Шанлы, канлы еллар авазы
20-06-2015, 11:30 | Район яңалыклары | Просмотров: 503 | Комм.: 0
22 июнь — Хәтер һәм кайгы көне
Вакыт узудан инде саргаеп беткән документларның әһәмияте еллар үткәч артканнан арта гына бара. Менә күптән түгел Чакмагышта яшәүче хезмәт ветераны Вәзих Мөкъсинов (ул 37 ел механика заводында эшләде, күп еллар тәэмин итү бүлеге начальнигы вазыйфасын башкарды) “Комсомольская правда” гәзитенең 1941 елның 24 июнендә чыккан 146 нчы санын алып килде. “Моны кайдан таптыгыз?” – беренче соравым шул булды.
Вәзих Имамгаяз улы саргая төш-кән, әмма әле яхшы сакланган бу гәзитнең ничек кулына килеп эләгүе белән кыскача таныштырып үтте.
–Әтием Имамгаяз Мөхәммәтшәрип улы фин сугышында катнаша. Аннан бик каты чирләп Чакмагышка кайта. Дошманга күренмәс өчен бик озак салкын суда торырга мәҗбүр булганлыктан, үпкәсенә салкын тия. Аны, чирле булу сәбәпле, башкача армия хезмәтенә алмыйлар. Бөек Ватан сугышы башлангач, “Ком-сомольская правда” гәзитенең шушы санын Уфадан алып кайта һәм аны кадерләп саклый. Бер-ничә ел элек мин бу гәзитне доку-ментлар сакланган папкада табып алган идем, аннары үземдә сакладым. Шушы тарихи вакыйгага багышлап чыгарылган гәзит турында районыбызның абунәчеләренә дә җентекләбрәк җиткерү максаты белән сезгә килгән идем.
Вәзих абыйның сөйләвенә караганда, әтисе заманына карата грамоталы, укымышлы кеше булган. Арифметика, геометрия буенча мәсьәләләрне җиңел чишкән. Саф дини мөселман буларак та үз халкына күп игелекләр эшли ул. Чакмагыш авылы мәзине халыктан хәер-сәдакалар җыеп, Уфа Диния нәзарәтенә тапшыруда турыдан-туры катнашкан. Аның шәхси архивы бай була, гарәпчә язылган дини китаплардан тыш, тарих, башка фәннәр буенча да китаплар саклана. 1982 елда 93 яшендә вафат була.
Ул чакта ВЛКСМ Үзәк һәм Мәскәү комитеты органы булган “Ком-сомольская правда” гәзитенең әлеге санына җентекләбрәк тукта-лыйк. Анда 4 биттә барлыгы иллегә якын төрле жанрдагы эреле-ваклы мәкаләләр урнаштырылган. Алар-ның барысы турында да язып бетерү мөмкин түгел, шулай да кайбер язмалар белән танышып үтү кирәк дип саныйм.
Беренче биттә өстә, уң якта Ио-сиф Сталинның зур портреты күзгә бәрелеп тора. Янәшәсендә СССР Халык Комиссарлары Советы рәисе урынбасары һәм чит илләр Халык комиссары В.М. Молотовның Бөек Ватан сугышы башланган көндә, 1941 елның 22 июнендә, радио аша сөйләгән чыгышы урын алган. Ул: “Советлар Союзы гражданнары һәм гражданкалары! Совет Хөкүмәте һәм аның башлыгы иптәш Сталин миңа түбәндәге гаризаны белдерергә кушты. Бүген, иртәнге 4 сәгатьтә, Советлар Союзына бернинди дәгъ-васыз, сугыш игълан итмичә, Германия гаскәрләре безнең илгә һөҗүм итте...“ —дигән сүзләр белән башлана һәм соңыннан: “Безнең эшебез хак. Дошман тармар ителәчәк. Җиңү без-нең якта булачак,” — дип тәмамлана.
Ватаныбыз өчен иң авыр вакытта ил җитәкчеләренең үз халкына турыдан-туры мөрәҗәгать итүен, чыгышның башыннан азагына кадәр һәр сүзе, җөмләсе югары патриотик рухта булуын явыз дошманга – фашистик Германия гаскәрләренә каршы бар халык тупланып, бердәм рәвештә күтәрелергә чакыруын дулкынланмыйча тыныч кына укып булмый.”Безнең халкыбызга һөҗүм итүче тәкәббер дошманга каршы берничә тапкыр көрәшкә күтәрелергә туры килде. Теге вакытта Наполеонның Русиягә походына безнең халкыбыз Ватан сугышы белән җавап кайтарды һәм На-полеон җиңелүгә дучар булды, тәмам тар-мар ителде. Безнең илгә яңа поход игълан иткән тәкәббер Гитлер белән дә шулай булачак. Кызыл Армия һәм барлык халкыбыз Ватан өчен, намус өчен, азатлык өчен яңадан җиңүле Ватан сугышы алып барачак”, — дигән юлларның никадәр дөреслеккә туры килүен тарих үзе үк ачык раслады. Менә 70 ел без азат һәм бәйсез илдә, тынычлыкта яшибез.
И.В.Сталин рәсеме астында СССР Югары Советы Президиумының “Хәрби хәл турында”гы Указы басылган. Указга Президиум рәи-се М.Калинин һәм сәркатибе А.Гор-кин кул куйган. Бу биттә шулай ук илнең аерым төбәкләрендә хәрби мобилизация, хәрби положение игълан ителү турындагы указлары да бар. Астарак Кызыл Армия Баш командованиесенең 22 һәм 23 июнь көннәренә хәрби сводкалары басылган. Икенче һәм өченче битләрендә тулысы белән хәрби начальниклар, фән, җәмәгать эшлеклеләре, гади эш-челәр, колхозчылар һәм яшьләрнең, шулай ук гәзитнең үз хәбәрчеләренең мәкаләләре урын алган. Аларның һәркайсында явыз дошманга, оккупантларга каршы бердәм күтәрелеп, рево-люцион сизгерлек, уяулык, югары дисциплина һәм оешканлык күр-сәтеп, гитлерчы баскынчыларны җиңү өчен фидакарь хезмәт салып, Кызыл Армияне бөтен кирәк-ярак белән тәэмин итәргә чакырып патриотик рухта язылган мәкаләләр урнаштырылган. Яков Хелемский язган “Идем в бой!” шигыре:
Народ в боях прославил
нашу землю,
И здесь конец
бесчинствам палача.
Кто на Россию ржавый
меч подъемлет,
Тот примет смерть от русского меча”, — дип тәмамлаган.
Шушы ук өченче биттә иң аста “Ударный труд – оплот оборонной мощи СССР” дип исемләнгән плакат тора. Икенче биттә ас-та Мәскәү шлифовкалаучы станоклар җитештерүче завод коллективының митингы күренеше зур фоторәсемдә чагылыш тапкан. Биредә хезмәт ияләре бөтен Европа халыкларын канга батырган фашист илбасарларына каршы нәфрәт белдерүләре сурәтләнә.
Мәкаләләрнең исемнәренә игътибар иттем: “Ватан өчен, Сталин өчен!”, “Дошман тар-мар ителәчәк!”, “Кызыл Армиягә ярдәм итәрбез”, “Оборона куәтен ныгытырга”, “Халык нәфрәте дулкыны” язмалары шул вакытта ил өстендә килеп туган авыр хәл-вакыйгалар турында ачык сөйләп торалар. Аларның һәркайсы, әйткәнемчә, ватанпарвәрлек хисе белән су-гарылган.
Дүртенче биттә дә шундый патриотик рухта язылган мәкаләләр, рәсми материаллар, чит ил хәбәрләре, соңгы хәбәрләр белән таны-шырга мөмкин. Англия премьер-министрыЧерчильнең үзләрендә радио аша ясаган чыгышы һәм АКШ президенты Рузвельтның конгресска юлламасы, хәрби трибуналларны оештыру турында, Мәскәү шәһәре һәм Мәскәү өлкәсенең урындагы һава һөҗүменә каршы оборонасы буенча боерыгы, Мәскәүдә мобилизация игълан ителүнең беренче көнендә язылган репортаж белән дә танышырга мөмкин. Аларның һәркайсы фәһемле, зур кызыксыну уята.
“Комсомольская правда” гәзитенең 74 елдан артык элек чыккан шушы саны тарихи ядкарь булып Мөкъсиновлар гаиләсендә кадерләп саклана. Ул – безнең тарих, ул ата-бабаларыбызның үткәнен янә бер тапкыр искә төшереп торучы бәһалап беткесез документ.

Әзерләде: Рәшит Вахитов.
Похожие новости:
-
28.05.2015: Район яңалыклары
Хәрби хезмәткә киттеләр
-
16.04.2015: Район яңалыклары
Илебезнең чын патриотлары булыгыз
-
04.04.2015: Район яңалыклары
Сокланырлык гомер юллары
-
04.04.2015: Район яңалыклары
Исемнәрен искә алабыз
-
28.03.2015: Район яңалыклары
Районыбызның хөрмәтле кешесе