде. Хәзер анда бу урамда үсеп килүче 25 бала гына түгел, башка урамнардан да сабыйлар теләп йөриләр һәм вакытларын күңелле, файдалы итеп үткәрәләр. Әйткәндәй, әлеге проектны тормышка ашыруга урындагы “Базы” кооперативының ярдәме сизелерлек зур булды: ни дисәң дә, биредәге хезмәткәрләрнең балалары өчен бит, ә алары, үскәч, шушы кооперативта хезмәт салачак, дип өметләнәбез.
Кыскасы, әнә шулай эшлекле ярдәм районыбызда моңарчы хәл ителүе кичек-терелә килгән күп эшләрне ашыктырырга булышлык итте. Һичшиксез, мондый эш-ләр киләчәктә дә дәвам иттереләчәк әле.
Айрат Мәһәдиев,
“Бердәм Русия” сәяси партиясенең төбәк оешмасы башкарма комитеты җитәкчесе.
“Бердәм Русия” сәяси партиясенең төбәк оешмасы башкарма комитеты җитәкчесе.
Похожие новости:
-
10.03.2016: Спорт
Ярышлар оештырылды
-
29.08.2015: ---
Тарихыбыз һәм киләчәгебезгә битараф булмаска
-
22.08.2015: Район яңалыклары
Балалар мәйданчыгы булдырылачак
-
11.07.2015: Район яңалыклары
Торак төзелешенә зур ярдәм
-
04.07.2015: Район яңалыклары
Районда ниләр бар?