Үсеш юлында
3-03-2016, 09:47 | Район яңалыклары | Просмотров: 359 | Комм.: 0
Узган ел “Октябрь” авыл хуҗалыгы кооперативы әгъзалары өчен уңышлы гына булды. Хуҗалыкта барлыгы 145 эшче көче исәпләнә, алар төрле участокларда намуслы хезмәт үрнәкләре күрсәтә.
Күпчелек (75 кеше) терлекчелек тармагында эшли. Үткән ел терлекчеләр тырышлыгы белән 33811 центнер сөт җитештерелде. Һәр сыердан уртача 5635 килограмм сөт савып алынды, ягъни 2014 елга караганда 298 килограммга артты. Ә иң күп арттырганы (413 килограмм) өченче санлы ферма коллективы булды: биредә һәр сыердан 6244 килограмм сөт савуга ирештеләр. Үрчем алу буенча икенче санлы ферма коллективы беренчелекне тота, алар 2014 елга караганда 38 баш бозауны күбрәк алды.
Басучылык тармагында да уңышлар сизелерлек. Чәчүлек мәйданнары 5190 гектарны били. Шуның 2 мең гектарына бөртекле һәм кузаклы культуралар урнаштырылды. Һәр гектардан 24,2, барлыгы 48521 центнер тулай җыем алынды. 2014 ел белән чагыштырганда гектар куәте артты. Аерым культуралардан тагын да күбрәк алынды: арпа, мәсәлән, гектарыннан 35,2 центнер төшем бирде.
Басучылык продукциясе сатудан 9761 мең сум саф табыш алынды. Бу 2014 ел белән чагыштырганда (5913 мең сум) 165,1 процент тәшкил итә. Хуҗалык буенча 27,3 (101,6 процент рентабельлелеккә ирешелгән, күрсәткечләрне бөртекле культуралар үстерү күтәргән (51,1 процент), ягъни 2014 ел белән чагыштырганда үсеш 217,7 процентка җиткән.
Башкарылганнары күз алдында, район җитәкчелеге игътибарында. Әмма алда торган бурычлар тагын да зуррак. Кооператив әгъзаларының гомум җыелышында менә шулар хакында, ягъни кимчелекләргә чик куеп, тагын да тырышыбрак эшләү турында сөйләштеләр, һәр тармак-эшчәнлегенә җитди анализ ясадылар. Җыелыш барышында хуҗалык рәисе Альберт Фидай улы Мусинның 2015 елдагы эшләргә хисап доклады тыңланды, фикер алышуларда тармак белгечләре, урта звено кадрлары катнашты, тәкъдимнәре белән чыгыш ясады. Бу көнне 2016 елга җитештерү-финанс планы тәсдыйк ителде, коллектив килешүләрнең үтәлеше тикшерелде, үзгәрешләр кертелде, гаризалар каралды. Хаклы ялга китүчеләр тантаналы шартларда озатылды. Байтак хезмәт алдынгылары бүләкләнде. Савучылар Әнисә Харисова, Резеда Ярмилова, Сания Хәйруллина, Антонина Ханнанова, Зөлфирә Рәфыйкова, Айгөл Әмирханова (1831-1562 центнер тулай сөт җитештергәннәр), савым сыерларын караучы терлекчеләр Дамир Макулов, Илдар Хәйруллин, Алексей Аликаев, Илфир Акчурин, Илдар Кәримов, терлекләрдән артым алучылар Рим Халиков, Илгиз Тимерханов, Азамат Шакиров, Хәлил Гыйләҗев, Якуб Әхмәдуллин, комбайнчылар Салават Кашаев, Редик Кудашев һәм башкаларның исемнәре хөрмәт белән атап үтелде.
Ферма коллективлары арасында өченче санлы ферма коллективы сөт саву һәм артым алу буенча беренче урынны яулады, 20000 сум күләмендә акчалата бүләккә лаек булды.
Похожие новости:
-
03.09.2015: Авыл хуҗалыгы
Җәйләүләрдән кайтыр чак җитә
-
06.08.2015: Район яңалыклары
Терлекчелекне үстерүгә юл ача
-
26.02.2015: Район яңалыклары
Эшләгәннең кадерен беләләр
-
14.02.2015: Район яңалыклары
Эшкә бирсәң чын күңел нәтиҗәсе тиз күренер
-
10.02.2015: Район яңалыклары
Победалыларның ышанычлы адымнары