Боз кузгалды, алда – мөһим эшләр
31-01-2017, 10:00 | Район яңалыклары | Просмотров: 256 | Комм.: 0
Районның авыл биләмәләрендә “Җирле инициативаларны хуплау программасы” буенча җыеннар үткәрү тәмамланды. 20 гыйнварда шундый сөйләшүгә Үрнәк, Рапат, Калмашбаш, Иске Бәшир авыл биләмәләрендә җыелып, программада катнашу мөмкинлекләрен билгеләделәр.
Үрнәк авыл биләмәсе башлыгы Рәфис Фоат улы Мөхияров җирле инициативаларны тормышка ашыруга булышлык итү программасын гамәлгә ашырудагы тәҗрибәсе белән уртаклашты. Узган ел алар Киндеркүл авылы халкын күптән борчыган проблеманы күтәреп чыгып, урамнарны төнлә яктырту мәсьәләсен хәл иттеләр. “Бу җәһәттән 600 мең сумлык проект эшләнеп, шуңа авыл халкының 60 мең сумлык акчалата өлеше керде. 60 мең сумлык иганәчелек ярдәмен “Базы” авыл хуҗалыгы кооперативы идарәсе күтәрде, күренекле шәхесләр һәм эшкуарлардан 38 мең сум җыелды. Республикадан – 340, район бюджетыннан 65 мең сум акча бүленде. Быел да төпкел авыллар проблемасын хәл итәргә ниятләдек”, –дип сүзен дәвам итте ул.
Бәрдәслелеләр авыл уртасындагы яңа, якты клубта җыелып сөйләш-теләр, киңәшләштеләр. Авыл биләмәсендәге киеренкелек кичергән объектларны барлагач, алар берничә булып чыкты: Көсәкәй авылына – һәйкәл, үрнәклеләргә – юл, Бәрдәсле халкына су кирәк. Мөһимрәгенә, соңгысына тукталдылар. Кооператив идарәсе күпме кирәк, шул кадәр иганәчелек ярдәмен күрсәтәчәк, диелде. Авыл халкы белән дә акча кертү мәсьәләсе бәхәсләр тудырмый гына хәл ителде. “Республика җитәк-челеге мондый мөмкинлекләр бир-гәндә файдаланып калыйк, сусыз бер генә көн дә яшәп булмый. Ил җитәкчесе Путин да 5әр мең сум бүләк итте. Рәхмәт әйтеп, файдабызга тотыныйк”,– дип, бишәр мең сум күләмендә үз керемнәреннән акча-лата өлеш чыгарырга булдылар.
Бу күбрәк тоела, әлбәттә. Әмма миллион сумнан да кимрәккә су башнясы корып булмый. Халык аз яшәгән бәләкәй авылларда күбрәк өлеш чыгарырга туры килә. Чөнки конкурста җиңү өчен халыктан шушы проект суммасының уннан да ким булмаган процентын җыярга кирәк була.
Рәфис Фоат улы билгеләвенчә, авылда 60 йорт хуҗалыгы исәпләнә, аларда 73 кеше яши, дистәдән артыгы – балалар. Чыгышлардан сизелүенчә, авыл халкы тыныч һәм дустанә гомер кичерә. Авылны үз иткән, биредә төпләнеп, матур тормыш корган гаиләләр байтак. Буш йортларда да утлар кабыныр әле, дип өметләнә авыл халкы һәм моңа җирлек тә бар. Башкортстанның ерак районыннан бер яшь гаилә килеп яшәп киткән. Монда килгәч, өченчегә бәбиләре туган. Укытучы Рузидә Әхмәтова да: “Әле авылдагы 10 баланы Аблай авылына автобус белән йөртеп укытабыз. Алдагы елда 11 бала укыячак”, – дип канәгатьлек белән әйтеп куйды. Килгәннәрне читкә типми авыл халкы. Киресенчә, үз итеп торалар.
–Авылыбыз матур, авылдашларым тырыш, бик күркәм тормышта, муллыкта яшиләр. Буш өйләр бар, сатып алырга теләүче булса – әйтегез, тик тәртипле, эш сөя торган кешеләр булсын, хәрәм ризыктан ерак торсыннар. Мин шайтан белән дә күрше булып яши алам, әмма исерекне җенем сөйми, – дип кызыклы үтенеч белән мөрәҗәгать итте бер апа.
Бәрдәслелеләр белән очрашудан туган күңелле тәэссоратлар тәэси-рендә Рапат авылына барып җиткәнне сизми дә калдык. Мәшһүр җырчы якташыбыз Илфак Смаков исемен йорткән мәдәният йортына яшәешкә битараф булмаганнар, авылның киләчәге өчен янганнар җыелган иде. Биләмә башлыгы Фаил Әхнәф улы Ишморатов җыелышны ачып, каралачак мәсьәләләрне аңлатты, килгән кунаклар белән таныштырды, узган елда җирле инициативаларны тормышка ашыруга ярдәмләшү про-граммасы кысаларында башкарылганнарны бәян итте.
Әзерләде: Рәзифә Сәхапова.
Похожие новости:
-
26.01.2017: Район яңалыклары
Изгелекләр эшләп калыйк!
-
24.01.2017: Район яңалыклары
Күмәк көч яу кайтара
-
10.01.2017: Район яңалыклары
Киндеркүл урамнары яктырып китте
-
22.08.2016: Муниципаль район хакимиятендә
Матур яшәү өчен тырышып эшләргә кирәк
-
16.07.2015: Район яңалыклары
Районда ниләр бар?