» » Күмәк көч яу кайтара

Күмәк көч яу кайтара

24-01-2017, 10:07 | Район яңалыклары | Просмотров: 268 | Комм.: 0
Җирле инициативаларны хуплау программасы
Күмәк көч  яу  кайтара
19 гыйнварда Яңа Коты, Имәнлекул, Иске Калмаш, Чакмагыш һәм Тозлыкуш авыл биләмәләрендә Башкортстан Республикасының “Җирле инициативаларны тормышка ашыруда булышлык итү” программасы буенча җыелышлар үтте.
Аларда “Гражданлык инициативаларын өйрәнү үзәге” җитәкчесе Э.Р. Нуретдинов, муниципаль район хакимиятенең финанс бүлеге начальнигы Р.Х. Фәезов, икътисад һәм сәүдә бүлеге начальнигы А.Д. Гайсин катнашты, программа буенча башкарылганнар турында чыгыш ясады, сорауларга җавап бирде.
Яңа Коты авыл биләмәсе 2016 елда конкурста катнашып, җиңүгә иреште. Бу хакта авыл биләмәсе башлыгы Әлфинә Фәндүз кызы Гатауллина бәян итте:“Үткән ел авыл биләмәсендәге социаль-икътисадый яктан иң киеренкелек кичергән объект билгеләнгән һәм су туплау башнясын алыштыру проекты хупланган иде. Законга ярашлы рәвештә башняны сатып алу һәм кайтарту процедуралары үтте. Гомум эшчәнлек 900 мең сумнан артык булса, шуның 703 мең сумнан артыгын республикадан бирелгән субсидия тәшкил итә. Район бюджетыннан 100 мең сум акча бүленде, халыктан проект суммасының 10 процентына кадәр (92 мең сум) җыелды, “Үзәк” машина-технология станциясенә караган “Знамя” бүлекчәсенең иганәчелек ярдәме 15 мең сум күләмендә булды. Җыелган акчаларга аерым счет ачылып, банкка салынды һәм башняга түләр өчен тотынылды. Башняны урнаштыру өчен районның су белән тәэмин итү оешмасы белән контракт төзелде. Җир эшләрен башлауга мөмкинлек туу белән алар башняны кую хәстәрен күрәчәк”.
Чыгыш ясаучы: “Быел да шушы программада катнашабызмы?” – дигән сорау куеп, залдагыларның ризалыгын алды, җыенның асылын билгеләгән карар бертавыштан кабул ителде. Бу программада катнашу өчен иң өстенлекле объект булып су тәэминаты мәсьәләсе тора. Башня булды инде, линиясен алыштырырга кирәк, дигән уртак фикердә тукталдылар.
Аннан соң программаны финанслауда катнашучыларны билгеләү буенча фикерләр тыңланды. Рәшит Шәяхмәтов, Раушания Маликова, Гөлнәзирә Баһаветдинова чыгыш ясады. “Үзәк” МТСына караган «Знамя» бүлекчәсе управляющие Рушан Ривенер улы Усманов иганәче-лек ярдәмен күрсәтергә вәгъдә итте.

(Дәвамы безнең гәзит битләрендә)

Әзерләде: Рәзифә Сәхапова.

Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: