Сагышлы гомер агышы
30-07-2015, 12:26 | Төрлесеннән | Просмотров: 590 | Комм.: 0
Унҗиде яшемә кадәр туган авылдан, туганнардан бер дә аерылганым булмагангамы, сагынуларга түзем түгелменме, сугыш чорындагы аерылуны бик тә авыр кичердем. Шуңадыр, ахрысы, туган авылымнан гомерем буе аерылмас булып яшәдем.
Авылым минем күңелем түрендәге газиз кан кардәшләремне истән чыгармый хәтерләтеп тора. Кем сагынмас икән җанга якын туган ягын, изге җире — ата-ана йортын. Шунда кайту — күрешү ләззәтеннән дә рәхәтрәк ниләр бар икән? Һәр кемнән дә җан-күңеле өчен иң кадерле, иң газиз нәрсәләр – әти-әниләр, туган җир, тугал ил, сине сагынучы һәм сагындыручылар да шулар! Менә шул сагынып та туган-үскән җиргә кайта алмаган – Җиңү яулап ятып калган якын кан кардәшләрем, бергә аунап үскән замандаш дусларым искә төшеп күңел тынычлыгымны ала. Еракта калган яшьлегемнең аяныч язмышларга уралып узган сугыш еллары күз алдыма килеп баса. И, язмышлар, язмышлар! Сагынуларда гына булса икән кеше язмышлары? “Кеше бер күрешмәсә, бер күрешер” – диләр. Юк икән, кайтып булмый торган дөнья бар шул. Язмышның бер кем дә теләмәгәне, көтмәгәне дә килде шул безнең буынга. Каһәрле канлы сугыш. Авырлыгы бер үлчәмгә, явызлыгы аң-акылга сыймас, кайгы-хәсрәтләрнең иң ачысын, сагыну-сагышларның да иң тирәнен үлемечле сугыш китерде. Күрсәтте сугыш безгә үзенең ит турагычын. Арысландай асыл ир-егетләрне йотты, юк итте. Сугыш ике дөньяны бергә бутады: яшәү ни дә, үлем ни. Туган авылым Иске Калмаштан сугышка киткән замандашларым – 386 яугир, илем өчен яу кырында ятып калдылар. Үлемечле, кан койгыч сугыш яшьлегебезне өзгәләде.
Кадерлеләрем минем, Мөстәкыйм, Гарифҗан, Равил, Сабит, Сафуан, Әдип, Җиһандар, Рамазан, Камил! Сезнең 17-18 дә, егет булып җиткәч югалуларыгыз минем йөрәгемне кысып, гомерлек җан әрнеткеч төзәлмәс бер яра булып калды инде. Туган авылыбыз уртасында сезнең үлемсез исемнәрегез мәңгеләштереп һәйкәл ташына уелып язылган. Сугыш чорында бик тә зарыгып көтеп алынган өчпочмаклы хатларыгызның килүдән туктап калуы, якыннарыгызның өметен үткен пәке белән әрнеттереп, уеп төшергәндәй булгандыр. Гомер буе сагышлы моң булып калдыгыз инде. Сакланып калган фотолардан сезне, яшь егетләрне күреп, минем күңелем үлемегезгә ышанмый, авыр, аяныч уйларым әле һаман да шул еракта калган онытылмас сугыш елларына алып китә. Бөек Ватан сугышында илебезне фашизм афәтеннән саклап калган, шул юлда башын салган каһарманнар! Сез гомерегезне биреп, туган илне азат итеп, Җиңү яулап данга күмдегез! Сезнең исемнәрегез үлемсез! Сез яулаган батырлыкны онытырга хакыбыз юк!
Онытмамын, һич тә онытмамын,
Бөкрәйсәм дә еллар басудан.
Хәтерләүләр өзә үзәгемне,
Уйларыма батып ачынам.
Авылдашлар, яшьтәш, замандашлар,
Җан дусларым — сезне юксынам.
Егет булдыгыз да, югалдыгыз,
Канатлангач, очкан кош сыман.
Инде сезне төштә генә күрәм,
Их, өнемдә булсагыз иде.
Гомерем буе җанкаемда кайгы —
Әрнү булып калдыгыз инде.
Әле һаман каным сарка сыман
Сулкылдатып сыкрау ярамны.
Сезнең гомерегез бәһасына
Бөек Җиңү илгә яуланды.
Илем өчен бөек сезнең исем
Паркларда ташка басылган.
Шунда барып басып тын калам да,
Үзәк өзгеч моңга манчылам.
Арысландай асыл иркәйләрнең
Гомерләре яуда өзелгән.
Җиңү яулап ятып калганнарга
Истәлеккә һәйкәл төзелгән.
Илем, халкым өчен сезнең исем
Үлемсезгә инде әйләнде.
Сезнең өчен бөек һәйкәл булып,
Мәңге яшәр Җиңү бәйрәме.
Бер сыныгын күрсәм икмәккәйнең
Исраф булып аунап ятканын,
Искә төшә шул чак бакча буйлап
Туң бәрәңге җыйган чакларым.
Оныта алмам ачлык ачылыгын,
Искә төшеп һаман ачынам.
Ул елларда күпме күз йомылды
Күрәлмичә ипи валчыгын.
Алыштырмам аны алтынга да,
Карыным ачса, җанны көйдерә.
Яшәргә көч-куәт кирәклеге,
Ипекәйгә башны идерә.
Кояш нурын эчкән, шаулап үскән
Башакларның исе икмәктә.
Биргән көчең кешеләрдән күчсен
Игелекле изге хезмәткә!
Ипекәйсез көннәрем карангы,
Якты кояш нуры синдәдер.
Татыганга ачлык ачылыгын
Ипекәйнең тәмен сизәмен.
Табып булмас андый кешене—
Кем яратмый ашау-эчүне…
Мин яратам күкрәгемә кысып,
“Бисмилла”, – дип, икмәк кисүне!
Мең, мең рәхмәт сиңа, игенче,
Яшәү чыганагы бирүче!
Карын ач килеш башланмый бер эш,
Алда икмәк булырга тиеш!
Тәмләп ашыйк, кадерен белеп яшик,
Телик шаулап иген үскәнен!
Онытмасак иде: җан таләбе,
Ил терәге — Икмәк икәнен!
Сине зурлап инде ни әйтим?
Икмәккәем, син — кояшка тиң!

Онытмамын
Онытмамын, һич тә онытмамын,
Бөкрәйсәм дә еллар басудан.
Хәтерләүләр өзә үзәгемне,
Уйларыма батып ачынам.
Авылдашлар, яшьтәш, замандашлар,
Җан дусларым — сезне юксынам.
Егет булдыгыз да, югалдыгыз,
Канатлангач, очкан кош сыман.
Инде сезне төштә генә күрәм,
Их, өнемдә булсагыз иде.
Гомерем буе җанкаемда кайгы —
Әрнү булып калдыгыз инде.
Әле һаман каным сарка сыман
Сулкылдатып сыкрау ярамны.
Сезнең гомерегез бәһасына
Бөек Җиңү илгә яуланды.
Илем өчен бөек сезнең исем
Паркларда ташка басылган.
Шунда барып басып тын калам да,
Үзәк өзгеч моңга манчылам.
Арысландай асыл иркәйләрнең
Гомерләре яуда өзелгән.
Җиңү яулап ятып калганнарга
Истәлеккә һәйкәл төзелгән.
Илем, халкым өчен сезнең исем
Үлемсезгә инде әйләнде.
Сезнең өчен бөек һәйкәл булып,
Мәңге яшәр Җиңү бәйрәме.
Икмәк
Бер сыныгын күрсәм икмәккәйнең
Исраф булып аунап ятканын,
Искә төшә шул чак бакча буйлап
Туң бәрәңге җыйган чакларым.
Оныта алмам ачлык ачылыгын,
Искә төшеп һаман ачынам.
Ул елларда күпме күз йомылды
Күрәлмичә ипи валчыгын.
Алыштырмам аны алтынга да,
Карыным ачса, җанны көйдерә.
Яшәргә көч-куәт кирәклеге,
Ипекәйгә башны идерә.
Кояш нурын эчкән, шаулап үскән
Башакларның исе икмәктә.
Биргән көчең кешеләрдән күчсен
Игелекле изге хезмәткә!
Ипекәйсез көннәрем карангы,
Якты кояш нуры синдәдер.
Татыганга ачлык ачылыгын
Ипекәйнең тәмен сизәмен.
Табып булмас андый кешене—
Кем яратмый ашау-эчүне…
Мин яратам күкрәгемә кысып,
“Бисмилла”, – дип, икмәк кисүне!
Мең, мең рәхмәт сиңа, игенче,
Яшәү чыганагы бирүче!
Карын ач килеш башланмый бер эш,
Алда икмәк булырга тиеш!
Тәмләп ашыйк, кадерен белеп яшик,
Телик шаулап иген үскәнен!
Онытмасак иде: җан таләбе,
Ил терәге — Икмәк икәнен!
Сине зурлап инде ни әйтим?
Икмәккәем, син — кояшка тиң!
Әзерләде: Нәҗип Хисмәтуллин, сугыш ветераны.
Похожие новости:
-
04.07.2015: Җәмгыять тормышы
Әтием истәлеген хөрмәтләп
-
23.05.2015: Район яңалыклары
Ветераннар хөрмәтенә күркәм тантана үткәрелде
-
08.05.2015: Котлаулар
Бөек Җиңүнең 70 еллык бәйрәме белән!
-
11.04.2015: Район яңалыклары
Йөрәкләргә сеңгән сугыш уты
-
19.03.2015: Район яңалыклары
Бер кем дә онытылып калмасын иде