» » Республика көнен каршылап

Республика көнен каршылап

6-10-2016, 09:45 | Район яңалыклары | Просмотров: 283 | Комм.: 0
Башкортстан Республикасы Башлыгының агымдагы елның 13 сентябрендәге УГ-197 санлы Указын үти барып, “Башкортстан Республикасында бәйрәмнәр һәм истәлекле көннәр турында” Башкортстан Республикасы Законының 1 маддәсенә ярашлы муниципаль район хакимияте башлыгы районыбызда Башкортстан Республикасы дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул ителүгә 26 ел тулу – Республика көненә багышланган тантаналарны оештырып үткәрү турындагы карарга кул куйды.
Карарга ярашлы, 7 октябрьдә район мәдәният йортында муниципаль район Советы депутатлары, хуҗалыклар, предприятиеләр, учреждениеләр һәм оешмалар җитәкчеләре, авыл биләмәләре башлыклары, җәмәгатьчелек берләшмәләре һәм хезмәт коллективлары вәкилләре катнашлыгында тантаналы җыелыш үткәреләчәк. Авыл биләмәләре башлыкларына да муниципаль берләшмәләрдә бәйрәм чаралары оештырып үткәрү йөкләтелә.
Чараларны үзбиеклегендә әзерләп үткәрү максатында 13 кешене берләштергән оештыру комитеты һәм үткәреләсе бәйрәм тантаналары исемлеге дә расланды, анда һәркайсының тәгаен үткәреләчәк урыны, вакыты һәм үткәрү өчен җаваплы вазыйфа биләүчеләр ачык билгеләнгән.
Чакмагыш мәгълүмат үзәгенә (Ф.Ф. Әмирханов) һәм Чакмагыш телевидениесенә (Э.Ә. Сөндекова) чараларга әзерлек һәм аларның барышын матбугатта яктырту тәкъдим ителә, район эчке эшләр бүлеге (Р.Н. Әсләмов) һәм район үзәк дәваханәсе (С.З. Гыйззәтуллин) җәмәгать тәртибен саклау һәм халыкны медицина хезмәтләндерүе өчен җаваплы итеп билгеләнгән.
Карар үтәлешенә контрольлек муниципаль район хакимияте башлыгы урынбасары Г.Ф. Крюковка йөкләтелә.



Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: