“Үсмер. Гаилә” операциясе бара
19-01-2016, 10:34 | Район яңалыклары | Просмотров: 353 | Комм.: 0
Башкортстан Эчке эшләр министлыгы балиг булмаган балаларга карата кылынган җинаятьләр саны артуга борчылу белдерә.
2015 ел йомгаклары буенча, республикада андый балаларга карата кылынган 2921 хокук бозу очраклары теркәлгән. Бу күңелсез хәлләргә анализ андый җинаятьләрнең күбрәк әти-әниләре беркайда да эшләмичә, эчкечелек һәм наркомания белән мавыккан гаиләләрдә кылынуын күрсәтә. Мәсәлән, узган елда балиг булмаган үсмерләрнең законлы вәкилләре, ягъни әти-әниләре тарафыннан 1156 җинаять балаларына каршы кылынган, бу исә алдагы елдагыдан 172 очракка арта төшүен күрсәтә. 1085 җинаять яңа туган һәм әле бик бәләкәй сабыйларга каршы кылынган.
Имин булмаган гаиләләрдәге хәлләрне яхшырта төшү, балиг булмаган үсмерләрне җинаятьчел кул сузулардан курчалау, аларның гомерен һәм сәламәтлеген саклау максатында агымдагы елның 18-28 гыйнвар көннәрендә районыбызда “Үсмер. Гаилә” оператив-профилактик операциясе бара. Әлеге чорда үсеп килүче буын мәнфәгатьләрен кайгыртучы органнар вәкилләре хокук тәртибен саклаучы хезмәткәрләр белән берлектә “имин булмаган” гаиләләрдә булып, төрле кисәтү-искәртү эшләре алып барачак, балаларның көнкүреше белән танышачак, сабыйларына тиешле тәрбия бирүдән читләшүче ата-аналар белән эшчәнлек алып барачак.

Гөлнара Гәрәева,
район эчке эшләр бүлегенең балиг булмаган балалар белән эшләү төркемнең өлкән инспекторы,
полиция майоры.

Похожие новости:
-
17.10.2015: Район яңалыклары
Бердәм эшләсәк кенә
-
27.06.2015: Район яңалыклары
“Мәк – 2015” операциясе бара
-
25.06.2015: Район яңалыклары
Уртак көч белән генә җиңеп була
-
07.03.2015: Район яңалыклары
Бала тәрбияләү – ата-ананың иң изге бурычы
-
05.03.2015: Район яңалыклары
Олы йөрәкле ата-аналар җыелышы