Торак төзелешенә зур ярдәм
11-07-2015, 10:23 | Район яңалыклары | Просмотров: 446 | Комм.: 0
Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенең 2014 елның 12 февралендәге 56 санлы “Башкортстан Республикасы территориясендә торак төзелеше өчен тупланмалар системасыннан файдаланып торак мәйданнары төзүне финанслау чараларын тормышка ашыру тәртибе турында”гы карарын гамәлгә ашыру максатында Саклык банкы Башкортстанда “Төзелеш саклык кассалары” проектын эшкә кушты. Аның үзенчәлеге шул: программада катнашырга теләгән кешеләр 3 яки 4,5,6 ел вакытка “Торак” вкладын ачтыра һәм ай саен иң кимендә 3 мең сумнан башлап бер үк суммада аны тулыландыра бара. Җыелган суммага дәүләт тарафыннан ай саен 30 процент премия өстәлә һәм ул акча квартал саен вкладчының исәбенә күчерелә. Вклад вакыты тулгач, программада катнашучы, аның вакыты озынлыгына ярашлы, еллык 6-7 процент белән торак төзелеше өчен яки аны сатып алуга исәпләнгән кредит алу мөмкинлегенә ия була. Башкача әйтсәк, югары процент ставкасы белән акча салып, дәүләт ярдәмендә 6-7 процентлы кредит алып, торак сатып алырга яки үзеңә төзеп керергә мөмкинлек бар, дигән сүз бу. Районыбызда 200ләп кеше бу программага кушылды да инде, анда тәүге катнашучылар 2017 ел башыннан ул тупланмалардан һәм кредитлардан файдалана ала башлаячак. Бездә әлеге максатта кредит алырга теләүчеләргә моның күп юллары тәкъдим ителә. Икътисадый кризис шартларында да райондашларыбыз төзелешне туктатып тормый һәм мөрәҗәгать итүчеләрне теләп хезмәтләндерәбез дә. Халыкка узган 6 айда 140 миллион сумнан артык кредитлар бирдек, шуларның 45 миллион сумнан артыгы – торак төзү яки сатып алу максатында. Әйтергә кирәк, бу юнәлештә процент ставкасы 14-15 проценттан арттырылмый. Төренә карап, кредитларны 3-5, хәтта 20-30 елгача кичектереп түләү шарты белән бирәбез. Яшь гаиләләргә ставкалар елына 13 процент тәшкил итә.
Хөкүмәт карарларын үтәү йөзендә райондашларыбызга эшлекле ярдәм күрсәтә алуыбызга чиксез шатбыз һәм киләчәктә дә безгә килүчеләрне теләп хезмәтләндерәчәкбез.
Хөкүмәт карарларын үтәү йөзендә райондашларыбызга эшлекле ярдәм күрсәтә алуыбызга чиксез шатбыз һәм киләчәктә дә безгә килүчеләрне теләп хезмәтләндерәчәкбез.
Әзерләде: Дамир Низамов, Саклык банкы бүлекчәсе управляющие.
Похожие новости:
-
09.07.2015: Район яңалыклары
Районда ниләр бар?
-
09.07.2015: Җәмгыять тормышы
Уфада – дөнья сәясәте үзәге
-
22.01.2015: Муниципаль район хакимиятендә
Егерме гаилә фатирлы булачак
-
13.12.2014: Район яңалыклары
Тагын да капиталь ремонт турында
-
28.10.2014: Төрлесеннән
Бәла-казалар булмасын дисәк…