» » Ил чакыргач яуга киттек

Ил чакыргач яуга киттек

14-02-2017, 09:18 | Төрлесеннән | Просмотров: 261 | Комм.: 0
15 февральдә совет гаскәрләре контингентын Әфганстаннан чыгаруга 28 ел тула
Ил чакыргач яуга киттек
Егерменче гасырның иң фаҗигале вакыйгаларының берсе – Әфган сугышы. Без шул чорның шаһиты гына түгел, ә бәлки Ватаныбыз чакыруы буенча солдат каешы буган, ком-чүл илендә хәрби бурычын үтәгән яугирләрбез. 1979 елның декабренә, ягъни Советлар Союзы Әфганстанда Апрель революциясе казанышларын яклау максатында бу илгә гаскәрләренең чикле контингентын кертү турында карар кабул итүенә күп еллар үтсә дә, яралар уңалмый, йөрәкләр сызлаудан туктамый.
Ун елга якын дәвам иткән Әфган сугышында 620 мең совет солдаты һәм офицеры хәрби хезмәт үтте, авто-мобиль юлларын, аэродромнарны, Совет – Әфган икътисады объектларын, электр станцияләрен, заводлар һәм башкаларны саклауда, законлы бул-маган кораллы формированиеләр белән канлы бәрелешләрдә катнашты.
Кыскасы, Әфганстан Хөкүмәте СССР-га оппозициягә һәм тышкы хәвефкә кар-шы көрәштә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткәндә СССР һәм Әфганстан Демо-кратик Республикасы арасында 1978 елның декабрендә, ягъни бер ел элек кабул ителгән дуслык, күршеләрчә мө-нәсәбәт, теләктәшлек һәм хезмәттәшлек турында килешүгә таяна.
Бу документта ике якның да дәүләтләр хәвефсезлегенә һәм иминлегенә куркыныч янаган очракта кичектергесез чара-лар күрү тиешлеге турында әйтелә. Без, солдатлар, Әфганстанга шуның дүртенче маддәсенә нигезләнеп кертелдек тә инде. Чүл илен үз Ватаныбызны курчалаган кебек сакладык.
Башкортстанлылар рухи яктан ныклы, кыю булулары, гомерләрен куркыныч астына куеп дошман белән көрәшүләре белән Әфган халкының рәхмәтенә лаек булды. Бу сугышта районның 250дән артык ир-егете катнашты, хәрби бурычларын намус белән үтәде, 33 кеше орден һәм медальләр белән бүләк-
ләнде. Сугыш корбаннарсыз булмый, дисәләр дә, сөлектәй алты егетебезнең чәчәктәй гомере иртә өзелүе – югалту ачылары йөрәктән китми.1989 елда районда «әфганлылар» советы төзелде, шул чордан башлап 15 февральдә давыллы юллар үткәннәр бергә җыелабыз. Батыр-ларның данын мәңгеләштергән һәйкәл янында тын калып, чәчәк гөлләмәләре салабыз. Әфган яралары бик тирән. Теләгем шул: җир йөзендә сугыш уты кабат кабынмасын, аналар балаларын яуга озатмасын, тыныч-имин тормышның кадерен белеп яшәсәк иде.

Җәвит Хәбибуллин,
Әфган сугышы ветераннары советы рәисе.



Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: