» » Бәйрәмдә - өч көн ял

Бәйрәмдә - өч көн ял

6-10-2015, 13:34 | Төрлесеннән | Просмотров: 387 | Комм.: 0
Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенең 1992 елның 27 февралендә кабул ителгән 10/21-ВС санлы «Башкортстан Республикасында бәйрәм һәм истәлекле көннәр турында» Законына ярашлы, 11 октябрь — Республика көне — эш көне булмаган бәйрәм көне дип игълан ителә.
2015 елда эш көне булмаган бәйрәм көне —11 октябрь гадәти ял көне, якшәмбегә туры килә. Законга ярашлы, бу очракта ялга туры килгән бәйрәм көне киләсе эш көненә күчерелә. Димәк, быел 11 октябрьдәге ял көне дүшәмбе, 12 октябрьгә күчерелә. Җомга, 9 октябрьдә, эш көне кыскартылмый. Шулай итеп, Республика көнен билгеләү сәбәпле, 2015 елның 10, 11 һәм 12 октябрь көннәре Башкортстанда ял көннәре була.
Русия Федерациясе Хезмәт кодексының 120нче маддәсе нигезендә ел саен бирелә торган һәм түләүле өстәмә отпускларны исәпләгәндә эш көне булмаган ял көне 11 октябрь отпускның календарь көннәре исәбенә кертелми.
Башкортстан Республикасы Хезмәт министрлыгы Дүртөйле районы һәм Дүртөйле шәһәре буенча филиалының Чакмагыш районындагы бүлеге.



Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: