Русия чемпионатында катнашу хокукына ия булып
19-09-2015, 09:24 | Спорт | Просмотров: 377 | Комм.: 0
Уфада “Башкортстан – сәламәт яшәү рәвеше өчен! ” милли көрәш буенча (классик стильдә) Казанда узачак Русия Федерациясе чемпионатында катнашу өчен җиңүчеләрне сайлап алу турниры үтте. Чакмагыш районы көрәшчеләре командасы бу ярышларда II урынны яулады, кубок һәм Мактау грамоталары белән бүләкләнде. Команда составында Радим Галишин, Антон Ковалев, Илмир Саматов һәм Илнур Нәҗметдинов үз категорияләрендә көч сынаштылар. I һәм II урыннарны яулаган спортчылар Русия Федерациясе чемпионатында катнашу хокукына ия булдылар. Классик стиль белән көрәштә 76 килограмм авырлык категориясендә Регина Баһманова, Илнур Галишин (90 килограммга кадәр) икенче урыннарны яуладылар. Ильяс Махъянов (75 килограммга кадәр) һәм Илнур Зәйнетдинов (100 килограммга кадәр) III урынга лаек булдылар. Ирекле стильдә (100 килограммга кадәр авырлыкта) Рөстәм Шәкүрҗанов шулай ук III урынны алды. Моннан тыш, классик стильдә чыгыш ясап, якташыбыз Рөстәм Исламов 100 килограммга кадәр авырлыкта I урынны яулады. Ирекле стильдәге көрәш кагыйдәләре буенча Динар Кәлиев үз категориясендә (82 килограммга кадәр) беренче булды. 76 килограммнан югарырак авырлыкта Гөлназ Габдуллина призлы III урынны яулады. Бу көнне Алмаз Фәйзуллинга “ Көрәш буенча Русия Федерациясенең спорт мастеры” , чемпионатның баш судьясы Рөстәм Зыякаевка “Башкортстан Республикасының иң яхшы тренеры” дигән югары исемнәрнең таныклыклары тапшырылды. Якташларыбызны зур җиңүләре белән кайнар котлыйбыз һәм алда торган ярышларда да җиңүләргә ирешүләрен телибез.
Рим Хуҗин.
Похожие новости:
-
15.08.2015: Спорт
Сәламәтлек һәм спорт бәйрәме
-
14.05.2015: Спорт
Егетләребез сынатмады
-
21.04.2015: Спорт
Чакмагыш баһадирлары янә беренче!
-
24.03.2015: Спорт
Иң көчлеләр җиңү яулады
-
06.12.2014: Спорт
Өметле спортчылар булуны дәлилләп