» » Уфада – дөнья сәясәте үзәге

Уфада – дөнья сәясәте үзәге

9-07-2015, 09:50 | Җәмгыять тормышы | Просмотров: 496 | Комм.: 0
Уфада –  дөнья сәясәте үзәге
Кичә Уфада ачылган ШОС һәм БРИКС илләре саммиты урыны итеп Башкортстанның башкаласы сайлану — республикабызның илебездә һәрьяклап алга киткән субъектларның берсе булып исәпләнелүе, аның илебез үсешенә зур өлеш кертүе һәм тотрыклы матди хәле чагылышы да. Бездә торак төзелеше күләме арта, эшсезләр саны кими, инвестицияләр җәлеп итү активлаша. Сәнәгать продукциясенең күп төрләрен җитештерү буенча Русиядә алдынгы урыннардабыз, ә авыл хуҗалыгы җитештерүе буенча иң эре һәм уңышлы төбәкләрнең берсебез.
Саммитларда әлеге илләр җитәкчеләре һәм хөкүмәт башлыклары катнашлыгында сәяси координация һәм глобаль идарә, тотрыклы үсеш тәэмин итү, берләшмә кысаларында хезмәттәшлекне киңәйтү, шулай ук БРИКСның яңа Үсеш банкы эшчәнлеге перспективалары һәм шартлы валюта резервлары мәсьәләләре турында фикер алышулар билгеләнелгән иде, аларның кайсыберләре хәл ителде дә инде. әйтик, Русия Президенты Владимир Путин берничә дәүләт җитәкчеләре белән эшлекле аралашу үткәрде, хөкүмәт рәисләре, төрле министрлыклар җитәкчеләре дә төрле килешүләр төзеште.
Шанхай хезмәттәшлек оешмасы (ШОС) – даими эшләп килүче халыкара төбәк берләшмәсе. Бүген Русия, Кытай, Казахстан, Кыргызстан, Таҗикстан һәм Үзбәкстан аның әгъзалары булып тора, Әфганстан, Һиндстан, Иран, Монголия һәм Пакистан – күзәтүчеләр статусында. Беларусь, Төркия һәм Шри-Ланка – “диалог буенча партнерлар”.
БРИКС –Бразилия, Русия, Һинд-стан, Кытай һәм Көньяк Африка Республикасы берләшмәсе (2011 елда Көньяк Африка Республикасы кушылганчы БРИК дип аталды) – 2006 елда төзелгән. Быел 1 апрельдән БРИКСта рәислек итү Русиягә күчте. Берләшмәнең исеме, күрүегезчә, анда кергән дәүләтләрнең исемнәренең башлангыч хәрефләренең инглиз телендә яңгырашы нигезендә алынган. Бүген ШОС һәм БРИКС әгъзалары булган дәүләтләрнең гомум мәйданы 43,21 миллион квадрат километр, яки Җир шарының өчтән бер өлешен били. Соңгы 10 ел эчендә БРИКС илләренең икътисадый үсеше 420 процент тәшкил итсә, Европа Берлеге илләренеке – 61 процент.
Бүген Кытай һәм Һиндстан сәнәгать товарлары һәм төрле хезмәтләрне дөнья базарына иң күп тәкъдим итүчеләр булса, Русия һәм Бразилия – чимал базарында “төп уенчылар”. Экспертлар фикеренчә, 2050 елга аларның берлектәге икътисадый нәтиҗәлелеге “зур җиде” берлегенә караган дәүләтләр күрсәткечен узып китәчәк.
Якын елларда АКШ доллары дөнья икътисадында төп валюта булып сакланырмы? БРИКСка караучы илләрнең Халыкара банкка һәм Халыкара валюта фондына охшаш уртак банк булдыруга омтылышы 7 июльдә Уфада тормышка ашты да инде. 100 миллиард доллар капиталга ия Үсеш банкы эшли башлавы турында финанс министрлары кул куйган документ теркәлде. Биредә Кытай керткән өлеш 41 миллиард, Русия, Бразилия һәм Һиндстан өлешләре – һәркайсы 18әр миллиард, Көньяк Африка Республикасыннан – 5 мил-лиард доллар тәшкил итә. Бу банк тотрыксыз икътисадлы дөнья базарында берләшмәгә караган һәм аларның үзара карары нигезендә – ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән дәүләтләргә кредит ярдәме күрсәтә алырга мөмкинлек бирә. БРИКС дәүләтләренең көчле икътисад потенциалына ия булуын бигеләп үтәргә кирәк. Әйтик, Бразилия куәтле аграр җитештерүгә ия, күпләп чит дәүләтләргә продукция сата. Соя, терлекчелек продукцияләре белән бергә экспорт күләме елына 100 миллиард доллардан артып китә. Тимер рудасына ифрат бай. Русия кебек, күпләп чимал сатуны арттырырга сәләтле. Көньяк Африка Республикасының аграр секторы катлаулы үсеш чорын кичерә. Әлеге мәлдә банкротка чыккан предприя-тиеләрне уңышлы тергезү тәҗрибәсе белән танылу яулады.
Кытай Халык Республикасы сәнәгать җитештерүе, фермерлар һәм шәхси хуҗалыкларны техник яктан тәэмин итүдә, авыл хуҗалыгы техникасы һәм корылмалар-агрегатлар куюда алга киткән. ХХ гасырда, бигрәк тә 1970-80 елларда, җиргә дәүләт хуҗа булган шартларда һәм хөкүмәт ярдәме күрсәтелгәндә хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү юнәлешендә зур казанышларга иреште.
Бүген Кытайда 500 миллион тонна ашлык җитештерелә. Аның уңышын күтәрүгә яңа технологияләрдән уңышлы файдалану ярдәм итә. Кытайның сәнәгать товарларын күпләп чит илләргә сату мөмкинлеге дә бар. АКШка аларны экспортлау күләме 398 миллиард, ә БРИКС илләренә – нибары 141 миллиард кына доллар тәшкил итә. БРИКС илләренең “Зур җиде” дәүләтләренә экспорт күләме елдан-ел арта баруы да әһәмиятле.
Һиндстан сәүдә эшчәнлеген зур темплар белән үстерә. Кытай кебек үк, 2043 елга бу дәүләтнең икътисади куәте АКШ дәрәҗәсенә җитүе ихтимал, дип билгели экспертлар.
Былтыр дөньякүләм базарда җи-тештерелгән продукция күләмендә БРИКС илләре өлеше түбәндәгечә: бодай – 40%, дуңгыз ите — 50%, сыер малы ите – 30 %, кош ите — 30%. Бу күләмнең елдан-ел арта гына барачагы фаразланыла.
ШОС һәм БРИКС илләре саммит-ларының Уфада үтүе Башкортстан өчен дә эзсез калмаячак, әлбәттә. Аның барышында республика башлыгы Рөстәм Зәки улы Хәмитов күп дәүләтләр җитәкчеләре белән эш-лекле килешүләргә кул куячак, алар республикабыз икътисадын үстерүгә бик күп инвестицияләр җәлеп итүгә юл ачачак. Бүгеннән үк билгеле күңелле хәбәрләрдән: Уфада Русия-Кытай халыкара туризм-сәүдә үзәген төзү планлаштырыла. Быел Ишембайда Кытай җиһазларында эшләүче тимер кою заводы төзелә башлаячак, аның җитештерү куәте – елына 200-320 мең тонна. Шулай ук бораулау җиһазлары, корыч прокатлау, агач эшкәртү заводлары төзү турында да килешүләр тәмамлану алдында. Болар республиканың төрле төбәкләрендә меңнәрчә эш урыннары булдыру, социаль инфраструктураны үстерү, Башкортстан казнасына акча агымын арттыруга – димәк, икътисади алга китешкә юл ачачак. Өстәвенә, саммитка әзерләнү мәлендә Уфада “биш йолдызлы” кунакханәләр төзелде, юллар, аэропорт, тимер юл вокзалы төзекләндерелде, башка уңай үзгәрешләр дә күзгә бәрелеп тора. Гомумән, Уфаның өч көнгә дөнья икътисады үзәге статусын алуы республика, илебез генә түгел, дөнья икътисадына һәм сәясәтенә дә яңа сулыш бирәчәге бәхәссез. Биредә егермеләп дәүләт башлыгы һәм хөкүмәт җитәкчеләренең бергә җыелып, глобаль мәсьәләләрне хәл итүе Башкортстанны дөньяга яңача танытачак, мәртәбәбезне арттырачак, дип ышанабыз.



Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: