Хәтердән чыкмый бу көннәр
18-02-2016, 10:42 | Район яңалыклары | Просмотров: 368 | Комм.: 0
15 февраль илебез тарихында тирән эз калдырган көн буларак истә калды. 27 ел элек совет гаскәрләренең соңгы солдаты Әфганстан территориясеннән чыгарылды. 10 елга якын барган бу сугышта 14 меңнән артык яугирләребез катнашты. Кайберләренә туган якларына әйләнеп кайтырга насыйп булмады.
Һәр елдагыча, быел да Әфганстан, Чечня һәм башка кораллы конфликтларда катнашкан яугирләрне хөрмәтләү, искә алу көнендә яугирләребез бергә җыелды. Башта сугышларда башларын салган якташларыбыз хөрмәтенә куелган һәйкәлгә веноклар салдылар, салют яңгырады. Очрашу кичәсе район мәдәният йортында дәвам итте. “Көрәшләргә чыктык ил чакыргач” исемле әдәби-музыкаль кичәдә мәктәп укучылары Әфганстан җирендә батырларча көрәшкән күпмилләтле совет армиясенең какшамас көчен, туганлыкка тиң дуслыгын һәм бердәмлеген чагылдырган шигырь юлларын укып ишеттерде.
Интернациональ бурычын үтәгән 6 якташыбыз Әфган сугышында һәлак булды, күбесе орден һәм медальләр белән бүләкләнде. Якташларыбызның 4се Кызыл йолдыз ордены, 18 – “Хәрби казанышлар өчен”, 10сы – “Батырлык өчен” медальләренә лаек булды, күпләренең күкрәгенә “Рәхмәтле Әфган халкыннан” билге-медальләр бизи. 2013 елның 7 маенда район үзәгендә кораллы бәхәсләрдә баш салган якташларыбыз хөрмәтенә һәйкәл ачылды. Халкыбыз хәтерендә, илебез тарихында тирән эз калдырган Әфган сугышы хәтирәләре белән бүлеште бүген яугирләр.
–Әфганстанда ике ел булырга туры килде. Безнең взводта 12 солдат булып, 10сы – төрле милләт егетләре идек. Украинмы ул, чеченмы, казакмы – барыбыз да бертугандай дус-тату булдык, шуңа да күп кенә катлаулы мәсьәләләрне җиңел хәл итә идек. Курку белмәдек, үзебезнең хәрби бурычыбызны үтәү төп максат булды, – дип сүз башлады яугир-интернационалчы Әдип Галин. Риф Кодаяров дулкынлану хисе белән яшьлек еллары, армия хезмәте турында сөйләп үтте. Ул Кандагар провинциясендәге каты бәрелешләрдә катнаша, ике такыр җәрәхәтләнә, гопитальдә дәвалана, сәламәтлеген ныгытырга дип, аны туган ягына кайтарып җибәрәләр. “Туган авылыма кайту әкият дөньясына эләгү кебек булды. Әфган җиренең никадәр кырыс, кыргый, үзәк өзгеч тавышлы да, үлемечле дә икәнен өйгә кайткач бигрәк тә аңладым. Яраланганнан соң да яңадан сафка бастым… Армиягә алынгач, үземне хәрби хезмәткә әзермен дип уйлаган идем. Әмма күп нәрсәне аңламаганмын икән. Утлы еллар авазы беркайчан да онытылмый. Иң мөһиме – курку белмәскә, алга карап барырга кирәклекне аңладым”, – ди яугир. Илшат Кинзин да ДОСААФта укыган курсташларының 5се дә Әфганстанда хезмәт итүе, берсе белән хәтта бер частьта булып, ике ел буена очрашып, аралашып торулары турында әйтеп үтте. “Кыенлыкны җиңәргә өйрәнеп кайттык“.18-19 яшьлек егетләргә батырлык, кыюлык каян килгән дигән сорауга ул: “Кеше баласы барысына да яраклаша. Армиядә иң мөһиме – үзаллылыкка өйрәнәсең, үз гомерең, дусың-иптәшең гомере өчен җаваплылык арта. Бәлки, шуңа да кыю йөрәклегә әйләнәсеңдер”, — диде. Әфганчы Илдар Хәмидуллин якташларына “Бәхетсез ил” җырын бүләк итте. Мәктәп укучылары – булачак ил сакчылары яугирләргә Әфганстандагы солдат хезмәте , батырлык турында, хәтта Әфган лексикасына кагылышлы сораулар биреп, очрашуны тагын да җанландырды. Залда утыручыларны котлап, Фидан Бикмурзин белән Гөлнара Шәймиева “Исәнмесез” җырын башкарды. Муниципаль район хакимияте башлыгы урынбасары Геннадий Фотеевич Крюков интернационалчы-яугирләрне тәбрикләп чыгыш ясады.
– Күркәм традиция буенча, без бүген тантаналы вакыйганы билгеләргә җыелдык. Бу көн шатлыклы да, ямансу да. Ут-ялкыннар аша туган ягына әйләнеп кайтканнар өчен якыннары, газизләре белән очрашу – олы шатлык, газиз балаларын, туганнарын югалтканнар өчен – күтәрә алмаслык авыр кайгы. Иң мөһиме – безнең егетләребез, яугир исеменә тап төшермичә, интернациональ бурычын үтәде. Сез безнең өчен, киләчәк буын, яшьләребез өчен батырлык, каһарманлык үрнәге булып каласыз. Үз иңнәрегездә гаять дәрәҗәдә авырлыклар күтәрдегез, әле дә районыбыз икътисадын күтәрүгә зур өлеш кертәсез. Чыдам, кыю булуыгыз өчен зур рәхмәт сезгә! – диде.
Әфган сугышы ветераны, интернационалчылар оешмасы җитәкчесе Җәвит Хәбибуллинның әйткәннәре дә тетрәндерде: “14 меңгә якын егетебез баш салды бу сугышта. Еллар үткән саен хәтер яңара гына бара. 6 райондашыбызның исеме безнең хәтердә алтын хәрефләр белән уелып калды. Һәлак булганнарның әти-әнисе янына барып йөри идек, алар улларын көткән кебек безне көтәләр иде. Хәзер инде күпләрнең әниләре дөнья куйды. Әмма безнең беркемне дә онытырга хакыбыз юк. Безне бергә җыеп, бәйрәм үткәргән, батырларыбыз истәлегенә төрле спорт ярышлары оештырган өчен район хакимиятенә зур рәхмәт! Яшь буынны тәрбияләүдә мондый чараларның әһәмияте әйтеп бетергесез. Әфганчы герой Рифкать Гәрәев истәлегенә Чакмагышта хоккей ярышлары үтте. Иске Калмаш урта мәктәбендә Ирек Шакиров истәлегенә ел саен волейбол ярышлары оештырыла.
Батырларның даны үлемсез. Кызганыч, әмма районда яшәүче интернационалчыларның саны ел саен сирәгәя бара. Теге яки бу сәбәпләр белән 2 яугирыбыз якты дөнья белән хушлашты. Реабилитация үзәгендә сәламәтлеген ныгытырга теләүчеләргә юлламалар һәрвакыт бирелә, алардан файдаланыр өчен вакыт кына табырга кирәк”, – диде. Җәвит Хәниф улы “Хәтер китабы”н төзүгә аерым игътибар биреп, районыбызда туып-үскән яугир-интернационалчыларның төгәл санын билгеләү өстендә күпкырлы эш алып бару мәсьәләсен дә күтәрде. Мәктәпләр, яшьләр үзәге, авыл биләмәләре бу эштә ярдәм итүләренә өмет белдерде. Чакмагыш районы хәрби комиссариаты начальнигы Альберт Хәбиров яугирләрне бәйрәм белән котлап, ата-бабаларыбыз традицияләренә тугры калып, хәрби антын һәм бурычын үтәгән ир-егетләребезгә рәхмәт сүзләрен ишеттерде. Очрашу кичәсен район мәдәният йорты хезмәткәрләре әзерләгән җыр-моң, дәртле биюләр бизәде.
Әзерләде: Рәсимә Мөхәммәдиева.
Похожие новости:
-
13.02.2016: Район яңалыклары
Күңел яралары төзәлми...
-
11.02.2016: Район яңалыклары
Батырлык күрсәткән өчен
-
28.05.2015: Район яңалыклары
Хәрби хезмәткә киттеләр
-
23.05.2015: Район яңалыклары
Ветераннар хөрмәтенә күркәм тантана үткәрелде
-
08.05.2015: Котлаулар
Бөек Җиңүнең 70 еллык бәйрәме белән!