Ярышларга рәхим итегез!
28-01-2016, 11:03 | Спорт | Просмотров: 331 | Комм.: 0
31 гыйнвар көнне Чакмагыш беренче урта мәктәбенең боз мәйданчыгында шайбалы хоккей буенча олылар арасында БР чемпионаты оештырылачак. “Строитель” командасы хоккейчылары Туймазы шәһәренең “Девон” командасы белән очрашачак. Уен 17.00 сәгатьтә башлана.
30 гыйнварда районыбызның авыл биләмәләре, оешма, предприятие, учреждениеләр һәм уку йортлары спортчылары арасында чаңгыда узышу буенча район чемпионаты үткәреләчәк. Төрле арага команда ярышлары оештырылачак.
Мәктәп укучылары командаларында 5 кыз (3 км) һәм 5 егет (6 км); авыл яшьләре командаларында 3 хатын-кыз (3 км) һәм 3 ир-ат (6 км) катнаша ала. Спортчыларны теркәү вакыты – 9.00 сәгатьтән алып 10.00 сәгатькә кадәр. Ярышлар урман питомнигы янәшәсендәге чаңгы юлында 11.00 сәгатьтә башлана!
Рәхим итегез, хөрмәтле райондашлар!
****

Рим Хуҗин.
Похожие новости:
-
26.09.2015: Спорт
Ярышка рәхим итегез!
-
22.09.2015: Спорт
Ярышларга рәхим итегез!
-
04.08.2015: Спорт
Физкультурачылар көненә рәхим итегез!
-
17.02.2015: Спорт
Ярышларга рәхим итегез!
-
18.12.2014: Спорт
Хоккей ярышлары башланды