Геройлылар өчен чик түгел
9-04-2016, 09:07 | Район яңалыклары | Просмотров: 329 | Комм.: 0
Терлекчелек — хуҗалык кассасына ел әйләнәсенә акча кертә торган мөһим тармак. Безнең кооперативта барлыгы 2749 баш сыер малы исәпләнә. Шуның 900е — савым сыерлары.
Мал санын арттыруга зур игътибар бирелә. Узган хуҗалык елында 1249 баш үрчем алынды — 2014 елга караганда 235 башка күбрәк булды. Күп һәм сыйфатлы сөт җитештерүне тагын да яхшырту өстендә эшлибез. Терлекләрне тулы рационнар нигезендә ашату, яхшы шартларда тәрбияләү генә җитми, токымын яхшыртуга, генетик потенциалын күтәрергә кирәк. Ә моңа фәкать сыер малларын ясалма орлыкландыру аша ирешелә. Без шулай эшлибез дә. Хуҗалыкта генетик потенциалга зур игътибар бирелә. Токымчылык эшчәнлеге “Селэкс” программасына салынган, сыер һәм таналар (100 процент) ясалма орлыкландырыла. Менә шушы барлык хәстәрлекләр, бердәм тырышлык нәтиҗәсез кал-мый. 2015 елда барлыгы 68622 центнер сөт җитештерелде. Һәр сыердан уртача 7625 килограмм яхшы сыйфатлы сөт савылды — 2014 ел белән чагыштырганда 175 килограммга күбрәк булды.
Кыскасы, бер ел эчендә җитештерүне 11836 центнерга арттыруга ирештек. Сөт сатудан 142 миллион 166 мең сум акча керде. 86 миллион 185 мең сум (2014 елдагыдан 32 миллион сумга күбрәк) саф табыш алынды.
Сөтнең майлылыгы – 3,84, ак-сым күләме 3,04 процент булды, товарлылыгы 97 процент тәшкил итте. Кыскасы, сөт бары тик экстра сорт белән сатылды. Ә инде экстра сорт өчен свучыларның хезмәт хакына 10 процент өстәмә акча түләнә. Дәртләндерү чаралары куллану гомум хезмәт күрсәткечләренең артуына булышлык итә. Хезмәтнең нәтиҗәлеген икътисади күрсәткечләр билгели. Продукциянең үзкыйммәтен киметү — алдыбызда торган мөһим бурыч. Үткән ел 1 центнер сөтнең үзкыйммәте 1292 сум булды, 2132 сум белән сатылды. Сөт сатуның рентабельлеге 65 процентка арт-ты. Коллективның бердәмлеге ярышып, ярдәмләшеп эшләве бил-геләнгәннәрне тормышка ашы-рырга ярдәм итә. Савучылар яры-шын Гөлнур Әширкәева әйдәп бара. Гөлүсә Гыйльманова, Эльза Муллаянова, Лилия Гыйззәтуллина, Нәфисә Муллаянова шулай ук тырышып эшлиләр, елдан-ел зур-рак күрсәтекечләргә ирешәләр. Терлекчеләрнең фидакарьлеге олы хөрмәткә лаек. Җәй айларында савым сыерларын көткән ир-егет-ләрнең көннәре дә яланнарда үтә.
Ит җитештерүне арттыру һәрвакыт алга куелган мөһим бурыч булып кала. Терлекләрне ашату-карауны зоотехник таләпләргә ярашлы оеш-тыру, ветеринария кагыйдәләрен үтәү уңышка илтә. 2015 елда 4248 центнер ит җитештерелде, 2014 ел белән чагыштырганда 545 центнерга артыграк булды. Хуҗалык буенча һәр терлектән тәүлегенә 730 грамм артым алынды. Ит җитештерүгә киткән чыгымнарның иң күбе (61 проценты) мал азыгы өлешенә туры килә. Җитештерүнең узкыйммәтен киметеп, табыш алуны арттыруда эшлисебез күп әле. Төп көтүләрне яхшы нәселле маллар белән тулыландыруга әһәмият кимеми. Агымдагы елда сыерлар көтүенә 343 баш тана (төп көтүләрнең 38 процентын тәшкил итә) керттек.
Үрчемне күп алу гына түгел, сәламәт һәм көр итеп үстерергә дә кирәк. Бу җәһәттән Гөлсинә Хакова белән Фәнзилә Маннапованың тырышлыгын күпләргә үрнәк итеп куярлык. Бозау караучының хезмәте югары бәһалана. Мәсәлән, алар 41әр бозау карыйлар. Әгәр барысын да исән үстереп, тиешле артым алсалар, премия итеп үзләренә берәр бозау бирелә. Кыскасы, һәркем тырышлыгына-эшенә карап тиешлесен ала. Уңганнар күп бездә. Артур Әхмәтшин, Тимур Баязитов (Каран фермасыннан), Айдар һәм Фәйрүзә Гыймәтовлар каплатылган һәм каплатыласы таналарны карый, тәүлегенә һәр терлекнең 809-700 грамм үсешенә ирешә.
Савым сыерларын хезмәт-ләндерүчеләр Илдус Кадыйров, Фидан Гаскәров, Фәнил Рәхимов (Тайняш), Булат Фәтхетдинов, Илгиз Әхмәтҗанов (Каран), Рәсим Кәлимуллин, Нәсим Солтанов (Иске Балак), Илгизәр Сабиров, Нәзир Вәлиев (Әхмәт) сөт муллыгын тәэмин итү өчен зур көч сала. Кышлату сезоны уңышлы дәвам итә. Мал азыгы җитәрлек, һәр шартлы малга 62,2 центнер туплап, кышлатуга кердек. Тупланган барлык мал азыгы фәкать яхшы сыйфатлы. Барлык участокларда да эшләр бердәй көйле бара. Бүгенге көндә һәр сыердан 25 килограммга якын сөт савыла. Әмма ирешелгәннәр геройлыларга чик түгел, тармак эшчәнлеген яхшырту өчен резервлар тагын да бар. Бары тик үзебезнең тырышлыкны арттырырга, җаваплылык тоеп эшләргә генә кирәк.
Марат Мофаззалов,
“Герой” кооперативының
баш зоотехнигы.
“Герой” кооперативының
баш зоотехнигы.
Похожие новости:
-
03.03.2016: Район яңалыклары
Үсеш юлында
-
03.09.2015: Авыл хуҗалыгы
Җәйләүләрдән кайтыр чак җитә
-
26.02.2015: Район яңалыклары
Эшләгәннең кадерен беләләр
-
19.02.2015: Район яңалыклары
Бердәмлек һәм тырышлык белән
-
10.02.2015: Район яңалыклары
Победалыларның ышанычлы адымнары