» » Әй, туган җир, Иске Бәшир, дөнья ямьләп яшьнә син!

Әй, туган җир, Иске Бәшир, дөнья ямьләп яшьнә син!

25-02-2016, 10:20 | Район яңалыклары | Просмотров: 474 | Комм.: 0
Әй, туган җир, Иске Бәшир, дөнья ямьләп яшьнә син!
2015 ел вакыйгаларга бай булды, районыбызга 85 ел тулган көннәр тарих битләренә алтын хәрефләр языла.
Әйе, языла димен, чөнки бу олуг юбилейның тәэсир көче, бүген дә тырыш хезмәтебездә чагыла җыр-моңнарыбызга кушыла, күңелләребезгә генә сыймыйча киңлекләргә ачыла. Һәр эшебез туган җирне баетуга юнәлгән, җырларыбыз – зурлау, данлау өчен языла.
Узган елның Әдәбият елы дип игълан ителүе дә районда әдәби-мәдәни тормышны тагын да кайнатып җибәрде: яшәгән җирне данлап шигырьләр язылды, көйләргә салынды, кичә-концертларда башкарылды. Хәзер һәр авылның үз җыры бар. Үзешчәннәрнең район бәйгесен дә шушы олуг бәйрәмгә багышлау җыр-моңнарны халыкка таратырга киң мөмкинлек тудырды. Кайсы гына коллектив чыгышын карама, туган якны сөю белән сугарылган гүзәл җырлар башкарыла. Үзебез иҗат иткән, үз җырла-рыбыз. Иске Бәшир авыл Советы авыл биләмәсе үзешчәннәренең чыгышы да туган җиргә мәдхия булды.
“Дөньяда һәркем өчен кечкенә инешләре, челтерәп аккан чишмәләре, тәүге тапкыр тәпи атлап киткән иң кадерле һәм иң газиз кыйбласы — туган җире бар. Күңел җырга сусаса, сайрар коштай моңдаш һәм сердәш ул туган җир”, –дип алып баручылар Лилия Рамазанова һәм Вадим Рамазанов концертны ачып җибәрде.
Хор башкаруында Рамил Чурагулов сүзләре һәм көенә “Туган авылым Иске Бәшир” җыры яңгырады.
«Әй, туган җир, Иске Бәшир,
Дөнья ямьләп яшьнә син.
Туган җирне җырга күмеп,
Җырлап-гөрләп яшә син.
Иске түгел, син өр-яңа,
Нурлар сибә һәр йортың.
Муллык тулы йорт-куралар
Җырлыйлар шатлык җырын».
Бу инде читтә яшәп сагынып моңлану гына түгел, бәлки үз җиреңдә яшәвең өчен сөенү, горурлану ул.
Хорчылар “Туган җиремә” җырын да тигез яңгыратты.
Әдәбият елы каләм ияләренең активлыгын арттырды, яңа сәләтләрне ачты. Яшь каләмкяр Азат Шәңгәрәев та “Туган җир турында иң матур җырны кем язар?”, дигән район конкурсында катнашты. Бүген ул авылдашлары алдында чыгыш ясады. Нәфис сүз остасы Лилия Сөләйманова укыган “Авылдашларыма” шигыре дә темага аваздаш булды.
Бу көнне тамашачылар шул җирлектә язылган тагын бер яңа матур җыр ишетеп сөенделәр. Аны районның иң актив мәдәният хезмәткәре, җырчы сандугачы, оста биючесе – “Байык” бәйгеләре җиңүчесе, Иске Ихсан клубы мөдире Гүзәл Хәйруллина ишеттерде:
“Иске Ихсан дисәләр дә,
Авылым иске түгел.
Җир читендә булсам да,
Сиңа ашкына күңел.
Чәрмәсән буе туган як.
Иске Ихсан — бишегем.
Монда көтә туган нигез,
Туган йортым ишеге”, – дип җырлады.
Менә шулай үзе эзләп табып җырга гомер бирде Гүзәл. Бер уңайдан берничә җөмлә белән генә бу тынгысыз күңелле талантның авылдашларына мәдәни хезмәт күрсәтү тәҗрибәсен күрсәтеп үтү урынлы булыр. Яшәгән, эшләгән урыны үзәктән читтәрәк-ерактарак булса да, район буенча бер генә мәдәни чарадан да читтә калмый үзе, вакыты белән дә, юлга киткән акча чыгымнары белән дә исәпләшми, табигый таланты белән ихлас уртаклаша.
(Дәвамын безнең гәзит битләрендә укый аласыз)

Әзерләде: Рәзифә Сәхапова

Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: