Хезмәт төбе – олы хөрмәт
14-05-2016, 09:13 | Район яңалыклары | Просмотров: 339 | Комм.: 0
Май бәйрәмнәре – Яз һәм Хезмәт, Бөек Җиңү көне уңаеннан муниципаль район хакимиятенең кече утырышлар залында, күптәнге традиция буенча, районыбызда халык хуҗалыгының төрле тармакларында хезмәт салучы алдынгыларга хөрмәт күрсәтелде. Әлеге залга фидакарь хезмәтләре белән районыбызның казанышларын арттыручылар җыелган иде. Муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыпов зур канәгатьлек хисе белән аларга лаеклы бүләкләрен тапшырды.
Районыбызның иң зур бүләге – Башкортстан Республикасы Чакмагыш муници-паль районының Почет грамотасына 8 райондашыбыз лаек булды:
Фәнис Фидан улы Әмирханов “Башкортстан Республикасы” Нәшрият йорты дәүләт унитар предприятиесе филиалы – Чакмагыш мәгълүмат үзәге директоры вазифасында хезмәт сала, “Чакмагыш чаткылары” әдәби иҗат берләшмәсе, Русия Федерациясе һәм Башкортстан Республикасы Журналистлар союзлары әгъзасы. Ул үзен һөнәри дәрәҗәдә бер үк вакытта татар, башкорт һәм рус телләрендә иҗат итүче талантлы журналист һәм язучы итеп танытты. Район “Игенче” гәзитенең мөхәррире буларак, аның битләрендә Чакмагышның иҗтимагый-сәяси эшчәнлеген даими яктырта баруны оештыра, җәмәгать тормышында да актив катнаша. Берничә ел инде район башкортлары корылтае башкарма комитеты рәисе вазифасын да уңышлы алып бара. Күпьеллык намуслы хезмәте һәм 50 яшьлек юбилее уңаеннан бүләкләнде.
Дарвин Нәгыйм улы Бакиров – районда сәламәтлек саклау өлкәсе ветераны, табиб-хирург һәм уролог та. 43 ел хезмәт стажының 37 елын Чакмагыш үзәк район дәваханәсендә фидакарь хезмәттә үткәрде. Югары квалификацияле белгеч, яшьләрнең акыллы остазы, Башкортстан Республикасының сәламәтлек саклау отличнигы буларак, районыбыз халкының сәламәтлеген саклау һәм ныгытуга лаеклы зур өлешен кертте. Рәхмәтле пациентларның изге теләкләренә районның иң югары бүләге дә өстәлде.
Мөдәрис Хәмәтҗан улы Гафаров – җаваплылыгы чикләнгән “Бәхтизин” җәмгыяте директоры. Озак еллар мәгариф системасында хезмәт салды, Башкортстан Республикасының халык мәгарифе отличнигы исемен йөртә. Муниципаль район хакимиятенең физик культура һәм спорт комитеты рәисе вазифасын да өлгеле башкарды. Кайсы гына өлкәдә эшләмәсен, аны хезмәт сөючәнлек, принципальлек кебек сыйфатлар аерып тора. Бүген аның күпкырлы белеме һәм бай тормыш тәҗрибәсе авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе буларак кулланылыш тапты. Әлеге бүләк 60 яше тулу хөрмәтенә һәм фидакарь хезмәтләренә олы бәһа булып тора.
Рәвидә Фәрит кызы Гыйлемханова – Чакмагыш торак-коммуналь хуҗалыгы җитештерү идарәлегенең нормалаштыру һәм хисап эшчәнлеге буенча белгече. Чакмагыш күчмә механикалаштырылган колоннасында, артабан торак-коммуналь хуҗалык тармагында эшләү дәверендә хезмәтен бөтен нечкәлекләренә кадәр белүче оста белгеч, инициативалы хезмәткәр итеп танытты. Аның кебек тырыш хезмәткәрләрнең эшчәнлеге аркасында предприятие югары казанышларга ирешә, сыйфатлы һәм ышанычлы хезмәтләр күрсәтә дә. Югары һөнәри осталыгы һәм күп еллар намуслы хезмәте өчен бүләкләнде.
Рөстәм Ринат улы Мусин – җаваплылыгы чикләнгән “ЖилкомСервис” җәмгыяте директоры. 13 ел торак-коммуналь хуҗалык тармагында хезмәт салып, үзен әлеге өлкәдә реформалаштыру мәсьәләләрен яхшы белүче, күпкатлы йортларны хезмәтләндерү сыйфатын яхшырта баручы белгеч итеп күрсәтте. Коллективта һәм Иске Калмаш авылы халкы арасында олы абруйлы, урындагы авыл биләмәсе Советы депутаты булып тора. Фидакарь хезмәте өчен олы бүләккә лаек булды.
(Мәкаләнең дәвамы белән безнең гәзит битләрендә таныша аласыз)
Похожие новости:
-
21.01.2016: Котлаулар
Котлыйбыз!
-
08.05.2015: Муниципаль район хакимиятендә
Фидакарьлекләрен лаеклы бәһалап
-
30.04.2015: Район яңалыклары
Үзидарәлек органнары – халык мәнфәгатен яклаучы
-
28.02.2015: Муниципаль район хакимиятендә
Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы өченче чакырылыш муниципаль район Советының егерменче утырышы
-
18.12.2014: Муниципаль район хакимиятендә
Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районының өченче чакырылыш район Советының унсигезенче утырышы