» » Күңел яралары төзәлми...

Күңел яралары төзәлми...

13-02-2016, 11:58 | Район яңалыклары | Просмотров: 320 | Комм.: 0
Күңел яралары төзәлми...
Иске Биккенә авылында туып, кечкенәдән үк “солдат” уенын уйнап үскән курку белмәс, батыр йөрәкле Әдип Нәҗип улы Галин, урта мәктәпне тәмамлагач, күп тә үтми армия хезмәтенә чакыру ала.
Әнисе каты авыру сәбәпле, хәрби комиссариатка мөрәҗәгать итеп, армияга китүне бераз кичектерүләрен үтенә. Һәм егетне 3 айга Уфага БТР йөртергә укырга җибәрәләр. Әлбәттә, Әфганстанда хезмәт итәчәге алдан ук егеткә билгеле була. Әмма кыю егетне берни дә куркытмый. Әнисен югалту булачак солдат өчен никадәр фаҗига булганын ул вакытта үзе генә белгәндер. Әтисен, туганын калдырып, Әдип Нәҗип улы изге бурычын үтәргә ерак тарафларга юллана. 1985 елдан алып 1987 елның февраль азагына кадәр Әфганстанның Газни провинциясендә механик-водитель булып хезмәт итә. Иң башта Төркмәнстан Республикасында өйрәнү курслары үтәргә туры килә аңа. “Әфганстан – кырыс табигатьле, кыргый як, дисәм дә хата булмас. Гади халыкны дошманнардан курчалап, аларга төрле яклап ярдәм итү безнең өчен изге бурыч саналды. Фронт линиясе юк, үтә уяу, бердәм, кыю булырга кирәк иде. 3400 метрдан артыграк биек тауда урнашып, провинция халкының хәвефсезлеге өчен каты бәрелешләрдә катнашырга туры килде.
Эчәр су алтын бөртекләренә бәрабәр иде. Тау астында чыккан чишмәдән су алып килер өчен никадәр юл үтәргә кирәк. Дошман сагалап кына тора. Әлбәттә, төрле чаклар булды. Тик ул вакытта СССРның төрле төбәкләреннән җыелган егетләрнең бертугандай дус-тату, бердәм булып “яшәве” хәтердә җуелып калды. Кызганычка каршы, дусларыбызны да югалтырга туры килде. Сыйныфташым, иң якын дустым Марат Мөдәрисовның үлемен бик авыр кичердем: кайтып китәргә 2 көн калгач, аның гомере өзелде. Сугыш – кайда да сугыш инде: үлем сагалап кына тора. Әмма Ватанны саклау, туган җирнең, илнең иминлеге өчен гомереңне дә бирергә әзер булу – һәр ир-егетнең изге бурычы ул. Бу көн – шатлыклы да, моңсу да…
Әдип Нәҗип улы туган ягына әйләнеп кайту белән туган колхозында җиң сызганып эшкә тотына. 1988 елда өйләнә, тормыш иптәше Гүзәл белән бер кыз һәм бер ул үстереп, һәркайсына үрнәкле тәрбия, төпле белем биреп, дус-тату гаилә булып яшиләр. Әдип Нәҗип улы авылдашлары, райондашларына булдыклы ир-узаман, оста куллы һөнәр иясе һәм талантлы гармунчы буларак яхшы таныш. Халкыбызның моңлы, дәртле көйләрен тальян телләрендә өздереп уйный да, шул моңнар йөрәк түрләре аша үтеп, әллә кайларга тарала… Бер генә смотр-фестиваль дә Әдиптән башка үтми. Авыл җирендә үсеп, җир эшкәртеп, бакча үстереп күнеккән, тиктормас ир-узаман шәхси хуҗалыкта умарталар тотып, төзү эшләре белән булыша, шәхси эшкуар буларак, авылдашларын тәмле ризыклар, тормыш-көнкүреш товарлары белән тәэмин итә. Тиздән яугир-интернационалчы 50 яшен билгеләп үтәчәк. Без аны күркәм юбилее белән кайнар котлыйбыз, ныклы сәламәтлек, тыныч күк йөзе, бәхетле киләчәк телибез.
Әфганстан еракта калды… Әмма аның ярасы беркайчан да төзәлми. Газиз улларын югалткан аналар, сөйгәне белән соңгы тапкыр хушлашкан гашыйклар, әтиләрен танырга да өлгермәгән сабыйлар... Илебез тари-хында тирән эз калдырган бу вакыйганы беркемнең дә онытырга хакы юк.

Әзерләде: Рәсимә Мөхәммәдиева.

Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: