» » Спорт. СПОРТ. СПОРТ

Спорт. СПОРТ. СПОРТ

18-02-2016, 10:53 | Спорт | Просмотров: 370 | Комм.: 0
Спорт. СПОРТ. СПОРТ
21 февраль көнне өлкәннәр төркемендәге командалар арасында төнге хоккей лигасы кысаларында шайбалы хоккей буенча ярышлар оештырыла. Анда Чакмагыш, Бүздәк, Имәнлекул, Югары Аташ командасы, Яңа Балтач һәм Тайняш, Рапат һәм Калмашбаш авылларының җыелма командалары катнашачак. Бәйгеләр Чакмагыш беренче урта мәктәбе һәм гимназиянең боз мәйданнарында иртәнге 10.00 сәгатьтә башлана. Көярмәннәрне киеренке, мавыктыргыч уеннарны күзәтергә көтеп калабыз.
***

Ватанны саклаучылар көне бәйрәмендә – 23 февральдә өлкәннәр төркемендәге 2015-2016 елларның кышкы сезоны командалары арасында шайбалы хоккей буенча Башкортстан Республикасы чемпионаты ярышлары үтәчәк. Районыбызның “Строитель” командасы Нефтекама шәһәренең “Полюс” командасы хоккейчыларын кабул итәчәк. Уеннар 14.00 сәгатьтә башлана. Чакмагыш беренче урта мәктәбенең боз мәйданчыгында хоккей сөюче көярмәннәрне шушы уенны карарга чакырабыз!
***

13 февраль көнне район мәктәпләренең 2000-2001 елларда туган үсмер кызлар арасында район мәгариф бүлеге чемпионатына волейбол буенча ярышлар үтте. Анда Чакмагыш беренче мәктәбе, гимназия, Тозлыкуш, Иске Калмаш, Яңа Балтач, Имәнлекул, Калмашбаш һәм Яңа Коты урта мәктәпләре командалары катнашты. Киеренке ярышларда Чакмагыш гимназиясе кызлары командасы җиңеп чыкты. Икенче урында Чакмагыш беренче мәктәбе булса, өченче урынга Тозлыкуш урта мәктәбе командасы чыкты. Җиңүче гимназия командасы Илеш районы Югары Яркәйдә үтәчәк республика зона ярышларында катнашачак.
***

Районыбызның үсмерләр хоккей лигасы командасы финал ярышларында катнашачак! Чөнки 14 февральдә үткән бәйгедә безнекеләр 6:1 исәбе белән Кушнаренко командасын җиңүгә иреште. Республикада финал ярышлары Салават шәһәрендә узачак. Тренер-укытучы Айдар Камалетдинов кул астындашөгыльләнгән командага уңышлар телибез.

Гөлназ Солтанова,
балалар-үсмерләр спорт мәктәбенең инструктор-методисты.



Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: