Камиллекнең юктыр чикләре…
17-05-2016, 10:11 | Район яңалыклары | Просмотров: 297 | Комм.: 0
Күптән түгел Уфада медицина массажы һәм СПА-массаж буенча V ачык чемпионат үтте. Аны “Башкортстан Республикасы массаж ясаучылар ассоциациясе” республика Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм массаж ясаучыларның Милли федерациясе (Мәскәү шәһәре) ярдәмендә оештырды.
Шунысын да билгеләп үтү артык булмас: республика ассоциациясенә якташыбыз, үз эшен барлык нечкәлекләренә кадәр белгән райондашыбыз Рөстәм Ринат улы Габдуллин җитәкчелек итә. Аның тырышлыгы белән оештырылган әлеге зур чара югары дәрәҗәдә үтте, жюри әгъзалары да, катнашучылар да аңа зур бәһа бирде. Конкурсантлар арасында дустанә мохит, теләктәшлек, күтәренке атмосфера хөкем сөрде. Бәйгегә тагын да бер райондашыбыз — республика медицина даирәсендә абруйлы табибә Лира Тәлгать кызы Гыйльметдинова шәрәф-ле кунак сыйфатында чакырылган иде.
Чемпионат ике турда үтте. Беренче, сайлап алу туры 16 апрельдә уздырылган иде. Сайлап алу турын үткәннән соң финалда безнең районнан 2 кеше катнашып, һөнәри осталыгын дәлилләде. Массажның медицина төре буенча Рая Мәсәлимова уңышлы чыгыш ясады: ул бик күп балл җыеп, икенче урынны яулады. Аның һөнәри осталыгына һәм сәхнә чыгышына югары бәһа биреп, жюри рәисе, милли федерация рәисе А.И.Серченко аерым тукталып котлады һәм Сочида үтәчәк гомурусия конкурсында катнашырга чакырды. Һәвәскәрләр төркемендә көчен сынаган Айсылу Дилмөхәммәтова “Оста – остага” (“Мастер – мастеру”) номинациясе призы белән бүләкләнде. Аларны бу зур бәйгегә район үзәк дәваханәсенең балалар табиб-хирургы һәм рентгенолог Азамат Әдип улы Латыйпов әзерләде. Ул берничә ел инде махсус курсларда райондашларны массаж ясау серләренә төшендерә. Хәзер инде бу курсларда чакмагышлылар гына түгел, тирә-як районнардан да килеп укыйлар, өйрәнәләр. Табиб үз белемен даими камилләштерә, Русиядәге генә түгел, якын чит илләрдә үткәрелгән тренинг-семинарларда актив катнашып, медицинаның бу өлкәсендәге яңалыкларны үзләштерә бара һәм үзе белгәннәр белән теләп уртаклаша.
Массаж – дәвалану курсын тулыландырып торучы мөһим чара. Гасырлар дәвамында килгән бу дәва төре башта халык медицинасында, хәзер инде традицион дәвалау ысулы буларак үзенчәлекләрен һәм мөһимлеген югалтмый, киресенчә, вакыт үткән саен киңрәк кулланыла. Заманыбыз шундый: күпчелек эшләр автоматлаштырылган, заман техникасы кулланылышка күбрәк кергән саен, кешеләр әзрәк хәрәкәтләнә. Көн дәвамында компьютер артында утыру яисә башка эшне утырып эшләү, җәяү йөрмәү – болар барысы да сколиоз, остеохондроз кебек авыруларга, арка-умыртка сөякләренең үзгәрүенә китерә. Боларны кисәтү өчен сәламәт тормыш рәвеше алып бару белән беррәттән даими рәвештә массаж ясату да мөһим.
Әзерләде: Рәзилә Арсланова.
Похожие новости:
-
14.05.2016: Район яңалыклары
Хезмәт төбе – олы хөрмәт
-
24.03.2016: Төрлесеннән
Беркемне дә аямый
-
19.09.2015: Спорт
Русия чемпионатында катнашу хокукына ия булып
-
11.04.2015: Котлаулар
Котлыйбыз
-
07.02.2015: Җәмгыять тормышы
Көрчеккә каршы – бергәләп!