Ил беренчелегендә – өченче урын!
19-05-2015, 10:00 | Спорт | Просмотров: 504 | Комм.: 0
Апрель азагында Казан шәһәрендә үткән 1998 – 2000 елларда туган үсмер егетләр арасында билбау көрәше буенча Русия чемпионатыннан якташыбыз – Иске Бәшир урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Рөстәм Батыргәрәев бронза медаль яулап кайтты.
Егетебезнең милли көрәш белән шөгыльләнә башлавына берничә ел гына әле. Кечкенәдән кул арасына кереп, әти-әнисенә алмаштыргысыз ярдәмче булып үсеп килүче Рөстәм әз генә буш вакытын да тик үткәрергә күнекмәгән. Мәктәптән кайту белән йорт-курадагы малларны карап керә дә, әти-әнисенә ярдәмгә ашыга ул. Малларны гына түгел, техниканы да ихлас ярата, төрле механизмнарны көйләп җибәрүгә дә кулы ятып тора. Энеләре Азамат белән Салаватка өлге күрсәтүче уку алдынгысы да үзе. Уналты яше белән барган Рөстәмнең төрле дәрәҗәдәге спорт ярышларында алган уналты медале, бихисап Дипломнары, кубоклары җитәрлек. Күптән түгел Уфада Русия беренчелегендә катнашу өчен сайлап алу ярышларында Иске Бәшир егетләре Рөстәм Батыргәрәев үз авырлык категориясендә — беренче, Размик Суроян өченче урыннарны яулаган иде. Рөстәм 90 килограммнан югарырак авыр-лыктагылар үлчәменә керә (үзенең авырлыгы 105 килограмм).
Авыл мәдәният йорты директоры Хәдит Хәсәнов кул астында көрәш серләрен өйрәнә башлаган егет артабан осталагын камилләштерү өчен балалар-үсмерләр спорт мәктәбенә юнәлгән. Биредә тре-неры Илнур Галишиннан осталык дәресләре ала, төрле дәрәҗәдәге ярышларда көчен сынап карый.
–Бүгенге уңышларым өчен тәү чиратта әти-әнием Раил Тимерҗан улы белән Зирина Рәшит кызына, сыйныф җитәкчем Зәүлә Хәкимҗан кызы Гәрәевага, гомумән, барлык укытучыларыма, авылдашларыма, дусларыма рәхмәтлемен. Киләчәктә дә укуда да, спортта да сынатмам, дип ышандырасым килә, – ди Рөстәм үзе. Уңышлар сиңа, Рөстәм! Бәхетле булып үс, гел җиңүләр юлыннан кыю үргә атла!
Әзерләде: Фәнис Әмирханов.
Похожие новости:
-
14.05.2015: Спорт
Егетләребез сынатмады
-
21.04.2015: Спорт
Чакмагыш баһадирлары янә беренче!
-
24.03.2015: Спорт
Иң көчлеләр җиңү яулады
-
22.01.2015: Спорт
Мәктәп укучылары ярыша
-
06.12.2014: Спорт
Өметле спортчылар булуны дәлилләп