Балалар мәйданчыгы булдырылачак
22-08-2015, 13:45 | Район яңалыклары | Просмотров: 473 | Комм.: 0
“Реаль эшләр” проекты: халык өчен эшләргә
Быел июнь аеннан башлап республикабызда “Бердәм Русия” сәяси партиясенең төбәк булекчәсе “Реаль эшләр” проектын гамәлгә ашыра башлады. Һәр торак пунктында кичекмәстән хәл итүне таләп иткән проблемалар булуын һәм шуларны тормышка ашырганда муниципалитетларга аерым ярдәм күрсәтүне үз эченә алган әлеге проект күптән түгел Пермь шәһәрендә үткән “Бердәм Русия” партиясенең төбәкләрдәге башкарма комитетлары җитәкчеләре киңәшмәсендә югары бәһа алды. “Реаль эшләр” проектының эшче төркеме бүген барлык районнарда да эшли.
Безнең районда авылларны төзекләндерү, инфраструктура-ны үстерү, социаль-мәдәни объектлар төзү һәм ремонтлау, башка шундый халык өчен файдалы һәм мөһим юнәлешләрдә күп эш башкарыла. Әмма төзегән саен төзисе, матурлыйсы һәм уңайлыклар тудырасы килеп кенә тора бит. Әлбәттә, җирле биләмәләр хакимиятләре, урыннарда хуҗалык эшчәнлеге алып барган кооператив-колхозлар, сәнәгать пред-
приятиеләре, төрле учреждение-оешмалар, энтузиастлар бу җәһәттән күп эшләр башкарырга омтылалар. Халык та алардан читтә калмаска тырыша һәм кулдан килгәнчә ярдәм итә. Теге яки бу яңалыкны күреп, ишетеп, яки элек булганны аякка бастыруны сорап авыл гражданнары сходларында бу җәһәттән кертелгән тәкъдимнәр дә исәпкә алына һәм җае чыккан саен тормышка ашырылып тора.
Юмаш авылында бүген төзү-төзекләндерү җәһәтендә ниләр генә башкарылмый! Барлык урамнарда асфальт, йорт-кура тергезүчеләр аларны кемузардан әкият сарае кебек итәргә омтыла, инженерлык челтәрләре яңартыла, гыйбадәтханәләр төзелә, зиратлары тулы тәртиптә. Ә ел саен төзелеп сафка кертелә торган хуҗалык объектларының әйләнә-тирәдә тиңе юктыр, мөгаен.
Берничә ел элек идарә карары белән авылда торып калган, хуҗалыкта эшләүчеләр һәм яшь белгечләр өчен өр-яңа урам төзелә башлады. Яшьләр урамы исемен алган бу төбәк иң төзек, иң уңайлыларның берседер, диярлек. Күптән түгел, июнь аенда үткән шушы урамда яшәүчеләрнең гомум җыелышында анда яшәүчеләрдән биредә бүген 25 үсмер бала яшәве, киләчәктә аларның арта гына барачагы һәм шушы киләчәк яшь буын вәкилләренең сау-сәламәт булып үсүе өчен балалар мәйданчыгы оештыру мөмкин булмасмы, дигән тәкъдим кертелде. Моны, әлбәттә, урындагы “Базы” хуҗалыгы да үз планына керткән булгандыр , һәм, иртәме-соңмы, бу эшне башкарып та чыгар иде, ләкин халык ихтыяҗын канәгатьләндерергә “Бердәм Русия” партиясенең төбәк бүлекчәсе үз ярдәмен тәкъдим итте һәм халыкта бердәм хуплау тапты. Якын көннәрдә бу проект гамәлгә ашырыла башлаячак та инде һәм тиешле әзерлек эшләрен башкарып чыгу белән шул максатта урамның бер өлешендә бүленгән мәйдан төзелеш учагына әверелер, озак та үтмәстән заман таләпләренә җавап бирерлек җиһаз-корылмалары күз явын алып торган балалар мәйданчыгы сафка басар , дип ышанабыз.
“Реаль эшләр” проекты тагын берничә авыл биләмәсендә шундый мөһим мәсәләләрне хәл итүдә ярдәмгә киләчәк әле.

Похожие новости:
-
16.07.2015: Район яңалыклары
Районда ниләр бар?
-
04.07.2015: Район яңалыклары
Районда ниләр бар?
-
26.03.2015: Муниципаль район хакимиятендә
Яшәгән җиребез төзек һәм чиста булсын!
-
07.02.2015: Җәмгыять тормышы
Көрчеккә каршы – бергәләп!
-
09.12.2014: Район яңалыклары
Барысы да – имин тормыш өчен