» » Матур яшәү өчен тырышып эшләргә кирәк

Матур яшәү өчен тырышып эшләргә кирәк

22-08-2016, 10:03 | Муниципаль район хакимиятендә | Просмотров: 413 | Комм.: 0
Матур  яшәү өчен  тырышып  эшләргә  кирәк
Күмәк хуҗалыклар гөрләтеп эшләсә, иген уңышын мул алса, ит-сөтне күбрәк җитештерсә – гомумән, басучылыктан да, терлекчелектәндә табыш алынса, хезмәт кешесенең дә тормышы күркәм, табыны сыйлы була.
Иң мөһиме – хезмәте өчен тиешлесен алса, аның киләчәгенә ышанычы, тагын да матуррак яшәргә дигән өмете була. Тайняш авыл Советы авыл биләмәсендә бу шулай да. Мондый урыннарда бәйрәмнәр дә чагурак, җыелыш-киңәшмәләр дә җанлырак, күтәренкерәк рухта үтә, зарлану сүзләре ишетелми, ә бәлки бүген — кичәгедән, иртәгә бүгенгедән яхшырак эшлик, барлыкта-җитешлектә яшик, дип алга максатлар куялар. 17 августта хакимият көне дә биредә эшлекле шартларда үтте. Кагыйдә буларак, авыл биләмәсендәге эшләр белән биләмә башлыгы Хәлил Рәис улы Исхаков таныштырды.
– Безнең биләмәдәге биш авылда 1330 кеше яши. Барлыгы 460 хуҗалык исәпләнә. Колхозда 155 кеше эшли, читкә йөреп хезмәт салучылар да, үз хуҗалыкларында гына эшләүчеләр дә бар. Тайняш мәктәбендә — 90, Әхмәттә 16 бала укый. Дүрт авылга 36 сабый балалар бакчасына йөри. 22 кеше-урынлык яңа автобус алынды, аны Рим Салихов йөртә, – дип башлады ул чыгышын. – 315 пенсионер исәпләнә, алар барысы да авыл җитәкчелегенең игътибар үзәгендә. Гомумән, безнең якларда халык яхшы эшли һәм яши. Тереклек итү өчен мөмкинлекләр зур. Әйе, эшләгәнгә эше дә, ашы да бар. “Герой” кооперативында хезмәт шартлары елдан-ел яхшыра, хезмәткә түләүләр дә арта, эш хакы зур. Мал-туар үрчетеп, ит-сөт, бал сатып, яшелчә-җимеш үстереп тә ярыйсы гына табыш алучылар бар. Терлек асрау өчен шартлар яхшы: теләгәнчә үрчет, иренмә генә. Халыкта бүген 1100 баш сыер малы исәпләнә, кәҗә-сарыкларны күпләп асраучылар арта. Умартачылык белән шөгыльләнүчеләр дә байтак.
Кыскасы, авылдагы тормышны начар дип әйтеп булмый хәзер. Йортлар төзелә, аларның кайбер елларда 25кә җиткән чаклары бар иде. Ел да 5-6 гаилә йорт туйлый. Әлеге чорда 17 гаилә төзелеш белән шөгыльләнә.
Кооператив идарәсе йорт-кура тергезүчеләргә ярдәм күрсәтә, эшсөяр гаиләләргә хәтта төзетеп бирә. Быел өч яшь гаиләне шатландыру каралган. Тайняш авылында Хәлиуллинар гаиләсе зур куаныч кичерде инде. Айнур – водитель, Лена механизация буенча бухгалтер булып эшли. Балалар бакчасы тәрбиячесе Альбина, бригада агрономы Финат Гыйльвановлар һәм Каран авылында Алия һәм Наил Хәбировлар шулай ук тиздән яңа йортларының ишекләрен ачып керәчәк. Алар икесе дә терлекчелек тармагында эшлиләр, бозаулар үстерәләр.
Биләмәдә дүрт сугыш ветераны яши, алар барысы да яшәү шартларын яхшырту өчен сертификат алды. Авылларда авыр шартларда яшәүче гаиләләр, эчкечелек белән шөгыльләнүчеләр сирәк. Андыйларның яшәеше-көнкүреше контрольдә тотыла.
Авыл халкын хезмәтләндерүче учреждениеләргә дә зур таләпләр куела. Гомумән, авыл җитәкчелеге халыкның уңай шартларда яшәвен тәмин итү өчен хәстәрлекне арттыра бара.
Сыйфатлы су һәр йортка барып ирешсен өчен тырышлык салына. Тайняшта ике яңа скважина сафка басты. Иске Балакта башня корылды, 400 метр суүткәргеч яңага алыштырылды. Каранда да скважина борауланды. Дистәдән артык иске йортлар сүтелде, ә ике участок коймалап алынды. Авыл урамнарына ком-таш җәелде, һәр дүрт авылда да һәйкәл, обелисклар тәртиптә тотыла. Чистарту, яшелләндерү, төзекләндерү өмәләрендә халык актив катнаша. Барлык авылларда да чүплекләр эшләнде, урамнарга энергияне экономияле куллану мөмкинлеген биргән яктырткычлар куелды.
Зират коймаларын алыштыру-яңарту буенча да байтак эшләнде. Әлбәттә, болар — зур һәм мөһим эшләр. Әхмәт авылында өч зират. Икесе төзекләндерелде, өченчесенең дә коймаларын яңарту күз уңында тотыла. Кооператив идарәсе бинасы утын ягып җылытыла, барлык фермаларда да суны шул тәртиптә җылытудан байтак акчаны янга калдыру мөмкинлеге туа. Авыл биләмәсендәге барча эшләр кооператив көче, техникасы белән башкарыла.
Әйткәндәй, геройлылар техника, авыл хуҗалыгы машиналарын күпләп яңарта. Егетләрнең уңганнары заманның иң камил техникасы белән идарә итә. Сатып алынган яңа техника беренче чиратта яшьләргә бирелә. Әлеге чорда соңгы елларда кайтарылган биш ашлык комбайнында фәкать яшьләр эшли. Рөстәм Мөлеков – район горурлыгы. Ильвер Рәхимов бәләкәйдән урып-җыюда комбайнчы ярдәмчесе булып катнашты. Бүген БДУның өченче курсы студенты, уракта комбайнны үзаллы эшләтә.
Хәлил Рәис улы чыгышы соңында авыл хуҗалыгы исәбен алуның уңышлы тәмамлануын хәбәр итте. Залдагыларны 18 сентябрьдә үтәчәк сайлауларда катнашырга чакырды.
Муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыпов хакимият көненә йомгак ясады, авыл биләмәсендәге эшчәнлеккә уңай карашын белдерде, арытаба да уңышлар, сәламәтлек теләде.

Әзерләде: Зифа Галиева.

Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: