» » Беркемне дә аямый

Беркемне дә аямый

24-03-2016, 12:15 | Төрлесеннән | Просмотров: 422 | Комм.: 0
24 март – Туберкулезга каршы көрәш көне
Бу көн Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы белән Халыкара туберкулезга һәм үпкә авыруларына каршы көрәш союзы тарафыннан 1982 елдан башлап билгеләнә.
Туберкулез – йогышлы чир. 1991 елга кадәр безнең илдә аның белән авыручылар саны нык азайды, чөнки планлы рәвештә туберкулезга каршы ясалган прививкалар уңай нәтиҗәләр күрсәтте. Ләкин социаль һәм икътисади үзгәрешләр бу чирне төбе-тамыры белән корытырга һич ирек бирми…
Соңгы елларда Русиядә туберкулез белән авыру очраклары кими. Башкортстанда бу җәһәттән хәлләр тагын да яхшырак. Авыру очраклары соңгы 3 ел дәвамында 1,5 процентка азаеп, 2014 елда һәр 100 мең кешегә 38,7 авыручы теркәлгән. Русиядә исә бу күрсәткеч 53,4 булган.
Шунысы куандыра, республикада балалар арасында туберкулез белән авыру күренеше бик сирәк. 2014 елда 4 очрак теркәлгән. Һәр 100 мең балага чирләүчеләр саны 3,9 очрак туры килә, махсус исәптә 29 бала тора. Бу авырудан вафат булучы сабыйларның булмавы аеруча сөенечле.
Әлеге куркыныч чирне бөтенләй юк итәргә комачаулаучы тагын да бер фактор – ул ВИЧ-инфекцияле авырулар саны артуы. Бу тотрыксыз категория авыруга аеруча тиз бирешүчән. Әгәр иммунитеты түбән икән, туберкулез сәламәт дип исәпләнгән кешеләрне дә урап узмый. Хроник чирләр, начар туклану, даими рәвештә спиртлы эчемлекләр куллану да чиргә булышлык итә. Шунысын ассызыклар идем: туберкулездан җәфа чигүчеләрнең 96 проценты – тәмәке тартучылар!Республикада бу авыруга дучар булучылар саны төрмәләрдән азат ителүчеләр, мигрантлар, сукбайлар исәбенә дә арта. Шушы диагноз куелган кешеләр арасында дәваланырга теләмәгән, дәваханәдә режимны бозучылар очравы аяныч. Бу аеруча иректән мәхрүм ителү урыннарыннан азат ителүчеләргә кагыла. Мәсәлән, узган елда 300 шундый кешенең тик 274е генә исәпкә баскан. Ә бит алар тирә-яктагылар өчен зур куркыныч тудыра, чөнки бик күп туберкулез микобактерияләре бүлеп чыгара. Ә инде чит тарафлардан килгән мигрантлар дәваланырга үз илләренә озатыла. Туберкулез белән авыручыны дәвалау бик кыйммәткә төшә: авыруның катлаулануына карап, 100 мең сумнан алып 1,5 миллионга кадәр җитә. Әлеге вакытта илдә хакимлек иткән икътисади кризис вакытында авыручылар саны артып китәргә дә мөмкин. Ләкин дәүләт аны профилактикалау һәм дәвалау өчен финанслауны киметүне планлаштырмый.
Туберкулез микроблары авырудан сәламәт кешегә күп очракта (85-95 процент) тын юллары аша үтеп керә. Авыру ютәлләгәндә, төчкергәндә, хәтта сөйләшкәндә алар төкерек белән һавага бүленеп чыга һәм аны сулаган сәламәт кешенең тын юлларына үтеп керергә мөмкин. Шунысы мөһим: организм җитәрлек дәрәҗәдә инфекциягә кар-шы тора алганда, иммунитет һәм нерв системасы (ул барча саклану механизмына идарә итә) сәламәт, көч-ле булганда һәр кеше дә туберкулез йоктырмый. Әгәр инде организм көчсез икән, тын юлларына эләккән микроблар үрчеп китә һәм үпкәдә ялкынсыну башлана. Шулай ук микобактерияләр азык-төлек аша да күчүе ихтимал. Башкача да була: мәсәлән, авыру кеше какырыгын идәнгә яки җиргә төкерсә, какрык кибә, аннан тузан белән һавага күтәрелеп, киемгә, мебельгә куна, шушы тузанлы һәм микроблы һаваны сәламәт кеше суласа, аның да чир эләктерү куркынычы арта. Эчкечелек, артык нык ару-талчыгулар, еш аборт ясату, начар туклану да авыруның килеп чыгуына булышлык итә.
Туберкулез билгеләре
Кайсы бер очракта ул сиздерми, әкрен башлана. Тиз ару, аппетит һәм йокы начарлану, көчле булмаган ютәл кебек билгеләр күзәтелергә мөмкин. Бу бик күп авыруларга хас булган симптомнар булу сәбәпле, кешеләр башта моңа игътибар итми. Кайвакыт туберкулез кискен башлана: тән температурасы 38-39 градускача күтәрелә, хәл бетә, ютәл көчәя, ютәлләгәндә какрык килә башлый. Авыру төнлә тирләп уяна, грипп яки үпкә ялкынсынуы башланган дип хаталана. Туберкулез еш кына кан төкерү белән дә башланырга мөмкин. Туберкулезны үпкә чире дип кенә карарга ярамый, ул тоташ организм авыруы. Шуңа да ул комплекслы дәвалана.
Авыруны искәртү өчен
Туберкулезны профилактикалауда иң мөһим ысуллар – вакциналау һәм профилактик тикшерүләр. Өлкәннәрдә чирне иртә стадиядә ачыклау өчен иң актуаль юл булып бүген дә флюорография кала. Аны ике елга бер тапкыр үтү мөһим. Балалар һәм үсмерләргә Манту пробасыннан тыш, яңа диагнозлау ысулы – Диаскинтест дигән махсус эремә инъекциясе уңышлы кулланыла.
Әлеге мәкерле чирдән саклану өчен сәламәтлеккә игътибарлы булу, сәламәт яшәү рәвеше алып бару, дөрес туклану һәм спорт белән шөгыльләнү мөһим. Иммунитетны күтәрү, чирле кешеләр белән аралашмау, гигиена таләпләрен төгәл үтәү – болар барысы да мөһим искәртү чаралары булып кала.

Фәрид Исхаков,
район үзәк дәваханәсенең
табиб-фтизиатры.



Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: