» » Гражданнар фикере – үзәктә

Гражданнар фикере – үзәктә

31-03-2016, 17:25 | Район яңалыклары | Просмотров: 332 | Комм.: 0
Гражданнар фикере – үзәктә
Үткән атнада Чакмагыш авыл биләмәсенең гражданнар җыелышы үтте. Анда бу җирлек буенча сайланган депутатлар, урындагы матбугат хезмәткәрләре һәм авыл биләмәсендә яшәүче гражданнар катнашты.
Көн тәртибенә өч мәсьәлә чыгарылды. Тәүдә узган елдагы эшчәнлек турында авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Айдар Гайсин чыгыш ясады. Авыл биләмәсе эшчәнлеге өстенлекле милли проект, федераль, республика, район үсеш программалары кысаларында һәм авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте карарлары нигезендә алып барыла, дип билгеләде Айдар Дамир улы һәм биләмәдәге социаль хәл торышы, статистика мәгълүматларына нигезләнеп демографик хәл белән таныштырды. 2015 елда Чакмагыш авыл Советы авыл биләмәсендә төзекләндерү, санитар тазарту, тирә-якны яшелләндерү максатында апрельдән октябрь аена кадәр күмәк өмәләр оештырылды. Хуҗалык, предприятие, учреждение һәм оешма коллективлары, авыл биләмәсендә яшәүче гражданнар катнашлыгында үткән экологик өмәләрдә чисталык һәм яшеллек булдыру өчен байтак эшләр башкарылды. Чакмагыш гимназиясе һәм беренче мәктәп укучылары ярдәме белән елдагыча “Пластик” операциясе оештырылды. Аның барышында укучылар Чакмагыш авылы буасының яр буйлары һәм якын-тирәдәге урман полосаларын чүп-чардан тазартты. Җәйге айларда Чакмагыш гимназиясенең “Яшел патруль” экологик отряды да уңышлы эшләде. Шулай ук авыл биләмәсе территориясендә үскән чүп үләннәре даими рәвештә чабылып торды, йорт алларындагы, урамнардагы төзелеш материалларын, йөк машинасын, трактор һәм арбаларны озак вакытта сузмыйча алдырту, торак-пунктларын чиста һәм тәртиптә тоту буенча гражданнар арасында аңлату эшләре алып барылды. Тагы да каты көнкүреш калдыклары полигонын тәртиптә тоту, караңгы төшкәч урамнарны яктырту максатында төзелеш эшләре алып бару, Азатлык урамындагы күпкатлы берничә йортның җылылык челтәрләре системасына һәм тагы да берничә йортка капиталь ремонт үткәрү, авыл биләмәсендәге юл өслекләрен ремонтлау эшләре башкарылды. Күләмле эшләрне аткарыр өчен, әлбәттә, матди-техник базаның ныклы булуы кирәк. Бу җәһәттән үткән елда светофорлар, трактор арбасы һәм чапкыч сатып алынды. Халык мәнфәгатен хәстәрләү, көн кадагында торган мәсьәләләрне тиз арада хәл итү – безнең төп бурыч дип белдерде Айдар Дамир улы.
Җыенда катнашучылар “Бердәм Русия” сәяси партиясенең Башкортстандагы төбәк бүлекчәсе инициативасы белән булдырылган “Реаль эшләр” проекты ярдәмендә башкарылган эшләр турында мәгълүмат тыңладылар. Чыгыш ясаучы агымдагы елда әлеге проект кысаларында хәл ителәсе мәсьләләргә, төзекләндерү эшләренә тукталды. Район үзәгендә Мәхәббәт аллеясы булдыру, бассейн, чаңгы базасы төзү, тарих һәм туган якны өйрәнү музеена матди ярдәм итү — “Реаль эшләр” проектының агымдагы елдагы төп бурычлары әнә шулар. Музей – тарихыбызның хәтер йорты. Районда элекке кинотеатр бинасында реконструкция эшләре тәмамланып, анда музей өчен экспозицияләр туплау дәвам итә. Бүгенге көндә биредәге алып барылган эшчәнлек белән музей директоры Айдар Басыйров таныштырды. Халык мөрәҗәгатен исәпкә алып, республика һәм район бюджетыннан бүленгән акчалар “Реаль эшләр” проекты кысаларында максатка ярашлы юнәлештә кулланылыр, әлбәттә. Җыенда авыл Советы авыл биләмәсе депутатлары әнә шулай бердәм карар кабул итте.
Гражданнар фикере – үзәктә
Өченче көн тәртибе буенча граж-даннарның сорау, үтенечләре, тәкъдимнәре тыңланды. Мәсәлән, Рәсмәкәй авылында халыкны су белән тәэмин итү, юллар төзеклеге, рөхсәтсез чүплек-ләр,балалар өчен уен мәйданчыгы булдыру, Игенче авылында да юл төзеклеге, Чакмагыш авылының Ю. Гагарин, В. Галимов, Г. Латыйпов, Яшьләр урамнарын яктырту, В. Исхаков, Юбилей, Беренче май, Совет, Хлебозавод, Овражная урамнарында юлларны ремонтлау, зиратларны җыештыру һәм авыл яшь-
ләренең ялын оештыру кебек иң актуаль мәсьәләләр буенча авыл биләмәсе хакимияте башлыгы, тармак җитәкчеләренең аңлатма-җаваплары тыңланды. Җыелыш эшлекле шартларда үтте. Анда күтәрелгән проблемаларны хәл итү дә депутатларның уңай йогынтысы, ярдәме булыр әле дигән ышаныч белән таралышты Чакмагыш авыл биләмәсендә яшәүчеләр.

Әзерләде: Гөлүсә Хуҗина

Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: