» » Киндеркүл урамнары яктырып китте

Киндеркүл урамнары яктырып китте

10-01-2017, 11:00 | Район яңалыклары | Просмотров: 369 | Комм.: 0
Киндеркүл  урамнары яктырып  китте
Билгеле булуынча, узган елның май азагында республикада җирле инициативаларны тормышка ашыруда булышлык итү программасы гамәлгә кертелгән иде.
Аның максаты – авыл җирлегендә социаль өлкәдә кичектермичә хәл ителәсе проблемаларны ачыклап, аны хәл итүгә республика казнасыннан акча бүлү. 1 миллион сумга кадәр акча юнәлтү таләп ителгән әлеге инициативаның проект хакының 10 процентын урындагы халык кертергә тиеш булды. Районыбыздагы авыл биләмәләрендә гражданнар җые-лышларында былтыр дистәдән артык мәсьәлә күтәрелеп чыгылды һәм аларны тулысынча хәл итү өчен зур тырышлык салынды.
Үрнәк авыл биләмәсенә караган Киндеркүл авылы халкы үзләрен күптәннән борчыган проблемалар арасыннан караңгы вакытта авыл урамнарын яктырту мәсьәләсен күтәреп чыкты. Аны ел азагына кадәр хәл итү өчен махсус комиссия төзелде һәм эш башланып та китте.
Яңа баганалар утыртып, электр чымнарын алыштыру, яктырткычлар урнаштыру һәм аларны билгеле вакытта кабызып-сүндерү җайланмасы, энергия куллануны исәпләгеч кую өчен барлыгы 600 мең сумлык проект эшләтелде. Әлеге сумманың 60 мең сумын авыл халкы иганәсе тәшкил итте, 60 мең сумны биредә хуҗалык итүче “Базы” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы (җитәкчесе – БР Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты Вадим Васильевич Соколов) бүлде, шушы авылда туып үскән күренекле шәхесләр, эшкуарлар – бертуган Альберт (10000 сум), Фидрат (2000) һәм Гыймран (1000) Турьян улы Дүсәлимовлар. Фларис Идрисов (5000), Радим Насыйров (5000), Данис Сибәгатуллин (5000) һәм башкалар – барлыгы 38 мең сум кертте, калган сумма авыл биләмәсе, муниципаль район хакимияте һәм республика бюджетларыннан юнәлтелде.
«Башкирэнерго» җәмгыятенең Октябрьский шәһәрендәге электр челтәренә караган Чакмагыш районы электр челтәре (җитәкчесе Рөстәм Равил улы Йосыпов) һәм “Чакмагыш электр челтәрләре” пред-приятиесе (Илдар Әхмәтгадил улы Рәхимов) хезмәткәрләре, “Ба-зы” кооперативы, урындагы эш-
куарлар, авыл халкы ярдәме белән урамнарга өр-яңа баганалар утыртылып, электр чымнары сузылып, заманча яктырткычлар урнаштырылып чыгылды һәм Яңа ел алдыннан, 30 декабрь кичендә тантаналы шартларда Киндеркүл урамнарында ут кабынды.
Әлеге уңайдан авыл клубында үткән чараны Үрнәк авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы Рәфис Фоат улы Мөхияров ачып җибәрде. Җыелучыларны инициативаның тор-мышка ашуы белән ихлас котлап, әлеге изге эштә башлап йөрүчеләргә, иганә ярдәме күрсәтүчеләргә, шулай ук эшне башыннан ахырынача үтәп чыккан хезмәткәрләргә, барлык авыл халкына ихлас ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде һәм һәммәсенә дә иминлек, бәхет, бөтен изге өметләренең аклануын теләде. Артабан муниципаль район хакимиятенең икътисад һәм сәүдә бүлеге начальнигы Айдар Дамир улы Гайсин сүз алып, җирле инициативаларны тормышка ашыруда ярдәм итү программасы кысаларында районда башкарылганнарны бәян итте, киндеркүллеләрнең тормышка ашкан хыялларыннан канәгатьлек хисләрен уртаклашты, яңа уңышлар теләп, муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыпов һәм шәхсән үз исеменнән ихлас котлаулар һәм изге теләкләр җиткерде. “Базы” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативының 7нче бүлекчәсе директоры Аркадий Степанович Иванов кооператив җитәкчелегенең авылларның социаль инфраструктурасын яхшыртуны төп бурычларының берсе итеп билгеләвен белдерде һәм артабан да җирле инициативаларны тормышка ашыруда ярдәмләшеп торачакларын вәгъдә итте. Ул шулай ук авыл халкын бүгенге тантана, якынлашып килүче Яңа ел белән дә котлап, кооператив җитәкчелегенең иң изге теләкләрен җиткерде. Чарада катнашкан Чакмагыш мәгълүмат үзәге директоры Фәнис Фидан улы Әмирханов авыл халкының сөенечен уртаклаштып, күмәк көч белән булдырылганны кадерләп сакларга чакырды, Яңа ел теләкләрен җиткерде. Җирле инициативаны тормышка ашыру буенча комиссия рәисе, Киндеркүл авылы эшкуары Хәмит Фәмит улы Гыйльманов башкарылган эшләргә хисап тотты, авыл халкы өчен зур уңайлык тудыруда ярдәм иткән һәр кешегә ихлас рәхмәт бел-дерде һәм артабан да бергәләшеп яңадан-яңа уңайлыкларга ирешергә чакырды. Атап әйткәндә, хәзер чиратта авыл эчендәге урам юлларын ахырынача төзекләндереп бетү, бигрәк тә Буденный урамындагы чаттагы юлны яхшырту таләп ителә. Бергәләп алынсак, бу эшне дә ерып чыга алырбыз, дип ышандырды ул һәм авылдашларына бәйрәм теләкләрен җиткерде.
Кичке караңгылыкны ярып, Киндеркүл авылы урамнарының буеннан-буена яктырткычлар кабынды. Хәзер инде авыл урамнары буйлап тәүлекнең төрле мәлләрендә иркенләп йөрергә мөмкинлек ачылды. Киләчәктә дә шулай изге өметләр акланып торсын, һәр яхшы башлангыч тормышка аша барсын.

Әзерләде: Фәнис Әмирханов.

Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: