» » Изгелекләр эшләп калыйк!

Изгелекләр эшләп калыйк!

26-01-2017, 08:30 | Район яңалыклары | Просмотров: 309 | Комм.: 0
Изгелекләр эшләп калыйк!
Чакмагыш авыл биләмәсендә үткән ел “Җирле инициативаларны яклау программасы”на актив кушылып, конкурста җиңеп чыканнар иде.
Быел да шушы программага проект тәкъдим итү буенча сөйләшергә район мәдәният йортына җыелдылар. Анда муниципаль район хакимиятенең икътисад бүлеге начальнигы Айдар Дамир улы Гайсин катнашты, бу җәһәттән узган елгы уңышлар һәм быелгы эшчәнлекнең ни дәрәҗәдә оеш-тырылуы турында чыгыш ясады, сорауларга җавап бирде. Гражданнар инициативаларын өйрәнү үзәге җитәкчесе Эльдар Расих улы Нуретдиновның программаның асылын аңлаткан чыгышын шулай ук залдагылар кызыксынып тыңлады.
Авыл биләмәсе башлыгы Илдар Әхнәф улы Кунафин җыелышны алып барды, узган елда баш-карылганнарны бәян итте.
–Активлык конкурста җиңеп чыгу мөмкинлеге тудырды. Нәтиҗә бу-ларак, Тынычлык һәм Төзүчеләр урамнары арасында балалар өчен уен һәм спорт мәйданчыгы урнаштырылачак. Моның өчен 1 миллион 460 мең сумнан артык акча каралган булса, шу-ның 867 мең сумнан артыгы – республикадан бирелгән субсидия, район бюджетыннан 293 мең сум бүленде. 150 мең сум Чакмагыш авылында яшәүчеләрдән җыелды, иганәчеләр ярдәме шулай ук 150 мең сум тәшкил итте. Җаваплылыгы чикләнгән “Чакмагыш сөт заводы”, “Энергетик”, “Даян”, “Стройком”, “Сихәт”, “Строитель” җәмгыятьләре, “Заря” авыл хуҗалыгы кооперативы, Чакмагыш электр челтәре, район юл төзү-ремонтлау идарәлеге, шәхси эшкуарлар Илшат Еникеев, Зилә Йосыпова, Фәния Сәлимова, Руслан Кадыйров, Айдар Гатауллин һәм башкалар зур өлеш кертте, – диде ул, бер төркем иганәчеләрне Рәхмәт хатлары белән бүләкләде. Бу көнне шулай ук урындагы инициативаларны хуплау про-граммалары кысаларында үткә-релгән “Чакмагыш — балалар күз-легеннән” дип исемләнгән рәсемнәр конкурсына йомгак ясалды, җиңү-челәргә бүләкләр тапшырылды.
Тамаша залына 250 кеше җыелган иде. Башкортстан Республикасының халык мәнфәгатен кайгырткан программасында быел да катнашу өчен иң киеренкелек кичергән объектны билгеләү җиңел генә булмады, әлбәттә. Төрле фикерләр яңгырады. Тәкъдимнәр тавышка куелды. Җыелышта катнашучылар алдында каберстан күзәтчесе Рөстәм Бакиров чыгыш ясады, зират эчендәге юлны (Кольцевая урамы буенча) асфальтлау турында тәкъдим ясады, изге эштә актив катнашырга чакырды. Шулай итеп, бу объект өчен иң куп тавыш җыелды. Әмма шул ук вакытта район үзәгендә яшәүчеләрнең битарафлыгы, пассивлыгы, чаралар оештыруның кыенлыгы турында да әйтми мөмкин түгелдер. Бу җәһәтән мисал китереп, Илдар Әхнәф улы узган җәйдә өмәләрнең авырлыклар белән үтүе турында телгә алып үтте.
–Урындагы власть һәм халык арасында аңлашып яшәү җитми. Еш кына тәнкыйть сүзләре ишетелә. Таләп итәләр һәм күп вакыт хаклы, әлбәттә. Әмма күпчелек кешеләрнең җирле хакимиятне генә тәнкыйтьләп, кемнеңдер кимчелекләрне бетерүен, нәрсәнедер эшләп бирүен көтеп ятуыннан яшәеш үзгәрми, тормыш яхшырмый. Авыл Советы авыл билә-мәсенең санаулы гына хезмәткәре һәр урында тәртип оештырып, матурлап-төзекләндереп бетерә ал-мый. Җыештыру-тазарту эшләре күмәклекне сорый. Тик мондый чараларга халыкны туплавы кыен. Мәсәлән, узган ел каберлекләрнең торы-
шыннан канәгать булмыйча, җыештыру һәм тәртипкә китерүне таләп иттеләр. Өмә оештырдык, ПУЖКХ, районның су белән тәэмин итү оешмасыннан, “Заря” авыл хуҗалыгы кооперативыннан, хәтта җавап-лылыгы чикләнгән “Энергетик” җәмгыятеннән техника китерттек. Район гәзитенә өмәгә чакырып белдерү дә бирдек. Зур район үзәгеннән дистәгә якын гына кеше килде, техника белән нибары берәр йөк чүп-чар түгелде. Бүгенге чарага, сөйләшүгә җитди карап, республикабыз хөкүмәтенең халык файдасына эшләгән программасына актив кушылсак иде, – диде ул.
Чыгышлар тәмамланды, про-грамманы тормышка ашыру үзәге — финанслау мәсьәләсен дә ачыкла-дылар. Халык арасында аңлату эшләре алып барырга, акча мәсьәләсен, гомумән, эшчәнлекне кон-трольдә тотарга инициативалы төр-кем сайланды. Инде ниятләгәнне тормышка ашырасы гына калды. Конкурс өчен сайлап алынган объект бик мөһим. Зиратлар – төп йортыбыз, аларны төзекләндерү, тәртиптә тоту – һәркайсыбызның изге бурычы. Савап җыю өчен дә эш кирәк, көч-куәтләребез, мөмкинлекләребез барда изгелекләр кылып, игелекләр эшләп калыйк.

Әзерләде: Рәзифә Сәхапова.

Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: