» » Призлы урыннарга лаек булдылар

Призлы урыннарга лаек булдылар

10-12-2015, 16:48 | Спорт | Просмотров: 330 | Комм.: 0
29 ноябрьдә башкалабыз Уфада билбау көрәше буенча республика турниры үтте. Ул дөнья чемпионнары, халыкара класслы спорт мастерлары Рөстәм Арсланов һәм Әлфия Әлимгуҗина призларына оештырылды. Анда 1998-2000 елларда туган үсмер егет һәм кызлар көч сынашты. Бәйгене “Батыр” спорт клубы вәкилләре алып барды.
Анда спортның бу төрен үз иткән яшь райондашларыбыз да уңышлы чыгыш ясап, призлы урыннар яулауга иреште.
45 килограммга кадәр авырлык категориясендә гимназиянең яшь спортчылары Айгиз Сарваев – икенче, Азат Мостафин өченче урынга чыкты. 50 кг.га кадәрге авырлык категориясендә шул ук уку йортыннан Вадим Мөхәммәтов та өченче булды. Яңа Балтачтан Ринат Әбдиев 55 кг. категориясендә – икенче, 60 кг.га кадәргеләр арасында гимназиядән Илсөяр Дәүләтшина өченче урынга лаек булды. Иске Бәширдән Размик Суроян, гимназиядән Лиана Гәрәева һәм Үрнәктән Алмаз Габдиев 65, 70 һәм 75 килограммга кадәрге авырлык категорияләрендә җиңүчеләр пьедесталының өченче баскычын биләделәр. Аларны бу мәртәбәле бәйгегә тренерлар Илнур Рәфит улы Галишин һәм Регина Рәмзил кызы Баһманова әзерләде.
Җиңүче-призерларга “Батыр” спорт клубының Мактау грамоталары һәм медальләре тапшырылды.

Гөлназ Солтанова,
Балалар-үсмерләр спорт мәктәбенең
инструктор-методисты.



Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: