“Син – эшкуар” программасы — үз мөмкинлекләреңне киңәйтүгә юл
12-11-2016, 09:57 | Район яңалыклары | Просмотров: 269 | Комм.: 0
27 октябрьдә район мәдәният йортында “Син – эшкуар” дип аталган мәгълүмати конференция үтте. Аны БАГСУ доценты Нина Мироновна- Филиппова муниципаль районның яшьләр эшләре, физик культура һәм спорт комитеты белән берлектә алып барды. Чарада муниципаль район хакимиятенең икътисад һәм сәүдә бүлеге начальнигы Айдар Гайсин катнашты һәм чыгыш ясады.
Яшьләр эшләре, физик культура һәм спорт комитеты рәисе Руслан Бикмөхәммәтов гомум эшчәнлекне анализлады, башкарылганнар һәм алда торган бурычларны билгеләде. Эшкуар Ришат Арыслановның чыгышы конференциядә катнашучыларда зур кызыксыну уятты.
Гимназиянең 5 укучысы (һәм аларның яшь укытучысы), программада катнашып, үзләренең эшкуарлык идеяләрен тәкъдим итте. Арт-кафе (Алина Моратова), фитнес үзәге белән матурлык клиникасы (Луиза Рәхмәтуллина), ремонт мастерское (Ранис Шәйморатов), нәшрият (Алина Мәгалимова) ачу турындагы идеяләр хуплауга лаек булырлык иде. Әлбәттә, һәр шундый бизнес-идеянең гамәлгә ашырылуы районның инвестицияләр җәлеп итүчәнлеген арттыра, халыкның яшәү дәрәҗәсен күтәрергә булышлык итә.
“Син – эшкуар“ программасы – ул шундый мәгълүмати ресурс, кайсыдыр ки үз мөмкинлекләреңне киңәйтүгә юл ачучы, кыю, талантлы яшьләр тарафыннан мотлак алынырга-файдаланырга тиешле эшчәнлек. Ә һөнәрмәннәр-остазлар хыялны тормышка ашырырга, һичшиксез, ярдәм итәчәк. Барысы да мәгълүмати конференцияләрдән башлана, ә тренингларда инде дәвам итә.
Кем үз районындагы тормышны яхшырак, кызыклырак итәргә тели, мондый мөмкинлекне кулдан ычкындырмавын, “Син– эшкуар” программасына кушылуын телибез. Әйе, теләк кенә булсын, нәтиҗәсе көттермәс. Эшләрегез уңышлы барсын, хыялларыгыз тормышка ашсын.

Айсылу Халитова,
яшьләр үзәге педагогы.
яшьләр үзәге педагогы.
Похожие новости:
-
22.10.2015: Район яңалыклары
Район яңалыклары
-
17.10.2015: Район яңалыклары
Бердәм эшләсәк кенә
-
08.10.2015: Район яңалыклары
Наркотикларга каршы җитди көрәш алып барыла
-
08.10.2015: Район яңалыклары
Яшьләрне заман афәтләреннән курчалап калыр өчен
-
20.08.2015: Спорт
Велоспорт атналыгы үтәчәк