Авылга ямь керде
4-02-2017, 08:00 | Төрлесеннән | Просмотров: 257 | Комм.: 0
Яңа Ихсан авылында район кулланучылар җәмгыятенең кибете районның кече авыл-ларында иң соңгылардан булып ябылды. Озак еллар эшләгән бу кибеттә бик күп уңган сатучылар бар тырышлыкларын биреп, халык өчен тырыштылар. Ул авылның аралашу-күрешү үзәге дә булды. Анда көн саен авыл халкы җыелып, кирәк-яраклар алып, яңалыклар алмашып, сөйләшеп-көлешеп аралашты. Авыл тарихында бу кибет якты эз калдырды.
Яңа Ихсан халкының күпчелеге – өлкән кешеләр, яшьрәк дигәннәре дә хәзер инде хаклы ялда. Кибетнең ябылуы барысын да борчуга салды. Төпкелдәге бәләкәй авылда, кибет тә булмагач, бөтенләй боегып, кечерәеп калгандай тоелды. Урамнар да тып-тын. Кибет булмагач, урамда күренүчеләр дә бик аз.
Барыбызның да сөенеченә, бу тынлык озакка бармады. Күрше авылның шәхси эшкуары Гүзәлия апа Гыйльманова Яңа Ихсанда кибет ачты! Шул көннән дөнья ямьләнеп китте. Авыл, элеккечә, гөрли башлады. Көн саен бу бинадан кеше өзелми. Барысының да йөзләреннән шатлык бөркелә. Монда бик күп көндәлек кирәк-яраклар: азык-төлек, җиләк-җимеш, савыт-саба – кыскасы, җаның ни тели, барысы да бар. Гүзәлия апага барыбыз да исәнлек-саулык телибез, аңа бик зур рәхмәтлебез. Кибет тә ябылмыйча, бик озак эшләсен иде, дибез. Чөнки авыл халкын җыеп, берләштереп торучы бер үзәк булса, ул яши, дигән сүз.
Азат Шәңгәрәев.
Яңа Ихсан авылы.

Похожие новости:
-
31.01.2017: Район яңалыклары
Боз кузгалды, алда – мөһим эшләр
-
06.12.2016: Район яңалыклары
Тайняшлыларга – заманча кибет
-
25.02.2016: Район яңалыклары
Әй, туган җир, Иске Бәшир, дөнья ямьләп яшьнә син!
-
27.06.2015: Район яңалыклары
Оҗмахка тиң мондый авыл кайларда бар соң тагын...
-
20.12.2014: Муниципаль район хакимиятендә
Бәяләрне йөгәнләп булырмы?