Диспансерлаштыру — сәламатлек нигезе
31-01-2017, 09:55 | Төрлесеннән | Просмотров: 303 | Комм.: 0
«РГС-Медицина» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең Башкортстан Республикасындагы филиалы 2017 елда 21, 24, 27, 30, 33, 36, 39, 42, 45, 48, 51, 54, 57, 60, 63, 66, 69, 72, 75, 78, 81, 84, 87, 90, 93, 96, 99 яшьләре тулган страховкаланган кешеләргә диспансерлаштыру үткәреләчәге турында хәбәр итә.
Бөек Ватан сугышы һәм сугыш хәрәкәтләре инвалидлары, шулай ук гомум авырулар, эшләгән вакытта имгәнү һәм башка сәбәпләр нәтиҗәсендә инвалид булганнар, Бөек Ватан сугышында катнашучылар, «Блокадада тотылган Ленинградта яшәгән кешегә» билгесе белән бүләкләнгәннәр, икенче бөтендөнья сугышы вакытында фашистлар һәм аларның союздашлары төзегән концлагерьларның, геттоларның, башка мәҗбүри тотылу урыннарының элекке балигъ булмаган тоткыннары, ничә яшьтә булуларына карамастан, ел саен диспансерлаштыру үтә.
Диспансерлаштыру гражданнарның сәламәтлеге торышын тирәнтен тикшерүгә, шул исәптән берничә белгеч тарафыннан табиб тикшерүенә һәм тикшеренүнең кирәкле ысулларын куллануга юнәлтелгән чаралар комплексыннан гыйбарәт.
Диспансерлаштыруның төп максаты — Русия Федерациясе халкының инвалид һәм вакытыннан алда вафат булуының төп сәбәпчесе булган авыруларны, шулай ук аларның барлыкка килүенең төп факторларын башлангыч чорында ачыклау.
Диспансерлаштыру мәҗбүри медицина страховкалавы полисын һәм паспортны күрсәткәннән соң страховкаланган кеше беренчел медицина-санитария ярдәме алыр өчен беркетелгән медицина оешмасында (поликлиникада) түләүсез үткәрелә.
«РГС-Медицина» җәмгыяте белдерүенчә, 2017 ел дәвамында диспансерлаштыру үткәреләчәк урын һәм көн турында мәгълүмат страховкаланган кешеләргә страховкалаучы вәкилләр тарафыннан смс-хәбәрләр, телефон аша шалтыратып, почта аша хат җибәреп һәм башка ысуллар белән аларның бәйләнешкә керү өчен калдырган телефонын яисә адресын кулланып җиткереләчәк.
Мәгълүмат бирү диспансерлаштырылырга тиешле кешеләр исемлеген медицина оешмалары белән килештергәннән соң чират буенча үткәреләчәк.
Страховкаланган кешеләр диспансерлаштыру белән бәйле сораулар буенча җентекле мәгълүматны «РГС-Медицина» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең Башкортстандагы филиалы бәйләнеш үзәге телефоны 8-800-7758590 буенча ала ала. 452200, Республика Башкортостан, Чекмагушевский район, с.Чекмагуш, ул.Ленина, д.76, тел.: 7 (34796) 3-19-70

Лицензия ЦБ РФ ОС № 3676 — 01 от 1 июня 2015 г. Серия 01 № 002057. Реклама.
Похожие новости:
-
24.11.2016: Төрлесеннән
Яшь фельдшерларга пособие бүленәчәк
-
17.05.2016: Район яңалыклары
Камиллекнең юктыр чикләре…
-
04.04.2015: Район яңалыклары
Исемнәрен искә алабыз
-
07.02.2015: Җәмгыять тормышы
Көрчеккә каршы – бергәләп!
-
30.01.2015: Район яңалыклары
Уяу булыйк, җәмәгать!