» » Җитезлектә, кыюлыкта көч сынашып

Җитезлектә, кыюлыкта көч сынашып

1-03-2016, 10:26 | Район яңалыклары | Просмотров: 348 | Комм.: 0
Җитезлектә, кыюлыкта көч  сынашып
23 февраль – чын ир-егетләр бәйрәме ул. Изге бурычын үтәгән, я булмаса әлеге көндә илебез киңлекләрендә, чикләрендә хәрби хезмәттә булучылар һәм хәрби хезмәткә чакырылучылар билгеләде бу көнне.
19 февраль көнне 85 санлы Чакмагыш һөнәрчелек лицейның спорт залында булачак солдатлар өчен спорт уеннары үтте. Аны БР Чакмагыш районы хәрби комиссариаты яшьләр эшләре, физик культура һәм спорт комитеты, ДОСААФның урындагы бүлекчәсе һәм 85 санлы һөнәрчелек лицей җитәкчелеге белән берлектә оештырды. Биредә 5 төр буенча ярышларда 43 егет катнашты. Һөнәрчелек лицее һәм Чакмагыш беренче урта мәктәбе укучылары үзләрен чын егетләр итеп күрсәтте, мәргәнлектә (пневматик винтовкадан ату), “АК-74” автоматын сүтеп җыю, противогаз кию, гер күтәрү, физик көч, җитезлек, кыюлык таләп иткән ярышларда үзләрен сынап карады һәм нәтиҗәдә шәхси һәм команда беренчелегендә җиңүләргә иреште. 5әр егеттән торган 8 команда оешты. Шәхси беренчелектә иң күп призлы урыннарны яулаган лицейның 202нче төркеме егетләре үз командаларына җиңү китерде һәм алар I урынга чыкты, 203нче төркем егетләре – икенче, 102нче төркем укучылары өченче урыннарны бүлеште.
Шәхси беренчелектә спортның һәр төре буенча да призлы урыннарны яулаган Динар Әхмәдиевка тиңләшүче булмады. Икенче урында – шушы ук мәктәптән Ильвен Вәлиев. Чакмагыш беренче урта мәктәбендә белем алучы бу егетләрдә хәрбиләрчә дисциплина, кыюлык, җитезлек сизелеп тора. “Һәр биремне зур теләк, намус белән үтәп, укуда да, җәмәгать эшләрендә дә алдан баралар бу укучылар”, – ди алар турында Чакмагыш беренче урта мәктәбенең тормыш хәвефсезлеге укытучысы Ф.С. Смаков. Өченче урында – лицейның 202нче төркеме укучысы Рузил Мөхәмәтҗанов. Мәргәнлектә Рузилдән дә остасы булмады бу көнне. Рузил дә һәряклап тырыш, үзаллы һәм булачак һөнәренең серләрен тиз үзләштерүче буларак күпләрнең игътибарын җәлеп итте. Мәргәнлектә икенче урын Ильвен Вәлиевка (Чакмагыш беренче урта мәктәбе), өченче урын лицейның 203нче төркеме укучысы Илмир Гомәровка бирелде. Беләк көче ярдәмендә күтәрелү (подтягивание) буенча Илдус Исламов (302нче төркем) – беренче, Динар Әхмәдиев (Чакмагыш беренче урта мәктәбе) – икенче, Ренат Әбдиев (102нче төркем) өченче урыннарны яуладылар. Гер күтәрүдә 302нче төркем укучысы Алмаз Габдиев иң көчлесе дип табылды. Азамат Хаҗиәхмәтов (302 төркем) – икенче, Салават Казыйханов (402нче төркем) өченче урыннарга лаек булдылар. Противогаз киюдә Чакмагыш беренче урта мәктәбе егетләре иң җитезләре булып чыкты. Динар Әхмәдиев белән Ильвен Вәлиев беренче һәм икенче урыннарны бүлештеләр. 102нче төркемнән Данис Гаскәров өченче урынны яулады. Автоматны сүтеп җыюда да Чакмагыш беренче урта мәктәбе укучылары Динар Әхмәдиев һәм Юлиан Сәлимов иң өлгелеләре булып, беренче һәм икенче урыннар өчен ярыштылар. 302 төркем укучысы Алмаз Габдиев бик азга гына калышып, өченче урынга чыкты. Егетләрнең уңышларын шулай ук “Вымпел” патриотик клубы җитәкчесе, балалар иҗаты үзәге педагогы И.Д.Гаскәров та бәһалады. Ул җиңүчеләрне Дүртөйле шәһәрендә үтәчәк төбәкара ярышларда катнашып, зур уңышлар яуларга өндәде.
Гомумән, булачак солдатларыбызның әнә шундый ярышларда сынатмавы илебезнең иминлеген, тынычлыгын тәэмин итүдә зур ышаныч-өмет тудыра. Җиңүчеләргә бүләкләр, грамоталар тапшырылды.

Михаил Файрушин,
район хәрби комиссариатының хезмәткә чакыру бүлекчәсе җитәкчесе.



Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: