Ярышлар оештырылды
10-03-2016, 15:21 | Спорт | Просмотров: 292 | Комм.: 0
26 февральдә Кәшәк авылында балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе базасының икенче корпусы ачылды. “Бердәм Русия” партиясенең “Реаль эшләр” проекты кысаларында пар-тиянең райондагы бүлекчәсенең сәркатибе Айрат Әнвәр улы Мәһәдиев җитәкчелегендә үткән елның июнь аеннан биредә капиталь ремонт эшләре башланган иде. Спорт базасы ачылу уңаеннан биатлон буенча ярышлар оештырылды. Барлыгы 19 спорт сөюче үсмер кызлар һәм малайлар җитезлектә, мәргәнлектә көч сынаштылар.
2001-2002 елда туган үсмерләр арасында Илназ Исмәгыйлев (Чакма-гыш беренче урта мәктәбе) беренче, Илсур Бикмурзин (Сыйрышбаш) – икенче, Камил Зарипов (Чакмагыш беренче мәктәбе) өченче урыннар яулады. 2001-2003 елда туган кыз балалардан иң җитезләре икесе дә Сыйрышбаш авылыннан булдылар. Алар – Регина Хаҗиева һәм Гөлшат Бикмурзина. 2004-2006 елда туган малайлар арасында җиңүче исеменә Айдар Хуҗин (Сыйрышбаш) лаек булды. Икенче урында Ильяс Садертдинов (Чакмагыш гимназиясе) булса, өченче урында Илдар Иргалиев (Сыйрышбаш). Җиңүчеләргә Мактау грамоталары һәм медальләр тапшырылды.

Гөлназ Солтанова,
балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбенең инструктор-методисты.

Похожие новости:
-
18.02.2016: Спорт
Спорт. СПОРТ. СПОРТ
-
10.12.2015: Спорт
Призлы урыннарга лаек булдылар
-
28.03.2015: Спорт
Батыр якташыбызны искә алып
-
22.01.2015: Спорт
Мәктәп укучылары ярыша
-
06.12.2014: Спорт
Өметле спортчылар булуны дәлилләп