» » Матур яшәү үзебездән тора

Матур яшәү үзебездән тора

9-08-2016, 11:32 | Район яңалыклары | Просмотров: 342 | Комм.: 0
Матур яшәү үзебездән тора
Авыл Советы авыл биләмәләрендә хакимият көннәре дәвам итә. Имәнлекул якларында үткәнендә дә авыл йөзен күркәмләндерү, халыкның көнкүрешен уңайлаштыру максатында башкарылганнар һәм, әлбәттә, бу җәһәттән хәл ителергә тиешле проблемалар ачыкланды.
Очрашуга муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыпов җитәкчелегендә предприятие һәм оешмалар җитәкчеләре килде. Халыкны борчыган мәсьәләләр буенча һәркайсы үз өлкәсенә кагылышлы сорауларга җавап бирде.
Тәүдә Имәнлекул авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы Радик Рәзиф улы Тимерханов чыгыш ясады.
–Безнең биләмәгә Имәнлекул, Югары Аташ һәм Җәмәй авыллары керә. Аларда барлыгы 1342 кеше яши. Өч авылда да фельдшерлык-акушерлык пункты, ике балалар бакчасы, Югары Аташта – башлангыч, Имәнлекулда төп урта мәктәп бар. Мәктәпләрдә 126 бала укый. Җиде магазин, Югары Аташ белән Имәнлекулда почта элемтәсе бүлекчәләре эшли, Имәнлекулда, Югары Аташта саклык банкы бүлекчәләре халыкны хезмәтләндерә, – дип башлады ул чыгышын.
–Эш бирүче оешмаларның иң зурысы – җаваплылыгы чикләнгән “Бәхтизин” җәмгыяте. Җиде крәстиян-фермер хуҗалыгы бар. Без исә үз чиратыбызда авыл биләмәсендәге эшләрне бергәләп, аңлашып башкарырга тарышабыз. Ел башыннан урам юлларын кардан чистартуны оештырдык. Имәнлекул белән Җәмәй авыллары урамнарын чистартып торуны Илмир Юнысов, Урал Исхаков, Альфрит Дәүләтшин, Ревинер Гыйльметдинов үз өсләренә алды. Ә Югары Аташта җаваплылыгы чикләнгән “Бәхтизин” җәмгыяте техни-касы чистартты. Безнең, иске булса да, прицеплы грейдерыбыз бар. Инзир Габдрахманов аңа утырып яз көне барлык урамнарны киңәйтеп чыкты, бу инде кар сулары ташканда юлларны саклап калырга ярдәм итте. Көннәр корыткач, юлларны тигезләдек. Бу мөһим эштә Илмир Юнысовның техникасы кулланылды. Тракторчы Азамат Сәхипов белән грейдерда эшләүче Инзир Габдрахмановка зур рәхмәт әйтәсе килә.
2015 елда үзәкләштереп чүп-чар җыюны башлап җибәргән идек. Әмма әйбәт кенә башланса да, бу эш әкренләп сүлпәнәйде. Яңадан башлап җибәрү — көнүзәк мәсьәлә. Техника булмау сәбәпле чүплекләрне тәртиптә тоту елдан-ел авырлаша барса да, мөмкин булганча тырышабыз. Урам юлларын төзекләндерүнең үз мәшәкатьләре. Югары Аташ авылының Яр урамы йөри алмаслык булган иде. 2015 елда Каразиректән ком-таш ташып, юлны әйбәт хәлгә китердек. Быел яз көне грейдер белән яңадан тигезләп чыктык. Гомумән, урам юл-лары артык борчылырлык хәлдә түгел, шулай да берничә урамга ком-таш саласы бар.
Урамнарны яктыртуга игътибар бирелә.
(Дәвамы безнең гәзит битләрендә)

Әзерләде: Зифа Галиева.

Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: