» » Көнүзәк мәсьәләләр тикшерелде

Көнүзәк мәсьәләләр тикшерелде

25-08-2016, 09:45 | Муниципаль район хакимиятендә | Просмотров: 363 | Комм.: 0
Авыл Советлары биләмәләрендә хакимият көннәре бара. Бу чаралар чикләрендә муниципаль район хакимияте җитәкчеләре һәм бүлек мөдирләре урыннарга чыгып, халык белән очрашулар үткәрә. Чираттагы шундый очрашуларның берсе үткән атнада Рәҗәп авыл биләмәсендә үтте. Аның барышында бу төбәктә яшәүчеләр белән турыдан-туры диалог үтте, шушы төбәк халкы өчен көнүзәк булган авыл юлларын ремонтлау һәм биләмәдәге экологик хәлгә кагылышлы мәсьәләләр тикшерелде.
Очрашу авыл Советы хакимияте башлыгы Редик Хәмзә улы Хәкимовның чыгыш белән башланды. Ул төбәктәге демографик хәлгә тукталды, мондагы авылларның социаль-икътисади хәлен һәм артабангы үсеш перспективаларын тасвирлады, шулай ук белем бирү, сәламәтлек саклау һәм спортка кагылышлы темаларга да тукталды.
Агымдагы елның 1 августына Рәҗәп авыл Советы авыл биләмәсенә 10 авыл карый. Алардагы 573 хуҗалыкта 1319 кеше яши. Быел төбәктә 8 бала дөньяга килгән, 15 кеше вафат булган. Халыкның күпчелеге Рәҗәп авылында гомер кичерә.
Биләмәдә бюджет өлкәсен авыл Советы хакимияте, мәдәният йорты һәм китапханә хезмәтләндерүе, урта, башлангыч мәктәпләр һәм Рәҗәп авылындагы балалар бакчасы, 4 фельдшер-акушерлык пункты тәшкил итә. 2007 елдан биләмә үзәгендә Картлар йорты эшли. Бүген анда караучысыз калган 41 өлкән яшьтәге кеше гомер кичерә. Аларны 2 социаль хезмәткәр тәрбияли.
Шулай ук Русия почтасы бүлекчәсе, район кулланучылар җәмгыяте һәм шәхси эшкуарларның алты магазины халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтә.
Авыл Советында дүрт авыл хуҗалыгы предприятиесе: җаваплылыгы чикләнгән “Байбулат” җәмгыяте, “Волга” хуҗалыгы бригадасы, ике крәстиән-фермер хуҗалыгы, ике пилорама эшчәнлек алып бара.
Авыллардагы шәхси хуҗалыкларда 165 сыер, 262 сарык һәм кәҗә малы, 22 ат һәм 321 баш умарта асрала.
Авылларны төзекләнләндерү, халыкның көнкүреш шартларын яхшырту өчен максатка ярашлы даими эшчәнлек алып барыла. Су чыганаклары, Яңа Балак һәм Яңа Бирде авылларында чишмәләр төзекләндерелде. 2015 елда мондый эшләр Рәҗәп авылы янындагы Юмагул чишмәсендә башкарылган иде. Рәҗәп авылына илтүче олы юл буена карагай агачлары үсентеләре утыртылды. Байбулат авылында “Базы” хуҗалыгы рәисе Вадим Васильевич Соколов бүләк иткән балалар мәйданчыгы корылып куелды. Шулай ук ата-аналар тәкъдиме белән Рәҗәп һәм Яңа Бирде авылларындагы балалар мәйданчыклары төзекләндерелде.
Рәҗәп һәм Яңа Балак авыллары үзәк суүткәргеч линиягә тоташтырылган.
Барлык авылларда кичке һәм төнге вакытта урам утлары яна. 2015 елда Рәҗәп авылының Дүртөйле, Үзәк урамнарына яктырткыч ут линияләре сузылды, 250 ваттлы лампочкалар 100 ваттлыга алыштырылды. Бу байтак чыгымнарны экономияләргә мөмкинлек бирде.
Үткән елда Байбулат авылындагы Тынычлык урамында юл капиталь ремонтланган иде, быел бу эш Рәҗәпнең Урман урамында башкарылды. Биләмәдәге авылларның барлык юллары яз һәм җәй айларында грейдер ярдәмендә тигезләнде. Яңа Балак юнәлешендәге юлда ремонт эшләре тәмамланып килә.
Биләмәдә имин булмаган җиде гаилә махсус исәпкә куелган, аларның икесе – авыр тормыш хәлендә калган гаилә әгъзалары.
2016 елда тугыз тапкыр гражданнар җыены үткәрелгән. Аларда язгы-җәйге һәм көзге-кышкы чорда янгын хәвефсезлеге, авылларны төзекләндерү һәм халыкны борчыган башка мәсьәләләр тикшерелгән.
Үткән уку елында Рәҗәп урта мәктәбен 10 укучы тәмамлаган, аларның барысы да урта белем алу турындагы аттестатка ия булды, сентябрь аеннан уку йортларында һөнәр үзләштерә башлаячак. Мәктәптә быелгы уку елында парта артларына утырачак 120 укучыга 14 укытучы белем бирә. 18 бала беренче сыйныфка киләчәк. Мәктәп бинасында агымдагы ремонт эшләре башкарылды: спорт залы идәне, казанлыкта казаннар алмаштырылды, бәдрәф ремонтланды. Балалар бакчасына 30 бала йөри, 4 тәрбияче хезмәт сала.
Авыл Советы хакимияте башлыгының чыгышында күтәрелгән шушы һәм башка көнүзәк мәсьәләләр хакында да фикерләр тыңланды, тәкъдимнәр әйтелде. Муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыпов, очрашуга йомгак ясап, биредәге эшчәнлеккә бәһа бирде. Чара ахырында инфрастуктура сыйфатын яхшырту, юллар төзү һәм ремонтлау, янгын хәвефсезлегенә һәм экология торышына кагылышлы мәсьәләләр тикшерелде, сорауларга җавап бирелде.



Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: