“Чакмагышлылар сәламәт яшәү рәвешен сайлый”
20-10-2015, 10:45 | Район яңалыклары | Просмотров: 509 | Комм.: 0
Шундый исем белән район мәдәният йортында наркотиклар, тәмәке тарту һәм спиртлы эчемлекләр куллануга каршы акция үткәрелде. Анда мәктәп укучылары, яшьләр үзәге белгечләре, район мәдәният йорты хезмәткәрләре катнашты. Чара волонтерларның сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаган чыгышы белән башланып китте. Илебезгә зур куркыныч тудырган наркоманиягә каршы һәр җирдә ныклы көрәш алып барыла. Яшүсмерләрнең тизрәк зур үсәселәре килеп, тәмәке тартуы, спиртлы эчемлекләр куллануы, наркотикларны татып каравы – һәммәсенең азагы күңелсез хәл белән тәмамлана. 1 грамм наркотик аркасында дуслык җепләре өзелә, гаилә таркала, кешенең акыл һәм физик үсеше туктала, сәламәтлегенә зыян килеп, хәтта үлемгә дучар була. Мондый хәлләргә тарымас өчен акылны эшкә җигеп, начар уй-фикерләрдән азат булырга, үз-үзеңә, үзеңнең көчеңә ышанырга, киләчәккә өмет-ышаныч белән карап, йөрәгеңдә ут кабызып яшәргә кирәк. Әйләнә-тирәбезгә игътибарлы булып, үлем сатучы явыз кешеләрнең бозык эшләренә, наркотик сатып алучы яшүсмерләргә битараф булмаган очракта гына бу афәттән котылу юлларын табарга мөмкин. Очрашуга Чакмагыш районы имам-мөхтәсибе Галим Фәдис улы Шакиров та килде.
“Милләт рухы – дин. Динсез безнең бөтен кыйммәтләребез дә юкка чыга, барысы да Аллаһы Тәгаләгә буйсына. Саклаучы да, яклаучы да – дин. Иң мөһиме – кеше бар яклап та сәламәт булырга тиеш: гәүдәсе , йорты, гаиләсе. Ул яшәгән җәмгыять тә сәламәт булырга тиеш. Динебездә хәләл һәм хәрам дип аталган төшенчәләргә зур игътибар бирү мөһим. Хәрам – Аллаһы Тәгалә тарафыннан тыелган, ә хәләле – рөхсәт ителә торган дигәнне аңлата. Рух байлыгы бүгенге көндә, кызганычка каршы, кимеп бара. Бозыклык кылмагыз, ул чиргә китерә. Аллаһ кушканнарга буйсынмаган кешеләр бәлагә юлыга. Динсез тормыш-тормыш түгел, без һәрберебез дә иманыбызны сакларга тиешбез. Теге яки бу проблемалар килеп туса, кайсыберәүләр исемнәрен алыштыра. Ләкин исемне алыштырып кына проблема хәл ителми, Аллаһ рәхмәтеннән читләшмәскә кирәк. Динсез кеше – көчсез кеше ул. Шуңа да бүгенге көндә үз-үзеңне кулга алып, Аллаһы биргән матур дөньяның кадерен белеп, бу тормышка сөенеп, хезмәт яратып, хәләл ризыклар гына кулланып яшәргә кирәк. Киләчәктә дә илебезнең белемле, акыллы, тормышны сөйгән матур егетләр һәм кызлары булып, сау-сәламәт яшәвегезне телим”, – диде. Сүзне дәвам итеп, чараны алып баручы район мәдәният йортының балалар белән эшләү буенча методисты Роман Илшат улы Сабиров һәр кешедә нинди дә булса иҗади сәләт барлыгын, бары тик ул сәләтне үстерергә кирәклеге турында әйтте һәм сәхнәгә Чакмагыш беренче урта мәктәбе укучысы Гөлнур Гыйльванованы чакырды. Ул үзе иҗат иткән “Соңгы сулыш” шигырен укып ишеттерде, шигырь юллары аша яшьтәшләренә мөрәҗәгать итте, бер генә тапкыр бирелгән гомернең кадерен белергә чакырды.
Наркотик куллануның җәмгыятьтән аерып, нинди авыр чиргә, афәткә, үлемгә китергәнен күрсәткән видеофильмны карагач, залда утыручыларның һәркайсы үзенә нәтиҗә ясамый калмагандыр, мөгаен. Нәтиҗәсе бер генә – беркайчан да төшенкелеккә бирелмәскә, тормышны яратырга, үз-үзеңне тәрбияләргә, оптимист булырга кирәк.
Тормышыбыздагы шундый ямьсез күренешләргә каршы һәр җирдә көрәш бара, җинаятьчелеккә каршы көрәш органнары, полиция, киң җәмәгатьчелек активлык күрсәтә. Әлбәттә, закон тарафыннан наркотик таратучы, аны ясаучы кешеләргә (кеше дип атап буламы икән?) карата каты җәза каралган. Җинаять кодексының төрле статьялары белән район прокуроры ярдәмчесе Вадим Наил улы Шәвәлиев таныштырды. Кызганычка каршы, күңелсез күренешләр безнең районны да читләп узмады. Яшүсмерләр арасында тәмәке тарту, спиртлы эчемлекләр куллану очраклары теркәлде. Аларны кисәтү, бетерү, яшүсмерләргә ныклы контроль булдыру, әти-әнисе, туганнары, якыннары белән даими аралашып тору һ.б. белән район хакимиятенең балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе җаваплы секретаре Гөлдәр Тимерҗан кызы Имангулова таныштырды. Мәдәният йорты хезмәткәре Гөлнара Шәймиева “Тип, йөрәгем” җырында яшәү дәрте, матур тормыш елларын чагылдырды, яшүсмерләрне тормыштан бары тик позитив энергия алып яшәргә чакырды.
Муниципаль район хакимиятенең наркотикларга каршы көрәш комиссиясе секретаре Светлана Фларис кызы Шакирова безнең районда тәмәке тарту, спиртлы эчемлекләр һәм наркотикларны куллануга каршы башкарылган эшләргә тукталды, бу эштә һәр кешенең дә уяу, бердәм булына басым ясады. Фидан Бикмурзинның шушы чарага багышлап язган “Дуслар” җыры беренче тапкыр яңгырады. Автор үзенә генә хас тавыш-моңы белән җырына тирән мәгънә биреп башкарды. Мондый чара-акцияләр, төрле һөнәрләр ияләре, яшьләр белән очрашулар, волонтерлар хәрәкәте, концертлар, спорт уеннары даими үткәрелә. Яшьләр, яшүсмерләр, бөтен кешелек сәламәт яшәү рәвешен сайлый! “Без – бердәм, без – көчле, без – талантлы”! Нәкъ шушы сүзләрне дәлилләп, чараның соңында Балалар иҗат үзәгендә шөгыльләнүче укучылар спорт биюе башкарды.
Әзерләде: Лиана Ханмурзина.
Похожие новости:
-
08.10.2015: Район яңалыклары
Наркотикларга каршы җитди көрәш алып барыла
-
08.10.2015: Район яңалыклары
Яшьләрне заман афәтләреннән курчалап калыр өчен
-
14.07.2015: Кеше һәм хокук
Наркотикларга каршы бергәләп көрәшәбез
-
07.03.2015: Район яңалыклары
Бала тәрбияләү – ата-ананың иң изге бурычы
-
05.03.2015: Район яңалыклары
Олы йөрәкле ата-аналар җыелышы