» » Егетләр китә хезмәткә

Егетләр китә хезмәткә

7-04-2016, 16:43 | Район яңалыклары | Просмотров: 321 | Комм.: 0
Егетләр китә хезмәткә
1 апрельдән Русиядә 1989-1998 елда туган егетләрне хәрби хезмәткә чакыру башланды. Быел Русия буенча 150 меңгә якын егет армия сафларына алыначак. Башкортстаннан 5300дән артык кеше Кораллы Көчләрдә хезмәт итәчәк. Безнең районның 60ка якын егете дә изге бурычын үтәргә юлланачак. Районда хәрби хезмәткә чакыру буенча комиссия 1 апрельдән эшен башлап җибәрде. Аның составында комиссия рәисе Г.Ф. Крюков, комиссия рәисе урынбасары А.Х. Хәбиров, ДОСААФ вәкиле Ф.З. Гайнетдинов, мәшгульлек үзәге рәисе А.Г. Зәйнетдинов, район мәгариф бүлеге методисты Э.М. Биглова, эчке эшләр бүлеге вәкиле Р.Р. Якупов, табибә З.Л.Фәхретдинова һәм комиссия сәркатибе А.В.Газизова булачак солдатлар белән әңгәмә үткәреп, теләк-наказларын җиткерә.
Район хәрби комиссариаты начальнигы А.Х. Хәбиров хәбәр итүенчә, быел 250ләп егет комиссия үтәчәк, бу чара 15 июльгә кадәр дәвам итәр дип планлаштырыла. Шунысы игътибарга лаек: хезмәткә алыначак егетләребезнең сәламәтлеге елдан-ел яхшыра бара. Медицина хез-мәткәрләренең бу мәсьәләгә җитди карап, булачак ил сакчыларының сәламәтлеген җентекле тикшерүе һәм вакытында дәвалау курслары үткәрүе уңай нәтиҗәләр бирә. Шулай ук һөнәри белем алу буенча да үсеш күзәтелә. Димәк, Русия Кораллы Көчләрендә физик яктан сәламәт һәм тирән белемгә ия булучы илебезнең чын ватанпәрвәрләре хезмәт итәчәк. Илебез иминлеген саклаячак ир-егетләребезгә уңышлар телибез.

Әзерләде: Рәсимә Мөхәммәдиева.

Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: